муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
“Иң шәп әйдаман” 04.02.2019

Арча укучылар сараенда узган “Иң шәп әйдаман” конкурсының муниципаль этабында мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Гайнуллина Зилә уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булды. Аңа 4 нче сыйныф укучылары Гайнуллина Зөләйха һәм Закирҗанов Кәрим ярдәм иттеләр.
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы 02.02.2019

2-3 нче сыйныфларда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган “Хәлиткеч Сталинград сугышы” дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында аңлатылды. Аннары укучылар Сталинград сугышына багышланган видеоязма карадылар. Класс сәгатендә сөйләнелгән вакыйгаларга бер укучы да битараф калмады, үз кичерешләрен башкалар белән уртаклаштылар.
-
Профориентация 01.02.2019

Бүген Арча районының мәшгульлек үзәге психологы Хәмидуллина Л.В. укучыларга һөнәри эшчәнлек турында сөйләде, һөнәр сайлау юнәлешендә киңәшләрен бирде. Соңыннан укучылар анкета тутырдылар.
-
Котлыйбыз!!! 31.01.2019
Хөрмәтле Фәнил Мәүлетҗанович!Сезне туган көнегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын!Ихтирам белән мәктәп коллективы. -
Чаңгы ярышына әзерлек 30.01.2019

Укучыларыбыз февраль аенда булачак чаңгы ярышына әзерләнәләр. Уңышлар сезгә!
-
Укучылар химия дәресендә 29.01.2019

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар,чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод -алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Хәзер мәктәп, укыту һәм тәрбия системасы бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Химия дәресләрендә укучылар алган белемнәрен практикада кулланырга да өйрәнәләр. Төрле алымнар кулланып уздырыла торган дәресләр аларда зур кызыксыну уята.
-
Конкурс быстрого чтения 29.01.2019

В рамках недели русского языка Гимадиева Г.Н. провела конкурс быстрого чтения. 1 место занял ученик 8 класса Яруллин Даниф. Поздравляем!
-
Рус теле һәм әдәбияты атналыгы 28.01.2019
28 гыйнвардан мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китте.Беренче көнне укучыларның грамоталылыгын тикшерү максатыннан “Иң грамоталы укучы” конкурсы үткәрелде. Җиңүче – 9 сыйныф укучысы Бикбаева А. -
Котлыйбыз!
26.01.2019
Яңа ел бәйрәме көнне төрле фәннәр буенча уздырылган олимпиадаларда актив катнашып җиңү яулаган укучылар бүләкләнде. Әлеге укучыларның алга таба тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез. Молодцы!
-
Сәламәтлек-матурлык билгесе 25.01.2019

Гиппократ әйтүенчә “Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомергә бирелә”. Аны кеше гомере буе сакларга һәм кайгыртырга тиеш. Бүген Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә "Сәламәтлек-матурлык билгесе" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне авылыбыз фельдшеры Халилова Роза алып барды, балаларны кызыксындырган сорауларга җавапларны тормыштагы үрнәкләр аша аңлатты. Укучылар сәламәтлек һәм матурлык баскычларын яуларга өйрәнделәр.









