муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Муса Җәлил - герой шагыйрь 15.02.2019

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлап мәктәптә батырлык темасына класс сәгатьләре, әңгәмәләр, М.Җәлил иҗаты буенча викториналар үткәрелде. Томыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә эшләде.
-
Әфганчы белән очрашу 15.02.2019

14 нче февраль көнне мәктәптә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган "Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек" дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Әлеге кичәдә Алан авылында яшәүче, Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән Садыйков Фәнис Турис улы да катнашты. Әфган сугышы, әлеге сугышта искиткеч күп корбаннар булуы, Интернационалист сугышчыларны искә алу көне турында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. чыгышы тыңланды. Әфганстан вакыйгаларын чагылдырган документаль фильм күрсәтелде. Шулай ук әфганчы-авылдашлар турында стенд эшләнде, презентация әзерләнде. Очрашуга килгән әфганчы-ветеранга укучылар һәм килгән кунаклар катнашында чыгышлар тәкъдим ителде. Укучылар әфганчы-ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Неделя английского языка 14.02.2019

В рамках недели английского языка был проведен вечер, посвященный Дню Святого Валентина. Ребята узнали много интересного о том, как празднуется этот день в разных странах, о его истории, символах и украшениях.
-
Конкурс стенгазет 14.02.2019

В рамках недели английского языка проведен конкурс стенгазет.
-
Алда - бәйрәмнәр 13.02.2019

Бәйрәмнәр якынлаша. Шул уңайдан укучыларыбыз технология дәресләрендә әти-әниләргә бүләкләр әзерли башлады.
-
Рәсемнәр акциясе. Хәрби хезмәттәгеләрне котлау 12.02.2019

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан һәм “Ватанны саклаучылар көне” уңаеннан армия хезмәтендә хәрби бурычын үтәүче райондашларыбызга укучылар котлау хатлары яздылар һәм рәсемнәр ясадылар. Тиздән әлеге котлаулар илебезне саклаучы райондашларыбызга барып ирешәчәк.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2019

Әлифба бәйрәме – балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне гаилә белән көтеп алган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән нәни балалар бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. 1-3 нче класс укучылары катнашында узган бу бәйрәм һәркемнең күңелендә озак сакланыр.
-
Класс җитәкчесе - 2019 06.02.2019

Класс җитәкчесе - 2019 конкурсынын зона этабында мәктәбебезнен рус теле укытучысы, 5нче сыйныф җитәкчесе Гимадиева Г. Н. катнашты.
-
Корәш ярышы 06.02.2019

Бүген мәктәбебездә "Курса" күмәк хуҗалыгы беренчелегенә укучыларыбыз арасында корәш ярышлары узды. Хуҗалык җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р. Г. укучыларга грамота һәм медальләр тапшырды.
-
Атналыкка йомгак 05.02.2019
28 январьдан 2 февральгә кадәр мәктәбебездә рус теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Укучылар атналыкта бик теләп катнаштылар. һәр көнне бер кызыклы чара үткәрелде. Бүген линейкада йомгак ясалды. Гомуми баллар буенча беренче урынга 8 нче сыйныф, икенче урынга 9 нчы сыйныф, өченче урынга 5 нче сыйныф укучылары лаек булды.









