муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Чаңгыда шуу 06.01.2019

Каникул вакытында теләгән укучыларга мәктәп янындагы трассада чаңгы шуу мөмкинлеге тудырылды.
-
Арчада чаңгы буенча эстафета 05.01.2019

5 нче гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышта мәктәбебезнең егетләр командасы катнашты. Командадагы егетләребез уңышлы чыгыш ясады. Аларга алдагы ярышларда зур уңышлар телибез.
-
Волейбол секциясендә 03.01.2019

Каникул, бәйрәм вакыты булуга карамастан, мәктәптә волейбол секциясе эшли. Укучылар алдагы ярышларга әзерләнәләр.
-
Шахмат түгәрәгендә 02.01.2019

Каникул вакытларында укучылар шахмат түгәрәгендә шөгыльләнделәр, шашка да уйнадылар.
-
Яңа ел кичендә 31.12.2018

Мәдәният йортында уздырылган Яңа ел бәйрәмендә укучыларыбыз да, аларның әти-әниләре дә актив катнашты, күңелле ял итте.
-
Яңа ел белән! 31.12.2018

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр! Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.
-
Ярминкәдә 29.12.2018

28 нче декабрь көнне мәктәп коллективы Урта Курса авыл җирлеге, "Курса МТС" ы белән берлектә Арча шәһәрендә уздырылган бәйрәм алды ярминкәсендә катнашты. Сатуга бик күп төрле товар, шул исәптән бәйләнгән әйберләр дә тәкъдим ителде.
-
Зона буенча шашка, шахмат ярышы 28.12.2018

Бүген мәктәптә зона буенча шашка, шахмат ярышы үтте. Әлеге ярыш мәгариф профсоюз оешмалары арасында уздырылды. Җиңүчеләр ахырдан дипломнар белән бүләкләнде.
-
Район башлыгы чыршы бәйрәме 26.12.2018

Бүген Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Бик матур чыгышлардан сәхнә гөрләп торды. Бәйрәмгә килгән укучыларны да тик тотмадылар, төрле уеннар уйнатылды. Бу бәйрәмдә катнашу бәхете мәктәбебезнең 4 нче класс укучысы Закирҗанов Кәрим белән 8 нче класс укучысы Яруллин Дәнифкә эләкте. Әлеге бәйрәм балаларга истә калырлык чын Яңа ел бүләге булды.
-
Республикакүләм чыршы бәйрәме 25.12.2018
Бүген “Татнефть-арена” спорт сараенда Республикакүләм чыршы бәйрәме гөрләп узды. Уку алдынгыларын, мәктәп тормышында актив катнашучыларны, төрле ярышларда, фестивальләрдә, олимпиадаларда җиңүче призерларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Әлеге матур бәйрәмдә мәктәбебезнең уку алдынгысы, олимпиадаларда җиңүче 8 нче класс укучысы Гайнуллина Зилә дә катнашты.









