Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Җиңү көне шатлык китерсә дә, төзәлмәде, ләкин, яралар... 11.05.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингта 2 класс укучылары үзләренең эчтәлекле чыгышлары белән кунакларны сөендерде. Бәйрәмнең 2 нче өлешендә башлангыч класс укучылары әзерлегендә зур концерт булды. Укучылар хәтерендә әлеге бәйрәм озак сакланыр.
-
Шекә авылында һәйкәл ачу 08.05.2015

Шекә авылында зур вакыйга - обелиск ачу тантанасы булды. Сугыш һәм тыл ветераннары, район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәртович, авыл халкы, килгән кунаклар белән берлектә тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Шекә авылыннан сугышта 94 кеше ятып кала, бары тик 68 енә генә туган ягыбызга әйләнеп кайтырга насыйп булган.Һәрбер буын үзенең тарихын белергә тиеш!
-
Җиңү парады 08.05.2015

Бүген Шушмабаш мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылары матур шарлар, чәчәкләр тотып, лозунг-транспорантлар күтәреп авылыбыз урамнары буйлап марш атлап үттеләр. Авылыбызның олысы-кечесе капка төпләренә чыгып укучыларыбызның ялкынлы патриотик җырларын яратып тыңладылар, үзләренең яшь вакытларын искә төшергәннәре өчен , укучыларга һәм укытучыларга олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана мәдәният йорты каршында Җиңү һәйкәле янында дәвам итте. 50 укучы катнашындагы хор, кечкенә Зәлиянең хорга кушылып сокландыргыч итеп җырлавы, 2 класс укучыларның шигырьләрне һәм җырларны шундый оста итеп башкаруы, мәктәбебез горурлыгы булган укучыларыбызның хәрби марш атлап үтүләре беркемне дә битараф калдырмады.Ә аннары бәйрәм рухы мәдәният йорты эчендә дәвам итте. Биредә театр түгәрәгенә йөрүче укучыларның "Көтеп узган гомер" дип исемләнгән сугыш вакыйгаларын сурәтләгән спектакле, башлангыч класс укучыларының зур концерт программасы тәкъдим ителде. Шулай ук Шушмабаш авылының электрон хәтер китабын тәкъдим итү булды. Ветераннарыбыз укучыларыбызга һәм мәктәп коллективына тирән , эчкерсез рәхмәтләрен әйтеп иң изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәмнең 3нче өлеше мәдәният йорты фойесында дәвам итте. Биредә мул табыннар артында әби-бабайларыбыз үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, күңел түрендә йөрткән хисләрен шигырьләр аша җиткерделәр.Киләсе Җиңү бәйрәмнәрен дә тулы залларда , тыныч тормышта ак яулыклы әбиләребез һәм бабайларыбыз белән каршыларга язсын иде!
-
Сугыш чоры балалары 07.05.2015

Шекә башлангыч мәктәбендә сугыш чорында туган, балачаклары сугыш вакытына туры килгән әби-бабайлар чакырылды.Укучылар концерт номерлары күрсәтте.Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Аларның яңа туган елы булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага
Буразнадан билчән утаган.
Илгә- икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
ул елларның хуҗасын.
-
Районда уку,спорт,мәдәният өлкәсе алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы 04.05.2015

Район мәдәният йортында сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасы булып үтте. Укучыларга мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәмдә спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен мәктәбебезнең 8 класс укучысы Каримов Камил дә мактау грамотасы һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде. Камилнең уку өлкәсендә уңышлары да бик куанычлы. Камилне чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 30.04.2015

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга ныклы әзерлек бара. Башлангыч класс укучылары үз куллары белән ясалган эшләнмәләрдән күргәзмә оештырдылар. Һәркемнең эше мактауга лаек. Яшь буынның сугыш афәтен онытмыйча, тыныч тормышның кадерен белеп үсүе зур куаныч.
-
КидСпейс - иң шәп шәһәрчек! 30.04.2015

29 апрель көнне мәктәбебезнең 3 нче һәм 6 нчы класс укучылары Казан шәһәрендә КидСпейста булып кайттылар. Биредә урнашкан 20 төрле уен мастерскоеның үз күңелләренә ошаганында төрледән-төрле һөнәрләр белән таныштылар, үзләрен әлеге рольдә сынап карадылар. Балалар шәһәрчегенә сәяхәт укучыларга бик ошады.
-
Иҗат отчет концерты 30.04.2015

29 апрель көнне мәктәпнең "Балалар фольклоры" түгәрәгенә йөрүчеләр Кенәр мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата Яңа Кенәр балалар иҗат йорты уздырган отчет концертында катнаштылар. Алар "Көтеп узган гомер" спектакле белән уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Помоги своей школе ! 29.04.2015

-
Юный программист 2015 29.04.2015

28 апреля 2015 г. наши ученики успешно выступили в конкурсе "Юный программист 2015".
Поздравляем Каримова Камиля и Сабитову Альфию, что они достойно защищали свои работы!
От нашей школы желаем им больших успехов!
















