Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Китап сөючеләр 23.04.2015

Бүген 23 нче апрель -Бөтендөнья китап көне. Авыл китапханәсендә бу бәйрәм уңаеннан ,китап сөючеләр белән бергә китапханәче Рәзинә апабыз кичә үткәрде. Без Шекә башлангыч сыйныф укучылары шушы чарада катнаштык. Сорауларга җавап эзләдек.Яңа кайткан балалар әдәбияты белән таныштык.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә 22.04.2015

"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясе үз эшен дәвам итә. Бүген мәктәбебездә өлкән класс укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән "Георгий лентолары" тактылар.
-
Китап сөючеләр бәйрәме 22.04.2015

"Балалар китабы" һәм Габдулла Тукайга багышланган атналык кысасында "Китап сөючеләр" бәйрәме үткәрелде. Чарада китап турында бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Чараның икенче өлешендә Габдулла Тукайга багышланган викторина уздырылды. Укучылар бик актив катнаштылар, үзләренең белемнәрен сынадылар. Якташ шагыйребез турында белемнәрен тирәнәйттеләр, өстәмә мәгълүмат алдылар.
-
Олимпиадаларда катнашабыз 21.04.2015

Без- Шекә башлангыч мәктәбе укучылары математика фәнен яратабыз. Читтән торып олимпиада эшләрендә катнашабыз.Бик тырышып шөгыльләнсәң ,дипломнар да алып була.
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясенең икенче көне 21.04.2015

Мәктәбебездә "Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел" акциясенең икенче көне. Бүген классларда "Дуслык көне"нә багышлап тәрбия сәгатьләре узды.
-
Без-Тукайлы халык 21.04.2015

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга 129 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә махсус план төзелде. Планга нигезләнеп, төрле чаралар үткәрелә. Мәктәптә шагыйрь иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Анда шагыйрь турында истәлекләр, шигырь җыентыклары урын алган. ( күргәзмәне оештыручылар: мәктәп китапханәчесе Хашимова Л.Ф. һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә)
-
"Балалар китабы" һәм Г.Тукай атналыгы 20.04.2015

Мәктәбебездә "Балалар китабы" һәм Габдулла Тукай атналыгы башланды. Аның кысаларында укучыларның яшь үзенчәлеге исәпкә алынган төрле чаралар планлаштырыла. Атналык өчен җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Т.Ә. һәм мәктәп китапханәчесе Хашимова Л.Ф.
-
Республиканский смотр-конкурс строя и песни 20.04.2015

18-19 апреля на базе военно-патриотического центра "Патриот" прошел финальный этап Республиканского смотр-конкурса строя и песни, посвященный 70 -летию Победы в Великой Отечественной войне. Наша команда под руководством Гараева Р.К. участвовала на соревнованиях, успешно прошла все испытания, заняла 7 место среди 18 команд республики. Мы выражаем огромную благодарность капитану команды Хадиеву Ильгизу (ученик 7 класса), членам команды и руководителям. Вы все большие молодцы, мы гордимся вами!
-
"Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясе 20.04.2015

Мәктәбебездә "Весенняя неделя добра-эстафета добрых дел"акциясе башланып китте.
-
Тукай геройлары-экранда 20.04.2015

"Балалар китабы" һәм Габдулла Тукай атналыгы кысаларында "Тукай геройлары-экранда" дигән чара үткәрелде. Бу көнне башлангыч сыйныф укучыларына Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән татарча мультфильмнар күрсәтелде. Мультфильмнарны балалар бик яратып карадылар.
















