Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Белем бәйрәме 2015 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә барлык укучылар да түземсезләнеп көткән зур бәйрәм-Белем бәйрәме гөрләде. Иртәдән кулларына аллы-гөлле чәчәк букетлары тоткан укучылар, аларның әти-әниләре мәктәпкә - яраткан классларына, сыйныф җитәкчеләре янына ашкынды. Белем бәйрәме гадәттәгечә "Мәктәп гимны" белән башланып китте. Мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровна укучыларны , укытучыларны, ветеран укытучыларны бәйрәм белән котлады, мәктәбебезнең, укучыларыбызның ирешкән уңышлары белән таныштырды. Арча мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Лилия Махмудовна укучыларны, мәктәп коллективын бүгенге бәйрәм белән котлап, мәктәбебезнең БДИ буенча районда икенче урын алганын, моның укытучыларның һәм укучыларның тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе икәнлеген ассызыклап әйтеп китте. "Северный" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәйруллин Рөстәм Габдуллаҗанович ел саен җәйге чорда совхозда эшләгән укучыларны акчалата бүләк белән бүләкли. Быел да, бу бүләкләр белән беррәткән БДИ тапшыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларны тәбрикләве күмәк хуҗалык җитәкчебезнең мәктәп коллективына булган хөрмәте, ихтирамы булып тора. Ә беренче класс укучылары чын-чынлап бүләккә күмелде бүген! "Сервис Агро" ширкәте , һәр елдагыча, мәктәп портфеле бүләк итсә, Арча ЗУЭС начальнигы, авылдашыбыз Рөстәм Кәлимуллович Гомәров берләрне шулай ук мәктәп кирәк-яраклары тулган мәктәп портфеле белән сөендерде. Шулай ук җирле үзидарә дә укучыларны бүләксез калдырмады.Бәйрәм үзенчәлекле матур сценарий буенча матур җырлар белән бергә үрелеп барды. Беренче класслар Шүрәле абзый белән дә очраштылар, асфальтка 130 дип язып, Шүрәлене дә ясап куйдылар, 11 нче класслар бүләк иткән торт белән дә сыйландылар..Ә 11ләр укытучыларга үзләренең ихтирамын эчкерсез сүзләр, матур җыр аша җиткерделәр. Укучыларга үгет-нәсихәт җиткерүче ветеран укытучыларыбыз һәм хәер-фатиха бирүче Рөстәм хәзрәт чыгышыннан соң барлык укучыларыбыз кыңгырау чыңы астында классларга юнәлделәр. Хәерле сәгатьтә!
-
Шекә мәктәбендә Белем бәйрәме 01.09.2015

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
-
О проведении II Общероссийского родительского собрания
27.08.2015
27 августа 2015 года в 14.00 часов состоится II Общероссийское родительское собрание с участием Министра образования и науки РФ Д.В.Ливанова. Мероприятие пройдет в формате видеоконференции. Прямая он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Минобрнауки России в разделе "Общероссийское родительское собрание". http:// минобрнауки.рф/спецпроекты/родительское-собрание
-
Бәрәңге уңышы мул булды 25.08.2015

Бүген мәктәп бакчасында мәктәп хезмәткәрләре практикадагы балалар белән берлектә бәрәңге алдылар. Бәрәңге уңышы быел бик мулдан, йодрык кадәрле бәрәңгеләрне җыеп бетерерлек түгел. Ә ашханәдә пешекчеләр пешергән мундирлы бәрәңгенең тәмлелеге... Ел буена җитәрлек бәрәңге чүпләп , бакчадагы матурлыкка сокланып, өйләргә таралыштык.
-
Мәктәпкүләм өмә 22.08.2015

. 1 сентябрьгә санаулы көннәр генә калып бара. Укучыларны чиста мохиттә каршылау максатыннан бүген бездә мәктәпкүләм өмә үткәрелде. Мәктәп яны территориясе тәртипкә китерелде, алмагач төпләре йомшартылды, алма уңышы җыелды.
-
Волейбол 22.08.2015

Сегодня учащиеся нашей школе приняли участие в соревновании по волейболу (финал), который прошел в г. Арск. Поздравляем их достойным 3-местом. Молодцы!
-
Яшь ТНВчылар 19.08.2015

Яшь ТНВ каналында баручы "Без - Тукай оныклары" тапшыруы өчен укучыларыбыз ел дәвамында шигырьләр яздырды. Кызларыбыз Әхмәдуллина Лилия һәм Мәрьям, Елисеева Камилә, Фәттәхова Айгөл әлеге каналда диктор буларак та танылып киләләр. Менә бүген дә алар үз эшләрендә. Афәрин, кызлар!
-
Футбол 15.08.2015

Сегодня учащиеся нашей школе приняли участие в соревновании по футболу (финал), который прошел в г. Арск. Поздравляем их достойным 2-местом. Молодцы!
-
Мәктәпкүләм өмә 15.08.2015

Бүген мәктәптә өмә оештырылды. Мәктәп хезмәткәрләре мәктәп яны территориясен тәртипкә китерделәр.Матур, чиста, ерактан ук балкып, гөл-чәчәкләргә күмелгән мәктәбебез укучыларын кабул итәргә әзер!
-
Шушмабашта спорт бәйрәме 13.08.2015

12 августта Шушмабаш мәктәбе спорт мәйданчыгында 8 август - физкультурниклар көне уңаеннан спорт бәйрәме узды. Шушмабаш, Апаз, Хәсәншәех, Носы мәктәпләреннән килгән спорт яратучы балалар футбол буенча зона ярышында катнаштылар. Кикеренке уенда 1 урынга Шушмабаш, 2 урынга Апаз, 3 нче урынга Носы командалары лаек дип табылды. Әлеге бәйрәмдә авылдашыбыз, Арча районының гер күтәрү федерациясе президенты Гомәров Рөстәм Кәлимуллович гер күтәрү буенча ярыш оештырды. Ярышта җиңүчеләрне бүләкләр белән сөендерде. "Таттелеком" компаниясе исә балаларга чын-чынлап зур бәйрәм ясады: төрледән-төрле конкурслар, кызыклы уеннар, матур-матур бүләкләр, искиткеч концерт программасы әлеге спорт бәйрәмен тагын да матурайтты. Шушмабаш мәктәбе коллективы, авыл халкы чараны оештыручыларга олы ихтирамын, тирән рәхмәтен җиткерде.
















