Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
УКЫТУЧЫ хезмәте кыйммәтле һәм гүзәл! 07.10.2015

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.
Укучыларымда дөньяга дөрес караш, хезмәткә теләк, тормышны ярату, кешеләргә ихтирам тәрбияләүгә шактый өлеш кертә алган булсам, димәк хезмәтем бушка китмәгән,- диеп горурланырга язсын иде.
Мәктәбебезнең җанлы тормышында кайнап яшәгән,тырышып укыган, олимпиада - конкурсларда алдынгы урыннарга ирешкән, матур иҗат иткән 2014 - 15 уку елы чыгарылыш классы укучыларымны сагынып, аларга һәрвакыттагыча изге теләктә калам һәм аларның сәламнәре белән уртаклашасым килә:
Хөрмәтле укытучыларым! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, сабырлык, шатлык-куанычлар телим. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасыннар. Ин изге теләкләр белән укучыгыз - Энҗе Халиуллина.
Бәйрәм белән Сезне, Рузилә апа! Сәламәтлек, эшегездә уңышлар, сабырлык, тынычлык, шатлык – куанычлар телим - Халиуллина Энҗе.
Укытучылар көне белән Рузилә апай! Яраткан эшегездә уңышлар! БӘЙРӘМ белән! – Гөлназ Хасанова.
Рузилә Рафиковна, бәйрәмегез белән! Сезгә иң изге теләкләрне генә телим. Гел шундый ягымлы, аңлаучан, алыштыргысыз укытучы булып калыгыз. Эшегездә уңышлар, гаиләдә тынычлык, ныклы сәламәтлек телим. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, сагынабыз Сезне! - Алия.
-
Шекә мәктәбендә өлкәннәр һәм укытучылар бәйрәме 06.10.2015

Шекә мәктәбе үзенә ветеран укытучыларны һәм өлкәннәрне җыйды. Укучылар өлкәннәрне үзләренең чыгышлары белән куандырды.
Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
-
Рәхмәтләрнең иң олысы Сезгә булсын, Укытучым! 05.10.2015

Бүген мәктәптә укытучыларның һөнәри бәйрәме-Укытучылар көне билгеләп үтелде. Иртәдән укытучыларны чәчәк букетлары тоткан 9 класс укучылары каршы алды, матур теләкләрен җиткереп, укытучыларны төрле сынаулар аша уздырып, кызыклы сюрпризлар ясап, авыр сумкаларын күтәреп алып методик бүлмәгә кадәр озаттылар.Мәктәп матур шарлар, теләкләр белән бизәлеп, бәйрәм атмосферасы көне буена җитәрлек сузылды. Көн ахырында 10 класс укучыларының "Рәхмәтләрнең иң олысы Сезгә булсын, Укытучым!" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Укучылар үзләренең укытучыларга булган рәхмәтләрен нинди генә формада җиткермәделәр: матур җырлар, төрледән-төрле биюләр, укытучыларга мәдһия, видеоролик, шаян интермедияләр, укытучылар турында презентация, укытучыларны парта артларына утыртып дәрес укыту дисеңме... Бүгенге көн укытучылар һәм укучыларның күңелендә матур хатирә булып озак сакланачак.
-
Безнең укучыбыз-җиңүче! 05.10.2015

Мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Рәсим мөмкинлекләре чикле балалар командасы составында Яшел Үзән шәһәрендә үткәрелгән БОЧЧА буенча турнирда катнашып,3 урынны яулап кайтты.Аңа киләчәктә зур уңышлар,яңа үрләр телибез.
-
Безнекеләр сынатмады! 02.10.2015

-
Өлкәннәрне олылап 01.10.2015

1 сыйныф укучылары әби-бабайларын бәйрәм белән тәбрик итәләр.
-
Өлкәннәр декадасы 01.10.2015

Бүген мәктәбебездә өлкәннәр декадасы башланды. 1 октябрь-Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветеран укытучылар һәм өлкән мәктәп хезмәткәрләре мәктәпнең беренчел профсоюз оешмасы җитәкчесе Муртазина Ф.С. җитәкчелегендә Арча мәдәният йортында "Җидегән чишмә" халык театры тәкьдим иткән "Айсылуның айлы кичләре" спектаклен карадылар. Спектакльне бик яратып, җылы кабул итте ветераннарыбыз. Шулай ук Җиңү паркындагы матурлыкка хозурланып , сокланып йөрделәр. Якташыбыз, шәхси эшмәкәр Локманов Ә.Т. ның ООО "Восточный" кафесында ветераннарыбызга сый-нигьмәтләр белән тулы чәй өстәле әзерләве бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Өлкәннәребез табын артында сыйланып, үзләренең күңел түрендә йөрткән хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, шундый ял кичәсе оештырган өчен мәктәп администрациясенә һәм профсоюз оешмасына рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Мониторинговые исследования 30.09.2015

На основании приказа МОиН РТ №под-9257/15 от 09.09.2015 "О проведении стартовой диагностики обучающихся при переходе из начальной в основную школу в общеобразовательных учреждениях РТ в 2015/16 учебном году" 30 октября 2015 года прошли мониторинговые исследования учебных достижений обучающихся 5 классов по материалам ГБУ "РЦМКО".
-
Очрашу
30.09.2015
30 сентябрь көнне мәктәбебездә ""Казан арты" тарихи-этнография музееның күчмә күргәзмәсе оештырылды. Музейның директор урынбасары Га рипов Ш.З. укучылар алдында чыгыш ясады, музей эшчәнлеге белән таныштырды, теләүчеләрне музейга экскурсиягә чакырды. Укучылар күчмә китап күргәзмәсе белән кызыксындылар, кунакларга сораулар бирделәр.
- интернет тур олимпиад КФУ 30.09.2015
















