Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
Табигаттә ориентлашырга өйрәнәбез "Азимут" 03.06.2015

Төшке аштан соң, балалар белән табигать кочагына чыгып андагы агачлар, кырмыска оялары,мүкләр буенча ориентлашырга өйрәндек.Укучылар бик теләп,кызыксынып өйрәнделәр.Үзләренә кызыклы һәм файдалы мәгълүматларны җыйдылар.
Кич белән спорт мәйданчыгында төрле спорт уеннары(волейбол,баскетбол) уйнадылар.Көн бик файдалы үтте.
-
"Күбәләкләр" 03.06.2015

Мәктәп яны ял һәм сәламәтлек лагерыбызның өченче көне дә бик күңелле узды. Укучылар җыелып беткәннән соң, зарядка ясап алдылар,бүгенге көнебеә турында һәм куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып линейка уздырылды. Ашханәдә бик тәмле итеп ашап алгач,"Азимут" һәм " Күбәләкләр " лагерларын ачу тантанасы үтте. Анда төрле кызыклы уеннар белән концерт номерлары чиратлашып барды. Көндезге аштан соң, "шушма" елгасы буйлап сәяхәткә барып кайттылар. Укучыларыбызга бүгенге көн бик ошады.
-
"Азимут" ачылу тантанасы
03.06.2015
Бүген Лагерыбыз да бик матур лагерь ачылу тантанасы булып узды.Бәйрәмдә балалар туристларга кирәкле әйберләрне җыеп лагерьга барулары турынада үзләренең чыгышларын ясадылар.Шулай ук мәктәбебездә "Күбәләкләр" мәктәп яны лагеры да ячылды.балаларның чыгышларыннан соң "Робинзон утравында" дип исемләнгән күңелле спорт ярышлары булып узды.Бәйрәмебездә мәгариф идәрәсеннән Миләүшә Ниязовна һәм шулай ук Арча ТВ дан кунаклар бар иде.аларга да бәйрәмебез ошагандыр дип уйлыйбыз.
-
Саф һавада уеннар
02.06.2015
Саф һавада төрле-төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды
-
"Азимут"та 2 көнебез 02.06.2015

Бүгенге көнебез иртәнге линейкадан башланып китте.Балалар көн тәртибе белән танышып эшкә керештеләр.Обедка кадәр авыл тирәсендә җәяүле экскурсиягә чыктылар,ашап алгач, ял итееп алгач күрше авылга велосипед беләнбарып кайттылар.Кичке якта "На необетаемом острове" дип исемләнгән күңелле уен программасы үткәрелде.Кичке ашка кадәр балалар төрле спорт уеннары,өстәл уеннары белән мәшгүль булдылар.Кичке аштан соң Көнне ничек үткәрдем дигәнгә газета чыгардылар.Көн бик күңелле узды.
-
"Күбәләкләр" 02.06.2015

Көнебез күңелле үтә
-
"Күбәләкләр" 01.06.2015

Шушмабаш урта мәктәбендә " Күбәләкләр" мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры ачылды
-
Ял һәм хезмәт 01.06.2015

Бүген мәктәбебездә ял һәм хезмәт лагере үз эшен башлады. Бакчада эшләребез гөрләп бара!
-
"Азимут" лагеры эшли башлады 01.06.2015

Бүген, Шушмабаш урта мәктәбе янында "Азимут" палаткалы лагерҗ эшли башлады.Беренче көн балала, рны каршылау белән башланып китте.Аннан балалар үзләренә торырга палаткалар кордылар,юыну урыннарын эшләп куйдылар.Кичке ашаудан соң "Таныш булыйк" дип исемләнгән кичә үткәрелде.Укучылар бер-берсе белән танышып ттөрле уеннар уйнадылар, кичә бик күңелле үтте. Беренче көн шулай үтеп тә китте.
-
Ата-аналар җыелышы 31.05.2015

29 май көнне мәктәпнең актлар залында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелыш 2014-2015 уку елы йомгакларына багышланды.Әти-әниләргә класс җитәкчеләре класс тормышы турында тулы мәгълүмат бирде, балаларның уңышлары әйтелде.Мәктәбебезнең ел буена ирешкән уңышлары, җәйге ял чорында лагерьлар турында информация , шулай ук җәйге каникул вакытында балаларның иминлеге әти-әниләр җаваплылыгына күчүе хакында сөйләнде. Барлык укучыларыбызга күңелле, файдалы яллар теләп , яңа уку елында аларны көтеп калабыз.
















