Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Химиядән "Своя игра" уены 13.12.2016

Бүген 10-11 класс укучылары катнашында химиядән "Своя игра " уены үткәрелде. Укытучылары Фатхрахманова Л.Ш. укучыларның химия фәненнән белемнәр үзләштерүен уен биремнәре аша сынады. Имтихан алды укучылары өчен әлеге ярыш - уен күп материалны искә төшерде, ныгытты.
-
Табигать фәннәре атналыгы башланды 12.12.2016

Мәктәбебездә 12.12.16. - 17.12.16. көннәрендә - табигать фәннәре атналыгы үтә. Атналык - 12.12.16. - атналык линейкада ачылды.Табигать фәннәре - биология, география, химия фәннәренә багышлап 11 класс укучылары тарафыннан кереш сүзләр җиткерелде. МБ җитәкчесе Хадиева Р.Р. атналыкның эш графигы белән таныштырды. Укучыларга бәйге - конкурслар игълан ителде. Актив катнашу, уңышлар теләнде.
-
"Адымнар нык, юллар имин булсын!" 12.12.2016

Без һәркөн иртән яраткан мәктәбебезгә ашыгабыз. Килгәндә һәрберебез юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә. Авыл урамнарында машиналар күп йөрми. Ә менә шәһәр, районга чыксак, бертуктаусыз машиналар йөрүенә аптырап, югалып калабыз. Шуңа күрә без бүген 5-6 класс укучылары катнашында юл иминлеге кагыйдәләре турындагы белемнәребезне ныгыту максатыннан, "Адымнар нык,юллар имин булсын" дигән исем астында "Тамчы-шоу"уен-ярышы уткәрдек. Ярышыбыз "Светофор" һәм "Шофёрлар" командалары арасында барды. Катнашучы укучыларыбыз юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыттылар,үзара көчләрен сынадылар. Арча районының ЮХИДИ бүлегенең финанслау бүлеге мөдире Мухаметзянова Энҗе Газизовна безнең класстан тыш чарабызның кунагы булды.
-
математик бәйге 10.12.2016

Буген төгәл фәннәр атналыгы уңаеннан 5-6 класс укучылары арасында математик бәйге булып үтте.
-
Информатикадан ачык дәрес 10.12.2016

Информатикадан 10 класс өчен "График модельләштерү" темасы буенча ачык дәрес булып үтте. Укучылар модель төзеделәр, һәм 3D принтердан чыгарып карадылар.
-
Котлыйбыз, горурланабыз! 10.12.2016

Шәүкәт Биктимеров исемендәге 5 Республика театр сәнгате конкурсында 1 урын алган Шушмабаш урта мәктәбенең "Сәйлән" театр коллективын чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
Котлыйбыз һәм горурланабыз! 10.12.2016

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Сәйәр" балалар һәм яшүсмерләрнең Республика театр фестивалендә 2 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнүче Шушмабаш урта мәктәбенең театр коллективын котлыйбыз! Театр коллективы җитәкчесе Вилданова Г.Ш һәм Шавалиева Г.Ф. га тагын да иҗади уңышлар юлдаш булсын!
-
Математикадан ачык мероприятие 09.12.2016

Буген 5-8 класслар арасында Сагдуллин Р. Ш. җитәкчелегендә математикадан ачык мероприятие булып узды. Һәр класс актив катнашты, баллар җыйнады. Мероприятие җиңүчеләрне бүләкләү һәм тәбрикләү белән тәмамланды.
-
Мероприятие "Информатический бой" 08.12.2016

Сегодня проводилось открытое мероприятие-игра по информатике для учащихся 7-8 классов "Информатический бой".
-
"Робототехника"дан ачык мероаприятие 08.12.2016

Бүген "Робототехника" түгәрәгенә йөрүчеләр ачык дәрес күрсәттеләр. Робототехника укытучысы Нуриҗанов Э. Т. укучылырга "junior skills" ка әзерләнү этапларын анлатты, роботларның төзелешен курсәтте.
















