Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Нормы ГТО по лыжам 21.12.2016
19 декабря на стадионе г.Арск состоялось мероприятие по выполнению сдачи нормативов ВФСК «Готов к труду и обороне» (ГТО) по лыжам обучающимися 11 классов. Наши ученики Сагитов И. и Хасбиуллин Ф. выполнили нормативы ГТО по лыжам на золотой уровень. Молодцы, ребята! -
Табигать фәннәреннән диктант 20.12.2016

Бүген 7.30 да табигать фәннәре атналыгы кысаларында актлар залында 8-11 класс укучыларына биология укытучылары әлеге фәннәрнең төп терминнарыннан торган диктант яздырды. Уйлау, язу эше күпләрне кызыксындырды.
-
Яшь укытучы дәресе 20.12.2016

Бүген табигать фәннәре атналыгы кысаларында 8 класс укучыларына химиядән 11 класс укучысы Гарифуллина Гүзәл укытучылары Лилия Шагимулловна контрольлегендә "Һаваның составы " темасына дәрес бирде. Күп олимпиада эшләрен чишүче, имтиханга намус белән әзерләнүче укучы дәрестә нәкъ укытучыларча эш алымнары кулланып теманы ачты. Презентация, видео аша материалны җиткерде, такта янында укучыларны эшләтү, реакция тигезләмәләрен язу, хаталары чыкса тиз генә төзәттерү укытучы - укучының нигезле белеме барын күрсәтә.Бәлки, кем белә, чыгарылыш укучыбызга укыту эше охшап китәр.Алай булганда без куанырбыз гына.
-
Котлыйбыз!
17.12.2016
-
Беседа: "БДИның кайбер сораулары" 16.12.2016

Бүген 9-11 класс укучылары өчен БДИның кайбер сорауларына җаваплар бирү юнәлешендә әзерләнгән иртәнге беседа уздырылды. Имтиханга әзерләнүче укучыларга әзерлек эшен ничек алып барырга кирәклеге, һәр класс материалын кабатлау өчен вакытны дөрес бүлү мөһимлеге һәм иң еш очрый торган темаларның кайберләрен ачыклаган видео язмалар күрсәтелде.
-
Химикларга кабул итү 15.12.2016

Бүген 8 класс укучыларын "Химикларга кабул итү" тантанасы булды. 11 класс укучылары укытучылары җитәкчелегендә 8 класс укучыларын төрле биремнәр, сораулар белән сынадылар, кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр.Кичә ахырында һәр укучы яхшы укучы булырга тантаналы вәгъдә бирде. Фатхрахманова Л.Ш. укучыларга "Яшь химик" сертификаты тапшырды.
-
Форум "Открытие новых талантов 2016"
15.12.2016
15-16 декабря на базе Германо-российского института новых технологий проходит форум "Открытие новых талантов 2016" в рамках реализации Государственной программы "Стратегическое управление талантами в Республике Татарстанна 2015-2020гг". Пожелаем нашей коллеге Муртазиной Ф.С. успехов в защите проекта.
-
Имтиханга әзерләнү барышында... 15.12.2016

Бүген биология укытучылары Хадиева Р.Р 9 класс укучыларының "Эволюция" бүлеген үзләштерүдәге белемнәрен ныгытты, тикшерде, яңартты. Дәрес уен - сәяхәт формасында барды. Сәяхәтнең һәр тукталышында төрлечә сыналу, белемне тикшерү биремнәрен үтисе булды. Һәр эшчәнлек имтиханга файда.
-
"Көчсез буын" уены 15.12.2016

Бүген 10 класс укучылары үзләрен биологиядән "Көчсез буын" уенында сынап карадылар. "Метаболизм"бүлеген укучылар әлеге уен аша гомумиләштерделәр. Аксым биосинтезы, фотосинтез, АТФ синтезын укучылар яхшы үзләштергәннәр: төрле катлаулыктагы сорауларга җавапны тиз таптылар алар. Иң "көчле буын"- Шаяхметова Н. уенның җиңүчесе булды.
-
Укучыларыбыз-җиңүче 15.12.2016 14 декабрь көнне Балтач районы Кенә авылында Римма Ибраһимова исемендәге "Халык зур ул, моңлы ул..." зонаара ачык конкурс-фестивале узды. Әлеге фестивальнең "Нәфис сүз" номинациясендә мәктәбебезнең 1 класс укучысы Сәмигуллина Иркә 2 урын яулады, 4 класс укучысы Кәримов Таһир гран-при иясе булды һәм планшет белән бүләкләнде. Укучыларыбызга Татарстан Республикасы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров һәм "Таттелеком" гамави акционерлык җәмгыяте рәисе Л.Н.Шәфигуллин имзалаган дипломнар тапшырылды. Афәрин!

















