Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Биологиядән ОГЭ га әзерлек 04.01.2017

Бүген 9 класс укучыларына биологиядән укытучылары Рузилә Рафиковна ОГЭ га әзерлек консультациясе үткәрде. Укытучы белән алар 6 нчы классның - Үсемлекләр, 7нче классның - Хайваннар патшалыкларын кабатлап өйрәнүне ныгыту максатыннан "СДАМ ГИА" - имтиханга әзерләнү порталы биремнәре каталогыннан 4,5,6 төркемнәрне эшләделәр. 7 төркемдәге биремнәр өйгә бирелде. Укытучы өй эшенең үтәлешен интернеттан күзәтәчәк. Уңышлы нәтиҗәләр өчен күп көч кирәклеген укучыларга аңлатып эшләү дәвам итә. Уңышлы эшләр булсын!
-
Хоккейчылар ярышка әзерләнә 04.01.2017

Бүген Шушмабаш мәктәбенең хоккей командасы район ярышларына әзерлек максатыннан, Апаз мәктәбе командасы белән Апаз авылы катогында иптәшләрчә очрашуда булды. Зур уеннарга әзерләнгәндә егетләрне әлеге сынаулар ныгыта да, уенда шомарырга булыша да.
-
Катокта һәрвакыт тәртип 04.01.2017

Мәктәбебезнең ОБЖ һәм физкультура укытучысы Рамиль Камилевич җитәкчелегендә хоккейчы егетләре туктаусыз авылыбыз шугалагының тәртибен саклап, кардан чистартып көрәп, әледән - әле су белән катырып, тиешле сызыкларын ясап торалар. Һәркөн саен шайба тавышлары, шуучы балаларның шат авазы саф һавада еракларга яңгырый. Бердәм, файдалы хезмәт һәркемгә куаныч, сәламәтлек өсти. Уңышлар сезгә!
-
Яңа ел каникуллары күңелле үтә! 04.01.2017

Яңа ел каникуллары дәвам итә. Балалар көне буе урамда чана-чаңгы шуа, кич белән хоккей мәйданчыгында тимераякта йөри, хоккей уйный. Эх, балачакның иң рәхәт мизгелләре - эчкерсез елмаю, шат авазлар белән тулып торган кичке урам, серле чыршы һәм озын-озак каникуллар.....
-
Химиядән ОГЭга әзерлек 03.01.2017

9 класс укучылары Яна 2017 елны химия фәненнән консультация белән башлап җибәрделәр. Аларга химия укытучысы Лилия Шагимулловна бик теләп бүген ОГЭ га әзерлек консультациясе үткәрде. Укытучы укучыларга даими шөгыльләнү кирәклеген, өйрәнү, кабатлау истә калдыруның нигезе булуын һәрчак аңлата. Уңышлар сезгә!
-
Яңа 2017 ел белән, хөрмәтле коллегалар! 01.01.2017

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.
Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.
Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.
Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын алар
Бәхет телик, бергә, Аналар!
Парсызлар да үз парларын тапсын,
Парлыларга — парлы мәхәббәт.
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!!
Ихтирам белән Профсоюз комитеты
-
Соревнования по шашкам и шахматам 29.12.2016

-
Яңа ел бәйрәмнәре гөрләде 28.12.2016

Мәктәбебездә балачак бәйрәмнәре-тылсымлы да, серле дә булган Яңа ел бәйрәмнәре үтеп китте . Хуш исле, матур уенчыкларга бизәлгән зур чыршы, Чып-чын Кыш бабай һәм Кар кызы, алар алып килгән бүләкләр һәм күчтәнәчләр , матур сюрпризлар бәйрәмнәрне онытылмаслык итте. Үзенчәлекле матур сценарий, театральләштерелгән тамашада укытучылар да актив катнашты, ә әти-әниләр балаларының уңышларына сөенеп, җыр-биюләргә гөрләтеп кул чаптылар.
-
"Чыршы бәйрәме" 27.12.2016

27 декабрь көнне мәктәбебезнең уку алдынгылары Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович катнашындагы чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Яңа ел бәйрәме балалар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырылган иде. Әти-әниләр исеменнән чыршы бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яңа еллар белән! 26.12.2016

Шекә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Укучылар бик тырышып шигырьләр ятладылар, җырлар өйрәнделәр.Убырлы, Былтыр, Шүрәле, куяннар, тавыклар барысы да бәйрәмгә кунакка килгәннәр. Килгән кунакларны Яңа ел белән котладылар.
. Бүген күңелләр җырга
















