Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Григорьева Лена Ильясовна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 121 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Яңа ел бәйрәмнәре гөрләде 28.12.2016

Мәктәбебездә балачак бәйрәмнәре-тылсымлы да, серле дә булган Яңа ел бәйрәмнәре үтеп китте . Хуш исле, матур уенчыкларга бизәлгән зур чыршы, Чып-чын Кыш бабай һәм Кар кызы, алар алып килгән бүләкләр һәм күчтәнәчләр , матур сюрпризлар бәйрәмнәрне онытылмаслык итте. Үзенчәлекле матур сценарий, театральләштерелгән тамашада укытучылар да актив катнашты, ә әти-әниләр балаларының уңышларына сөенеп, җыр-биюләргә гөрләтеп кул чаптылар.
-
"Чыршы бәйрәме" 27.12.2016

27 декабрь көнне мәктәбебезнең уку алдынгылары Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфартович катнашындагы чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Яңа ел бәйрәме балалар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырылган иде. Әти-әниләр исеменнән чыршы бәйрәмен оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яңа еллар белән! 26.12.2016

Шекә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте. Укучылар бик тырышып шигырьләр ятладылар, җырлар өйрәнделәр.Убырлы, Былтыр, Шүрәле, куяннар, тавыклар барысы да бәйрәмгә кунакка килгәннәр. Килгән кунакларны Яңа ел белән котладылар.
. Бүген күңелләр җырга
-
Яңа елга хәзерлекләр 24.12.2016

Шекә башлангыч мәктәбендә Яңа елга хәзерлек эшләре бара. Кар сыннары ясалды, мәктәп эченә яңа ел рухы кертелде, балалар җырлар өйрәнделәр, шигырьләр ятладылар. Яңа ел бәйрәмен түземсезлек белән көтәбез.
-
"Самостоятельные дети" акциясе 24.12.2016

"Самостоятельные дети " проекты кысаларында укучыларыбыз" Подари чудо" акциясе үткәрделәр. Үз куллары белән бүләкләр ясап кечкенә укучыларга Яңа ел бүләкләре өләштеләр, урамдагы үтеп баручыларга котлау открыткалары тараттылар.
-
Пробный БДИ 23.12.2016

Бердәм Дәүләт имтиханнарына әзерлек дәвам итә. Бүген 11 класс укучылары химия һәм биология фәннәреннән пробный БДИ тапшыралар.
-
Шәфкатьлелек дәресләре 23.12.2016

Бүген иртәнге тәрбия сәгатьләрендә "Шәфкатьлелек дәресләре" үтте. Класс җитәкчеләре укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, презентацияләр һәм видеоматериаллар ярдәмендә укучыларның күңелләрен матур гамәлләргә, ачык төсмерләргә баеттылар.
-
JuniorSkills курсларында. 22.12.2016

Информатика укытучысы Нуриҗанов Э. Т. JunirSkills федераль күләм үткәрелгән белем күтәрү укуларында булып кайтты.
-
"Сәйлән" театр төркеменең иҗат кичәсе 22.12.2016

Бүген мәктәптә "Сәйлән" театр төркеменең иҗади отчет концерты узды. Бәйрәм өстәмә белем бирү педагоглары Вилданова Г.Ш., Шавалиева ГФ. эшчәнлекләрен бәяләү максатыннан да оештырылган иде. Кичәдә хөрмәтле кунаклар Арча мәгариф идарәсе башлыгы Дәүләтбаев З.М. , Арча сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Г.Б., , Кенәр балалар иҗат йорты директоры Зарипов Х.Х. катнашты. Кунаклар өстәмә белем бирү педагоглары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, укучыларның иҗади мөмкинлекләренә, сәләтләренә соклану белдерделәр.
-
Сыннар ясыйбыз 22.12.2016

Шекә башлангыч мәктәбендә яңа елга хәзерлекләр бара .Тышта сыннар ясалды. Салкын саф һавага,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
















