Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, с. Шушмабаш, ул. Габделхая Каримова, д.2, Шушмабаш авылы, Габделхай Каримов урамы, 2 йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-31-85 |
| E-Mail: | Ssb.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шушмабашская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймарданова Разиля Габделнуровна |
| Год основания учреждения: | 1923 |
| У нас учатся: | 132 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 24 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шушмабашская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
"Коррупция нәрсә ул?" 07.12.2016

Бүген ,7 декабрь көнне, мәктәбебездә барлык сыйныф укучылары белән гади булмаган класс сәгате үткәрелде. 5 сыйныф укучылары белән дә (класс җитәкчесе Хадиева Р.Р.) "Коррупция нәрсә ул?" дигән темага тәрбия сәгате үтте .Класс сәгатенең максаты-балаларда коррупциягә карата тискәре караш уяту иде.”Татарстан Республикасында коррупция белән көрәшү ысуллары”,”Коррупция белән көрәшү безнең бурычыбыз!”," Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларын ныгытып карадылар.Әңгәмә вакытында укучылар узләренең фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларына жаваплар алдылар. Әңгәмәдән балалар канәгать калдылар.
-
Иң оста телдән исәпләүче 06.12.2016

Бүген атналык кысаларында 5-7 класс укучылары арасында "Иң яхшы телдән исәпләүче" конкурсы үткәрелде. Укучылар актив катнашты. Күңелле конкурста 5 класс укучылары командасы җиңеп чыкты. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз. Төгәл фәннәрне үзләштерүдә уңышлар телибез!
-
Профессияләрдә физика роле 06.12.2016

Кем булырга, нинди профессия сайларга? Һәр укучы үзенә шундый сорау бирми калмыйдыр. Шул сорауга җавап эзләп, бүген 10 һәм 11 класс укучылары катнашында "Физика профессиядә" исемле эшлекле уен үткәрелде. Анда төрле профессия ияләренең эшендә физиканың фундаменталь законнары кулланылуы ачыкланды, кызыклы тәҗрибәләр, практик биремнәр үтәлде. Уен кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Встреча с Героями России 05.12.2016

Сегодня в нашей школе прошло торжественное мероприятие, посвященное ко Дню героев России. Перед учащимися выступили герой РФ, полковник Сафин Д.А., участник боевых действий, полковник Абубакиров Р.И., участник боевых действий, капитан 1-го ранга Христофоров С.А.. Гостям была предложена увлекательная экскурсия по школе, где учащиеся продемонстрировали свои знания, таланты, способности. Был показан смотр строевой подготовки учащихся, мастер-класс по сайту "Память", предложили инсталляцию по патриотическому направлению. Гости пожелали ученикам успехов в учебе, творческих начинаний и мирного неба над землей .
-
Математика, физика, информатика атналыгы 05.12.2016

Бүгеннән бездә МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА, ИНФОРМАТИКА атналыгы башланып китте! Атна дәвамында укучыларыбызны төрледән-төрле кызыклы чаралар, мавыктыргыч уеннар, башваткычлар, кроссвордлар, табышмак- такмазалар көтә! Төгәл фәннәр белән дуслашырга теләсәң, атналыкка ашык!
-
"Самостоятельные дети" акциясе 02.12.2016

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан һәм "Самостоятельные дети" проекты кысаларында укучылар "Количество свечек зависит от тебя" акциясен уздырдылар. Мәктәпнең актлар залында "Спидка безнең арада урын юк! " мероприятиесе барышында укучылар СПИДка каршы антирекламалар әзерләделәр, плакатлар конкурсына йомгак ясалды, катнашучыларга символик кызыл ленталар беркеттеләр.
-
Илһам чишмәсе 01.12.2016

Бүген (29 ноябрь) Арчаның 3 нче мәктәбендә «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапка Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган. Бу кичәдә безнең башлангыч профсоюз оешмасыннан Гәләүтдинова Л. Ф, Гобәйдуллина Э. А., Нигъмәтҗанова С.Р., Локманова Г.Х., Сабитова Т. Ә., Сөнгатуллина Ф.М. һәм Хадиева Р.Р. катнаштылар. Иҗади уңышларыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз сезне!
-
1 - декабрь СПИДка каршы көрәш көне 01.12.2016

Бүген 1 - декабрь - бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәбебездә 9 -11 класслар өчен тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Укучыларга ВИЧ инфекциясе турында теоретик белемнәр җиткерелде. Һәр класс укучылары өй эшенә бирелгән плакатларны якладылар, соңгы көннәрдә телевидениедан җиткерелгән яңалыклардан өзекләр белән таныштылар. Сорауларга җаваплар, слайдлар аша материал ныгытылды, уен - тренинг аша таралышын күзааллау формалаштырылды. Укучылар матур тормыш ягында һәм сагында торырга чакырылды.
#стопвичспид#Арскиймуниципальныйрайон#МБОУШушмабашскаяСОШ
-
Карлыгачлар-җитез кошлар! 01.12.2016

Бүген мәктәпнең актлар залында 2 нче сыйныф укучыларын "Карлыгач"лар сафына кабул итү тантанасы үтте. Очрашуда укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар, төрле бирем һәм табышмакларга җавап таптылар, зирәклектә, тизлеккә көч сынаштылар. "Карлыгач"лар га кабул итүче 6 класс укучылары, нәни дусларыбызның түшенә значоклар беркетте.Тантаналы сүз биреп, 2 нче сыйныф укучылары тагын бер баскыч биеклеккә күтәрелделәр. Уңышлар Сезгә, дуслар!
-
Семинар 01.12.2016

Учителя русского яхыка и литературы участвовали на семинаре в МБОУ "Новокинерская СОШ"
















