Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>
-
"Әтием-ышанычым" 25.02.2014

-
"Күңелле стартлар" 24.02.2014

24 нче февраль көнне мәктәбебездә 5-6 класс егетләре арасында "Күңелле стартлар" булып узды. Әлеге чараны физкультура укытучысы Хасанов Х.Х.оештырды. Егетләрнең җанатарлары-башлангыч класс укучылары булды.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2014

Туган телен ихлас яраткан, халкының үткәненә беркайчан да битараф булмаган, гасырлар кичсә дә кыйммәтен җуймаган кеше генә туган телен кадерли, аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, үзенең татар икәнлеген бар йөрәге белән сизеп яши. Халыкара туган тел көне уңаеннан "Туган телем -иркә гөлем" исемле иншалар язылды, папкалар тупланды. Туган телебезне үстерү өчен үзләреннән зур өлеш керткән галимнәребез белән таныштык.
-
"Батырлык бәйрәме" исемле очрашу 21.02.2014

21 нче февраль көнне мәктәбебездә "Батырлык бәйрәме" исемле очрашу булды. Әлеге очрашуга безнең мәктәбебезне тәмамлаган, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче солдат-егетләребезнең әниләре һәм күптән түгел армиядән кайткан егетләр чакырылган иде. Укучылар аларга кулдан ясалган истәлекле бүләкләр, открыткалар тапшырдылар, матур концерт күрсәттеләр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Строй-җыр конкурсы 21.02.2014

21 нче февральдә мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында 1-11 сыйныф укучылары арасында строй-җыр конкурсы булып узды. Һәр сыйныф бу чарага ныклап әзерләнгән, жюрига нәтиҗә ясап, җиңүчене билгеләргә бик авыр булды. Шуңа күрә, аларны 3 категориягә аерып бүләкләделәр. Башлангычлар арасында 1 урынны - 1-3 сыйныфлар, 2 нче урынны - 2-4 сыйныфлар яулады. Уртанчылар арасында 1 урынны 6 сыйныфлар, 2 урынны 7 һәм 8 нче сыйныфлар, 3 урынны 5 нче сыйныф укучылары алды. Өлкән сыйныф укучылары арасында 1 урында - 9 сыйныф егетләре, 2 урында-10 нчы сыйныфлар, 3 дә-11 нче сыйныф укучылары.
-
Фатих Кәрим-патриот-шагыйрь 19.02.2014

Ф.Кәрим - патриот-шагыйрь .1945 нче елның 19 нчы гыйнварында ул батырларча һәлак була. Фатих Кәрим - татар шигъриятенең горурлыгы. Аның әсәрләрен без барыбыз да яратып укыйбыз. !9 гыйнвар көнне мәктәптә Ф.Кәримгә багышланган кичә булып узды. Укучылар шагыйрьнең сугыш кырында язган шигырьләрен яттан сөйләделәр, поэмаларын сәхнәләштерделәр, җырларын җырладылар. Ул дөньяда бары тик 36 ел гына яшәде. Шуның 4 елы төрмәдә, 4 елы сугышта үткәнен искә алсак, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең. Аның тууына бер гасыр тулды, әмма исеме телләрдән төшми, киресенчә, еллар үткән саен кеңелләргә якыная бара.
-
Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу 15.02.2014

15 нче февраль-Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.Моннан 25 ел элек нәкъ шушы көнне совет гаскәрләренең чикле күләмдәге контенгенты Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрен туктата.Бу көнне без Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтәгән интернационалист сугышчыларны данлыйбыз.
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу 15.02.2014

15 нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу булды. Класс сәгатьләрендә, әдәбият дәресләрендә шагыйрьнең тормыш юлы искә алынды, укучылар аның иҗаты белән таныштылар. Рәсем дәресләрендә әсәрләренә иллюстрация ясалды.
-
"Әфганстан юллары"
15.02.2014
15 нче февраль көнне мәктәбебездә "Әфганстан юллары" дигән презентация-әңгәмә булып узды. Авылдаш интернациональ-сугышчылар Фәсхиев Г.Ш., Шәрәфиев Д.Ю., Шакирҗанов Р.С. һәм якташ соллдатларны искә алу чарасын тарих укытучысы Шиһапова М.Х. үткәрде.
-
Гашыйклар көне 14.02.2014

14 февраль көнне мәктәбебездә Гашыйклар көне билгеләп үтелде. Әлеге чара уңаеннан укучылар рәсемнәр ясадылар, тәнәфесләрдә кызыклы презентация һәм фильмнар карадылар.
















