Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 ( 339 ) 340 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап 10.03.2014

1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында безнең мәктәбебездә рәсем конкурсы булып үтте. Укучылар бу конкурста бик актив катнашты. Әлеге рәсемнәрдән "Бөек Җиңүгә - 70 ел" дигән стенд эшләп куелды.
-
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2014

Хөрмәтле гүзәл затлар! Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
-
Кунакта-әниләр 07.03.2014

7 март көнне 5 класс укучыларының әниләре бәйрәмгә килделәр. Балалар әниләренә матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, күмәкләшеп татарча биеделәр. Балаларга да, әниләргә дә "Үз балаңны таны!" дигән уен бик ошады. Бәйрәм өстәл артында чәй эчеп дәвам итте.
-
"Ягез зле,кызлар!". КВН 07.03.2014

7 март көнне 6-7 класс кызлары арасында "Ягез әле,кызлар!" дип исемләнгән КВН булып узды. Әлеге кичәне педагог-оештыручы Гарифуллина Л.Д. үткәрде. КВН берсеннән-берсе күңелле конкурслар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. 1 урынны - 6 класс кызлары, 2 урынны - 7 класс кызлары яулады.
-
"Әнием-күз нурым" 07.03.2014

7 март көнне мәктәбебезнең башлангыч класслары һәм аларның класс җитәкчеләре белән берлектә "Әнием-күз нурым" дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге чарага башлангыч класс укучыларының әниләре, дәү әниләре чакырылган иде. Укучылар берсеннән-берсе матур шигырьләр, җыр-биюләр, үз куллары белән ясаган бүләкләр әзерләгән иделәр. Әниләргә бәйрәм бик ошады!
-
Чаллыда чаңгы ярышы 07.03.2014

7 нче мартта мәктәбебезнең 5 укучысы Арча данын яклап, Чаллыда уздырылган туризм һәм чаңгы ярышында 30га якын команда арасыннан 6 урын алып кайттылар. Менә ул укучылар: Шиһапова Таңсылу, Гыйләҗиева Ландыш, Габидуллин Нәсим, Минһаҗев Денис һәм Фатыхов Фәнис. Укучыларыбызны чын күңелдән тәбриклибез һәм уңышлар телибез!
-
"Хезмәт сөйгән халык, дан-хөрмәткә лаек" 06.03.2014

“Хезмәт сөйгән халык дан-хөрмәткә лаек” исемле кичә булып узды. Кичә "Ак Барс" агрокомплекс"ының ару-талуны белмәс тырыш хезмәтчәннәренә, дан-хөрмәткә лаек өлкәннәренә, авылларда хезмәт итүче һөнәр ияләренә багышланды. Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Һәркем үзенең күңеленә охшаган һөнәрне сайларга хокуклы. “Хезмәте барның хөрмәте бар” дип халык юкка гына әйтмәгән. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә.
-
Түгәрәк өстәл 04.03.2014

4 март көнне мәктәбебездә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән кунаклар-Галимҗанов Марат Рәфкатович һәм Хәсәнова Фәридә Фәритовна белән очрашу булып узды. Әлеге очрашуда 9,11 класс укучылары катнашты.
-
Шәриф Камалның тууына 130 ел 03.03.2014

3 нче март көнне мәктәбебездә Шәриф Камалны искә алу кичәсе булып узды. Укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, презентация карадылар. Иҗатына багышлап төзелгән күргәзмә материаллары буенча фикер алыштылар.
-
"Әфган сугышы-мәңгелек яра" 01.03.2014

1 март көнне мәктәбебездә "Әфган сугышы-мәңгелек яра" дигән кичә үтте. Бу кичәдә Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызны искә алдык. Очрашуга сугышта катнашкан авылдашыбыз Фәсхиев Гали абый килде. Ул үзенең истәлекләрен сөйләде, булачак солдат егетләребезгә киңәшләрен бирде. Вакыт табып очрашуга килгәне өчен Гали абыйга без бик рәхмәтле!
















