Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 321 322 323 324 325 326 327 328 329 ( 330 ) >>
-
Лагерьда 8 нче көн. Бездә ӘКИЯТ көне. 08.06.2014

Әкият көнендә балалар әкият иленә сәяхәт иттеләр. Төрле әкият геройларын рәсемгә төшерделәр. Алар белән төрле конкурсларда катнаштылар. 2 командага бүленеп уен-эстафета оештырылды. Соңыннан балалар әкият карады. Көн искиткеч булды.
-
Лагерьда 7 нче көн.- Мода көне. 07.06.2014

Мода көнендә барлык балалар матур киемнәрен, матур причёскаларын күрсәтергә теләделәр. Үзләренең йөрешләре белән таң калдырдылар.Мода көне истә калырлык булды.
-
Без наркотикка каршы. 06.06.2014

Балалар белән " Без наркотикка каршы" дигән темага рәсем конкурсы оештырылды. " Робинзон" отрядыннан Фәсхиева Рәмзилә һәм " PEPSI" отрядыннан Хакимов Ильдан дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
Лагерьда 6 нчы көн. - Балыкчы көне. 06.06.2014

Ниһаять - балыкчы көне. Балалар кармаклар белән Кесмәс буена төштеләр. Анда " Иң күп балык тотучы" конкурсы игълан ителде. Бу исемне Шиһапов Илзир алды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, табигатьтә фотого төштеләр. Көннең үткәне сизелмәде дә.
-
Лагерьда 5 нче көн. - Патриотизм көне. 05.06.2014

Патриотизм көне бик эчтәлекле булды. Балалар белән " Һәркем- патриот" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Һәр отряд строй- жыр конкурсына әзерләнде. Барлык балалар да үзләрен патриот итеп күрсәтергә тырышты.
-
" Тормышка әйе- наркотикка юк". 04.06.2014

" Акчарлак" лагеры балалары " Тормышка әйе- наркотикка юк" дигән темага листовкалар ясадылар. Листовкаларны һәр бала зур горурлык белән өләште.
-
Лагерьда 4 нче көн. - Дүрт аяклы дуслар. 04.06.2014

Бүген лагерьда " Хайваннар турында диалоглар" дигән уен үткәрелде. Куян һәм Тиен командалары хайваннар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, алар турында табышмак, җыр, уен, анекдотларны әйтүне, рәсемнәр ясауны, җәнлекләр әвәләүне бик ошаттылар.
-
Лагерьда 3 нче көн. - Лагерьны ачу. 03.06.2014

Лагерьны ачу тантаналы линейкадан башланды. Балалар көче белән концерт куелды. Антинаркотик айлыгын башлап җибәрделәр. Наркотикларга каршы дигән листовкалар ясалды. Матур уеннар белән көн үткәне сизелмәде дә.
-
Лагерьда 2 нче көн. Гиннес рекордлары көне. 02.06.2014

Гиннес рекордлары көне күңелле үтте. Балалар арасыннан " Гулливер"," Озын толым", " Нәни табан", " Дюймовочка","Иң акыллы", " Фантазёр", " Иң тапкыр", " Искиткеч причёска" һәм башка исем белән рекордсменнар сайланды һәм Гиннес рекордлары китабына кертелде.
-
Лагерьда 1 нче көн. 1 июнь- Балаларны яклау көне. 01.06.2014

Лагерьның беренче көне 1 июнь- Балаларны яклау көне белән бәйле булды. Балалар 2 отрядка бүленделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Балаларны яклау көненә карата рәсем конкурсы оештырылды.Балалар рәхәтләнеп ял итте.
















