Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 ( 334 ) 335 336 337 338 339 340 >>
-
“Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе. 25.04.2014

25 апрель көнне “ТАТМЕДИА” ААҖ “Чын мирас” журналы редакциясе Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге Теләче муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге оештырган “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясендә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гыйбадуллина Г.М., Шакирова Л.Х. катнашып, диплом белән бүләкләнделәр. Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз
-
III республикакүләм Габдулла Тукай укулары 24.04.2014

24 нче апрель көнне Габдулла Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган III республикакүләм Габдулла Тукай укуларының “Бүгенге сәнгатьтә Тукай образы” номинациясендә уңышлы чыгыш ясаганы өчен Шиһапова Фирүзә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Г.М.. Фирүзәгә киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
"Русский медвежонок" конкурсы нәтиҗәләре 23.04.2014 Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары Абзалов Илназ, Шигапова Сөмбел һәм Рамазанов Зөлфәт “Русский медвежонок» конкурсында катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар сертификатлар белән бүләкләнделәр.

-
Акция "Всероссийский день посадки леса" 23.04.2014

Акция "Всероссийский день посадки леса"
-
Круглый стол 22.04.2014

22 апреля в нашей школе состоялся круглый стол с учащимися 8-11 классов. Гости, которые приняли участие на этом собрании: Завялова Л.Н..(ответственный секретарь КДН и ЗП), Хидиятуллина А.А. (Старший инспектор ПДН ОМВД России по Арскому району ), Давлетбаева Г.Ш. (социальный педагог КЦСОН "Центр милосердия"), Бадрутдинова А.Г. (акушерка женской консультации).
-
"Моңлы сазым" 22.04.2014

"Казан арты" тарих-этнография музеенда мәктәпләрнең 8-10 нчы сыйныф укучылары арасында олуг шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Моңлы сазым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Гыйззәтуллина Гөлчәчәк катнашты. Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы.
-
Әти-әниләр җыелышы 21.04.2014

21 нче апрель көнне 9 һәм 11 класс укучылары, аларның әти-әниләре, район Мәгариф бүлеге методисты һәм укытучылар катнашында әти-әниләр җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта Лилия Махмудовна Гатауллина укучылар алдында торган иң зур бурычларның берсе - дәүләт имтиханнары турында сөйләде, әти-әниләрне сынау имтиханнары нәтиҗәләре белән таныштырды. Җыелышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шиһапова Ч.Х. һәм фән укытучылары да чыгыш ясады.
-
19.04.2014

19 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәрендә урнашкан "Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы"нда эскурсиядә булдылар. Туган илебез өчен аяусыз көрәштә үз гомерләрен биргән солдатларыбызның сугыш кырында ничек сугышканнары, нинди кораллар кулланганнары турында сөйләгәндә укучылар тын да алмый тыңладылар. Сугыш коралларын игътибар белән күзәттеләр. Чын пулемёт, блиндаж, немец самолетлары, ракета һәм Катюша машиналарын күреп таң калдылар.
-
"Әкият" тә-кунакта! 19.04.2014

Бер төркем укучылар "Әкият" Татар дәүләт курчак театры"нда кунакта булдылар. Искиткеч матур һәм тирән мәгънәгә ия булган "Ана күзләре" дип исемләнгән драма әкияте карадылар. Ана һәм бала арасындагы бетмәс мәхәббәтне чагылдыручы, әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләүче әлеге әкиятне укучылар бик яраттылар.
-
19.04.2014

Татар дәүләт курчак театры каршында оештырылган музейга безнең мәктәп укучылары иң беренчеләрдән булып эскурсиягә бардылар. Әлеге музей бик бай эчтәлекле. Андагы курчаклар күз явын алырлык матур һәм күп. Музейга керүгә үзеңне әкият илендә кебек хис итәсең. Мондагы матурлыктан аерыласы да килми.
















