Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 ( 332 ) 333 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Габдулла Тукай музеена эскурсия 13.05.2014
13 май көнне Курса Почмак урта мәктәбенең филиаллары - Иске Му, Иске Масра, Югары Масра башлангыч мәктәпләре укучылары Габдулла Тукай музеена экскурсиягә бардылар. Музейда күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән укучылар бик күп мәгьлүмат алдылар. Әлеге эскурсияне укучылар бик ошаттылар. -
"Безопасное колесо-2014". 12.05.2014

12 мая в г.Арске прошел районный конкурс юных инспекторов движения "Безопасное колесо-2014". Нашу школьную команду представили: Ахметсафин Надир (5кл), Галимбикова Айсылу (5 кл), Гибадуллина Гульнар (5кл) и Хакимов Ильдан (5 кл). Галимбикова Айсылу заняла 1 место в конкурсе "Автогородок".
-
Профсоюз оешмалары арасында йөгерү ярышы 12.05.2014

12 май көнне район Мәгариф бүлеге профсоюз оешмалары арасында йөгерү ярышлары булып узды. 40 яшьтән өлкәнрәкләр арасында физкультура укытучысы Хасанов Х.Х. II урынны алды.Әфәрин!
-
"Бердәм экология дәресе" акциясе 12.05.2014

12 нче май көнне Республиканың барлык урта белем бирү мәктәпләренең 2-11 нче сыйныф укучылары өчен «Бердәм экология дәресе» акциясе уздырылды. Ул «Планетаны чүп-чардан арындырыйк» Халыкара көненә багышланган иде. «Бердәм экология дәресе» акциясен Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мәгариф министрлыгы белән берлектә уздырды. Татарстанда өченче ел уздырылучы «Бердәм экология дәресе»нең төп бурычлары – үсеп килүче яшь буынның экологик белемнәрен арттыру, укучыларда Туган як табигатенә сакчыл караш тәр-бияләү, дөньяны экологик күзаллауны формалаштыру, Татарстанда өзлексез экологик белем бирү системасын хуплау һәм үстерү. Безнең мәктәп тә әлеге акциядән читтә калмады. 6 класс укучылары өчен "Экологик проблемалар яки киләчәк нинди булыр" дигән темага экология дәресе уздырылды. Аны Фатхуллина И.Г. әзерләде.
-
"Бердәм экология дәресе" акциясе 12.05.2014

"Бердәм экология дәресе" акциясе кысаларында 9 класс укучылары өчен "Экология һәм кеше" дигән темага экология дәресе үткәрелде. Аны Гыйбадуллина Г.М. уздырды. Әлеге дәреснең төп максатлары: укучыларның планетабыз табигатенең торышы турында белемнәрен системалаштыру һәм киңәйтү, кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре белән таныштыру, табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре тәрбияләү. Әлеге дәрестә укучылар бик актив катнаштылар, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр.
-
"Бердәм экология дәресе" акциясе 12.05.2014

"Бердәм экология дәресе" кысаларында, 1-4 класс укучылары өчен "Табигатькә дусты булып кер" дип исемләнгән экология дәресе уздырылды. Әлеге дәреснең максатлары түбәндәге иделәр: укучыларның тирә-юньне пычратучы чыганаклар турында күзаллауларын тирәнәйтү, аларның экологик фикерләрен үстерү, экологик культура тәрбияләү. Дәрес барышында укучыларга экология темасына кагылышлы мультфильм күрсәтелде, ахырдан укучылар сорауларга җавап бирделәр.
-
Җиңүнең 69 еллыгына багышланган парадта катнашу 09.05.2014

Җиңүнең 69 еллыгына багышланган парадта Курса Почмак һәм Урта Курса мәктәпләренең "Туган якны өйрәнү" музейларының күчмә күргәзмәсе тәкъдим ителде. Музей эскпонатлары игътибар үзәгендә булды.
-
"Хәтердә ул көннәр..." 08.05.2014

8 нче май көнне Курса Почмак мәктәбендә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган "Хәтердә ул көннәр..." дип исемләнгән митинг булып узды. Күпләр бу олы бәйрәмне Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерүгә тиңли. Безгә якты киләчәк бүләк иткән ветераннар - чараның иң түрендә. Тантанада тәбрикләү сүзе белән мәктәбебез директоры Сабирҗанова Н.Б., "Сеҗе" авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Г.М., Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе урынбасары Сафиуллин Ф.М. чыгыш ясадылар.
-
"Без-Варислар" 08.05.2014

8 май көнне мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан Варислары Берлегенә кабул иттек.
-
Батырларның даны мәңгелек! 08.05.2014

Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырларында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен мәктәбебез укучылары тарафыннан истәлек веноклары салынды һәм алар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
















