Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 ( 337 ) 338 339 340 >>
-
Республиканская антинаркотическая акция "Будь готов! Скажи, нет!" 07.04.2014

7 апреля участники проекта "SaMoSтоятельные дети" в сопровождении педагога-организатора Гарифуллиной Л.Д. провели Республиканскую антинаркотическую акцию "Будь готов! Скажи, нет!". Ученики заранее выбрали место, где будет проводиться акция. Они провели с жителями села викторину "Знаешь ли ты закон?", объяснили, что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми и собрали подписи "С извлечениями из Закона ознакомлен".
-
Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган конференция 07.04.2014

7 апрель көнне Казан шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия" бик күп кунакларны, укытучыларны, укучыларны үзенә җыйды. Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең "Журналистика."Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә 11 нче класс укучысы Сөләйманова Алсу I дәрәҗә лауреат исеменә ия булды. Алсуны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез.
-
"Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары 05.04.2014

"Сәламәтлек" Спартакиадасы кысаларында оешмалар арасында авыл яшьләре катнашында (ир-егетләр) Арчада волейбол ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты. Алар Кенәр һәм Арча педагогия көллияте егетләреннән азга гына калышып, 3 нче урын яуладылар. Егетләребезгә киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Баян һәм синтезатор түгәрәге 04.04.2014

Мәктәбебездә язгы каникул булуына карамастан, баян һәм синтезатор түгәрәге тулы көченә эшли, укучылар да рәхәтләнеп шөгыльләнәләр.
-
"Җир сәгате" акциясе 31.03.2014

29 нчы март көнне "Җир сәгате" акциясе булып узды, әлеге акциядән без дә читтә калмадык. Җир планетасының киләчәгенә битараф булмаган һәркем бу көнне кичке сәгать тугызынчы яртыдан унынчы яртыга кадәр өендә утны сүндереп торырга тиеш иде.
Мәгълүм булганча, әлеге акция Кыргый табигать дөньяара фонды тарафыннан һәр елны март аеның соңгы шимбәсендә үткәрелә. Фонд вәкилләре кешелек дөньясын, әйтик, лифт кебек тормыш өчен аеруча мөһим булмаган электр приборларыннан вакытлыча баш тартып, беразга гына булса да, җиргә якынлашырга чакыра.
-
Кошлар көне 29.03.2014

Мәктәбебездә 1 апрель - Кошларны саклау көненә багышланган чара булып узды. Аны химия һәм биология укытучысы Хасанова Л.С. оештырды. Башта укучылар кошлар турында презентация һәм видеолар карадылар, кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, аннары сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында 6 класс укучыларының егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынаштылар. Беренчелекне егетләр командасы яулады.
-
Китапханәчеләр ярышы 28.03.2014

28 мартта Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә зона буенча мәктәп китапханәчеләренең ярышы булып узды. Безнең мәктәп укучылары да бу ярышта катнаштылар.
-
Профсоюз оешмалары арасында волейбол ярышы 26.03.2014

26 нчы мартта мәктәбебездә профсоюз оешмасының хатын-кызлар командалары арасында зона буенча волейбол ярышлары булып узды. Анда 4 команда катнашты: Курса Почмак, Сеҗе, Разъезд-Курса һәм Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе. Әлеге ярышларда Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе - беренче, Курса Почмак - икенче, Разъезд Курса - өченче һәм Сеҗе мәктәбе дүртенче урынны яуладылар. Районда көч сынашачак командаларга уңышлар теләп калабыз!
-
"Сугыш чоры балалары" проекты 25.03.2014

Безнең мәктәп "Сугыш чоры балалары" проекты буенча эшен дәвам итә. Укучылар Бөек Ватан сугышы Хезмәт ветераны - районның почетлы гражданы Шакиров Вазыйх Шакир улында кунакта булдылар.
-
"Хуш киләсең, Нәүрүз!" 21.03.2014

21 нче март көнне мәктәбебездә "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дип исемләнгән чара булып узды. Укучылар бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнделәр: җырлар, шигырьләр өйрәнделәр, кызыклы уеннар уйладылар.Бәйрәмне 7 класс укучылары класс җитәкчеләре Фәния Данисовна һәм педагог-оештыручы Ләйсән Дамировна белән берлектә әзерләделәр. Күңелле мизгелләр "Карга боткасы" ашау һәм карачкы яндыру белән дәвам итте.
















