Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Кабак уңышы. 05.09.2015

8 нче сыйныф укучылары, Айнур Василович җитәкчелегендә, мәктәп яны тәҗрибә участогында кабак уңышын җыеп алдылар.Укучыларның җәй буе тырышып эшләүләре уңышларында күренә.
-
чәчәк орлыклары җыю. 04.09.2015

Бүген кояшлы ,матур көн булудан файдаланып,башлангыч сыйныф укучылары, биология укытучысы Ләлә Сәетзадовна белән бакчага чәчәк орлыклары җыярга чыктылар.Укчылар тырышып орлык җыйдылар һәм укытучыларының төрле чәчәкләр турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар.
-
Помним Беслан. 03.09.2015

3 сентября учитель по ОБЖ Ахунов Айнур Василович в старших классах провел урок-лекцию на тему "Помним Беслан". Целью урока было способствовать воспитанию в детях толерантного отношения друг к другу, чтобы они могли жить в мире и согласии с людьми разных конфессий. На уроке был использован наглядный уголок "Террору-Нет!"
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2015

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген – 1 сентябрь
Шуңа шатлана күңел.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм – “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз.Сезгә җан тынычлыгы һәм тән сихәтлеге, зиһен ныклыгы, букчаларыгызга байлык, бала кайгысы күрмичә озын, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Кеше гомере мәктәп юлы аша,
Моңлы бер җыр кебек сузыла.
Белем сукмакларын яра-яра
Киләчәккә юлы сызыла.
Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,
Белем ишекләрен ачтың син.
Юлыбызны гүзәл итәр өчен
Якты маяк булып балкыйсың.
-
Белем бәйрәме. 01.09.2015

Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме үтте.Көн салкын,яңгырлы булуг а карамастан ,укучылар ,матур букетлар тотып ,үзләренең мәктәпләренә,сыйныфташлары,укытучылары янына агылдылар.Бәйрәмебез җыр-бию, шигырьләргә,котлауларга үрелеп барды.Иң беренче булып бәйрәм белән мәктәп директоры Нүрзилә Бариевна котлап китте,узган уку елына нәтиҗәләр ясады, бурычлар куйды.2014-2015 нче уку елында узган бәйгегә йомгак ясап,җиңүчеләрне билгеләде.”Иң яхшы класс җитәкчесе” исеменә Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы,”Иң яхшы укучы” исеменә 10 нчы сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә,”Иң яхшы укытучы” исеменә Сөләйманова Гөлнар Илфат кызы,” Иң яхшы класс”исеменә 10 нчы класс лаек булды.Шулай ук килгән кунаклар да укучыларыбызны,укытучыларыбызны шушы бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр,яңа уку елына уңышлар теләделәр.
-
Иске Масра мәктәбендә Белем көне. 01.09.2015

Җәй көне үзеңә
Күңелсез булгандыр,
Ялгызың калганга
Күңелең тулгандыр.
Без килгәч бүгеннән
Күңелле булачак.
Класслар моннан соң,
Гел гөрләп торачак.
Әйе,1 сентябрь көнне мәктәп гөрләп торды.2,3,4 нче класстагы 7 бала янына 1нче сыйныфка тагын 2 укучы өстәлде. Белем бәйрәме Югары Масра башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә үтте.Бу көнне мәктәпкә укучылардан тыш әниләр,апалар һәм авыл халкы җыелды.Бәйрәмнән соң ГТО һәм аның нормативлары турында беренче дәрес үтте.Килгән кунаклар таралмады,дәресне дә игътибар белән күзәттеләр,катнашып утырдылар.Бу көн күңелле һәм файдалы үтте.
-
Укытучылар сабан туе 31.08.2015

Бүген Арча шәһәре стадионында күптән көтеп алынган бәйрәм - укытучылар сабан туе булды. Укытучылар белән беррәттән әлеге күңел ачу чарасында укучылар да катнашты: кемдер җырлады, шигырь сөйләде, милли һәм спорт уеннарында катнашты. Яңа уку елы алдыннан әлеге чара укытучыларны тагын да берләштерде, булган проблемаларны уртага салып сөйләшергә мөмкилек тудырды. Көннең салкынча булуы, ара-тирә яңгыр төшкәләп торуы да комачауламады безгә. Коллективның бер төркем укытучылары ГТО нормалары тапшырырга да өлгерде.
-
30 август - Татарстан Республикасы көне 30.08.2015

1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Узган ел бездә уздырылган Бөтендөнья Җәйге Универсиада Казанның дөньякүләм дәрәҗәсен арттырды. Инновацион яңалыклар тормышыбызга кыю төстә үтеп керә.
Шунысы куанычлы: кешеләр арасындагы яхшы мөгамәлә сакланып калды. Милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара татулык хөкем сөрә.
Россия һәм республика күләмендә гамәлгә ашкан программалар республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүгә этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен язшыртуга ирешәләр. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп күрергә телибез, моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла.
-
Ярминкә 29.08.2015

Бүген Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәләре үтте. Иртәдән яңгыр явып торуга карамастан, ярминкә гөрләп узды. Көне буе сәхндән җыр- моң агылды, мәктәпләр үз бакчаларында үскән яшелчә белән сату итте. Безнең мәктәм коллективы да ярминкәгә зур әзерлек белән барды һәм сату итеп кайтты.
-
Педагогик киңәшмә 28.08.2015

Бүген мәктәбебез укытучылары педагогик киңәшмәгә җыелды. Педагогик киңәшмәдә укытучылар яңа уку елына куелган бурычлар белән танышты. Уку эшчәнлеген, сыйфатын күтәрү бенча максатлар куелды. Эш пограммалары расланды.
















