Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Котлыйбыз! 27.08.2015

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы мәгариф өлкәсендәге тырыш хезмәте һәм татар теленнән республика күләмендә үткәрелгән олимпиадага призер әзерләве өчен Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриевның Рәхмәт Хатына лаек булды. Һөнәрдәшебезгә киләчәктә дә зур уңышлар, сәламәтлек, бетмәс көч һәм энергия телибез.
-
Укытучыларның төп педагогик киңәшмәсе 26.08.2015

Бүген, ягъни 26 нчы август көнне, Арча шәһәре мәдәният йортында район укытучылары конференциясе булды. Конференция өчен "Спортивная жизнь в МБОУ "Смак-Корсинская СОШ" стенды эшләдек. Без бу стендта укучыларыбыз ирешкән уңышлар, өстәмә белем бирү юнәлеше белән таныштырдык.
-
25 нче август - җәлилчеләр көне
25.08.2015
1944 елның 25 августында фашист гильотинасы (кайчысы) унбер совет патриотының – Гайнан Кормашевның, Фоат Сәйфелмөлековның, Абдулла Алишның, Фуат Булатовның, Муса Җәлилнең, Гариф Шабаевның, Әхмәт Сибаевның, Абдулла Батталның, Зиннәт Хәсәновның, Әхәт Атнашевның һәм Галәнур Бухаровның (Сәлим Бухаров) тормышын өзгән. Аларның барсы да, яшерен антифашист оешмасы әгъзалары буларак, иңнәрен — иңгә куеп үлемне каршы ала.
Алар елмаеп үлде
Бөтен галәм шаһит булды
Бу җәзага – нинди вәхшилек!
Гасырлар да моны оныта алмас,
Бу гөнаһны – бу бит мәңгелек.
44нең 25 август көне –
Җәлилчеләр өчен кара көн.
Антларына тугъры булып, үлем көтеп,
Йокламаган алар ничә көн.
Бу соңгы көн, соңгы төн икәнен
Белде микән Җәлил, әллә юк?
Саташты ул күреп кара кошны,
Канат илә каплады ул ут-кояшны.
Ыңгырашып, тынлык бозып ачылдылар
Камераның соры тимер ишекләре.
Тез чүкмәде алар, бетон камерада
Безнең горур, батыр татар егетләре.
Тезделәр дә, тагын санадылар,
Фашист укый карап карарны.
Күңелләре сизгән икән – алар белә
Ошбу карар – үлем карары.
Күктә болыт, сайрамый кош
Козгын гына ямьсез кычкыра.
Дымлы җилләр егетләрнең чәчен сыйпый,
Туплар тавышы, әнә җиңү якыная.
Тоемлады алар бу болытлы, кара
Дымлы көннең соңгы икәнен.
Надзиратель барлый – Җәлил, Кормаш,
Фоат, Гариф һәм тагын Алиш...
Камера да хәтта саубуллаша кебек
Татарның иң горур егетләре белән.
Әхмәт Симай, Зиннәт Хәсән,
Әхәт Атнаш һәм дә Муса Җәлил белән.
25е бүген, өйлә туры.
Ыңгырашып сәгать суга уникене.
Кормаш өчен бу минутлар соңгы иде,
Кояш та чыкмады, оялды бу көнне.
Чират – Фоат, Алиш, Муса сезгә җитә.
Әхмәт Симай, Абдул, Зиннәт, сынатмагыз.
Канлы балта, җаны булса, сынар иде,
Түтә белән палачына сугар иде.
Башын чөеп, тешен кысып әйтте Муса:
“Үтерсәгез, әйдә, үтерегез!
Котырыгыз, аннан биегез!”
Тик шагыйрьгә кара китерегез,
Һәм кулыма каләм бирегез! (Муса Җәлил сүзләре)
Исенә төште аның яшь чаклары,
Ялантәпи йөгергән сукмаклары,
Әти-әни, Казан, туган яклар,
Бүтән күрмәс күпме дуслары.
Күз алдына килде Әминәсе,
Тәпи киткән нәни Чулпаны.
Йөрәгеннән шигырь багышлый ул,
“Күреп үлсәмче дип кызымны” (Муса Җәлил сүзләре)
Шомлы тынлык мәңгелеккә китте,
Җәзаланып әсир егетләр.
Сатмадылар илне, көлеп җан бирделәр
Безгә үрнәк сезнең кебекләр.
-
Туфан Миңнуллинга - 80! 25.08.2015

25 нче август - Туфан Миңнуллинның туган көне. Татарстанның, татар халкының бөек улына 80 яшь тулган булыр иде. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес .
Туфан аганың тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде. Бүген дә, инде үзе арабызда булмаганда да, һаман бәхәсләр уята, уйландыра. Язучыныңтөрле мөнбәрләрдән әйтелгән, газет-журналларда басылып чыккан һәр сүзе халык күңеленә барып җитә иде. Туфан Миңнуллинның бөеклеге нәкъ менә шушында.
-
Укытучылар өмәдә 22.08.2015

Бүген мәктәбебездә зур өмә узды. Укытучылар мәктәп террирториясен һәм бакчасын тәртипкә китерделәр. Мәктәптә бар көченә яңа уку елына әзерлек бара.
-
Сәламәтлек нигезе- спорт 22.08.2015

Җәйге каникуллар вакыты булуга карамастан, районыбызда һәм мәктәпләрдә спорт буенча ярышлар даими узып тора. Районда узган бүгенге волейбол ярышында мәктәбебезнең кызлар командасы 3 нче урыннны алып кайтты, егетләребез дә матур уен күрсәттеләр. Уңышларыгыз өчен рәхмәт укучылар, киләчәктә дә уңышлар сезгә.
-
Волейбол ярышы 20.08.2015

Бүген, ягъни 20 нче август көнне, мәктәптә зона күләмендә волейбол ярышы булды. Әлеге ярышта Арчаның 2 нче номерлы, Сеҗе, Курса Почмак, Урта Курса, Сикертән һәм Разъезд Курса мәктәпләреннән укучылар катнашты. Командалар зур әзерлек белән килеп матур уен күрсәттеләр. 1 урынга Курса Почмак мәктәбе ( тренеры Хасанов) егетләр һәм кызлар командасы ия булды. Укучыларыбыз 22 август көнне Арчага волейбол ярышына бара. Уңышлар сезгә укучылар.
-
Мәктәптә өмә 15.08.2015

Бүген мәктәпкүләм өмә уздырылды. Бергәләп эшләү бик күңелле булды: территорияне себердек, чүп утадык, суган араладык, корыган агачларны кистек.
-
"Белем бәйрәме"нә әзерлек бара 14.08.2015

Бик тиздән мәктәптә, яңа уку елы башланганын хәбәр итеп, беренче кыңгырау чылтыраячак. Әлеге күңелле чарага әзерлек эшләре башланды.
-
Беренчеләргә бүләк 13.08.2015

















