Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Гариф Ахуновның тууына 90 ел! 22.09.2015

Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләр лауреаты Гариф Ахуновның тууына 90 ел (1925–2000). Мәктәбебездә Гариф Ахуновның тууына 90 ел булуны билгеләп үттек. Татар теле укытучысы Гөлия Марсил кызы укучыларны Г.Ахуновның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, укылган әсәрләрне тагы бер кат искә төшереп анализладылар. Шулай ук укучылар Арча районында туып үскән башка язучылар турында мәгълумат алдылар.
-
" Йолдыз егет" 22.09.2015

2-4 класс укучылары бүген район мәдәният йортына бардылар. Алар Минзәлә татар Дәүләт театры артистлары сәхнәләштергән " Йолдыз егет" дигән спектакльне карадылар. Спектакль бик тәрбияви, аңлаешлы. Балаларга бик ошады.
-
21 cентябрь - Халыкара тынычлык көне. 21.09.2015

Халыкара тынычлык көне — бу көнне бөтен илләргә сугыштан һәм ут ачудан туктарга тәкъдим ителә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның календарьга кертелгәненә быел 30 ел тулды. Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара көн миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Мәктәбебездә дә шушы уңайдан класс сәгатьләре үткәрелде. Без барыбызда тыныч тормышта яшәвебезгә сөенергә, тату, тыныч тормышыбызның кадерен белеп яшәргә тиешбез.
-
Өмә. 19.09.2015

19 сентябрь көнне укучылар Ләлә Сәетзадовна җитәкчелегендә бакчага өмәгә чыктылар. Алар чәчәк орлыклары җыйды, чөгендер, кишер алдылар, бакчадагы чүпләрне җыеп түктеләр. Мәктәп яны территориясе яфраклардан чистартылды, тырмаланды. Балалар көзге табигатькә хозурланып, саф һава сулап рәхәтләнеп эшләделәр.
-
Акция "Подари улыбку" 19.09.2015
19 сентября 2015 года участники антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» «LiDeR» организовали и провели акцию "Поделись улыбкой".Целью акции было : подарить улыбки прохожим, актуализация активной гражданской антинаркотической позиции участников Республиканского антинаркотического проекта «SаМоSтоятельные дети» В честь акции «Подари улыбку» участники проекта «LiDeR и раздавали подготовленный материал прохожим, призывая их радоваться жизни и улыбаться всегда, несмотря на все сложности жизни. Акция прошла очень успешно. Особенно взрослые и пожилые люди с вниманием слушали информацию с уст детей. Приняв листовки и смайлики с улыбками, они сразу подарили им свои улыбки и очень были рады.Яхшы әдәм — илнең ырысы , яхшы сүз — җанның тынычы. 18.09.2015
"Көзге игелекле эшләр эстафетасы" акциясе дәвам итә. Бүген 6 нчы сыйныф укучылары Лилия Рафисовна җитәкчелегендә Курса Почмак авылынды ялгыз гына яшәүче Муллаянова Вәсилә апага бардылар. Укучылар аның ишегалдын, капка төбен чүпләрдән арындырдылар. Укучыларыбыз тырышып эшләп алгач тирә-як яктырып киткән кебек булды. Вәсилә апа балаларга рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп калды.
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Яхшылыкны эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!
Р.Миңнуллин.
В гостях - детский сад. 18.09.2015
В нашей школе очень много доброты. Поэтому наши ученики и библиотекарь Василя Ильгизовна побывали в детском саду и показали свою доброту и ласку. Наши ученики поиграли с детьми интересные игры и выигрывшие в этих состязаниях получили сладости.
Бакчабызда көзге эшләр. 17.09.2015
5-6 нчы сыйныф укучылары Фәимә Фәимовна, Фәния Данисовна җитәкчелегендә мәктәп бакчасына эшкә чыктылар. Алар кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар, бакчаны чүпләрдән чистарттылар. Эш уен рәвешендә оештырылды, укучыларыбыз бер-берсенә төрле яшелчәләр турында табышмаклар әйтешә-әйтешә тырышып эшләделәр. Шулай ук укучыларыбыз арасында "Иң күп табышмак әйтүче", "Иң күп табышмакка җавап бирүче", "Иң тырыш укучы" -дигән бәйге дә игълан ителгән иде. "Иң күп табышмак әйтуче"- Исламов Азат, "Иң күп табышмакка җавап бирүче"- Фәттахова Адилә, "Иң тырыш укучы"- Хөснетдинов Инсаф җиңүче булды. Эшне уен белән бәйләп алып баргач күңел дә күтәрелеп китте, эш тә вакытында тәмамланды.
Олимпиадага әзерлек бара. 16.09.2015
Мәктәбебездә укучылар белән олимпиадаларга әзерлек эше бара. Максатыбыз - җиңүләр яулау! Шушы максатка ирешү өчен укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да тырышып, бар көчен биреп эшли. "Бүләк зур булмас, укыган кеше хур булмас"- диләр. Укучыларыбызга, укытучыларыбызга уңышлар!
Интеллектуаль викторина " Белем көне" 15.09.2015
Укучыларыбыз " Белем көне" интеллектуаль викторинасында актив катнаштылар. 4 класс укучысы Вәлиев Рөстәм һәм Әхмәдуллина Диана III дәрәҗәдәге, ә 2 класс укучысы Хәбибуллин Самат II дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Котлыйбыз сезне укучылар!
















