Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 ( 298 ) 299 300 >>
-
Лагерьда 2 көн. ПДД ны яхшы бел. 02.06.2015

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерүдә төрле уеннар, конкурслар ярдәмгә килде. Юлда җәяүле һәм җәяүсезләр белә торган кагыйдәләрне балалар бик теләп искә төшерде. Төштән соң балалар лагерь ачу тантанасына әзерләнделәр, отряд почмакларын эшләп бетерделәр. Молодцы, балалар!!!
-
1 июнь- балаларны яклау көне 01.06.2015

Бүген, мәктәбебездә балалар өчен "Акчарлак" ял лагеры эшли башлады. Лагерьда 20 бала рәхәтләнеп ял итәчәк, күңел ачачак һәм онытылмаслык матур экскурсияләргә йөриячәк. Балаларга матур яллар теләп калабыз.
-
Сабантуй 30.05.2015

Эчкә шатлык сыймас туй!
Сабантуй – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып, зур күтәренкелек белән үткәрелә торган олы бәйрәме ул. Бүген укучылар өчен үтте. Укучылар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Капчык киеп, йомырка кабып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу, татарча көрәш буенча үзләренең көчләрен сынадылар. Уку елын уңышлы тәмалаучыларга һәм актив укучыларга мәктәп директоры Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы рәхмәт хатлары тапшырды.
-
"Туган көн" кичәсе. 30.05.2015

Кичә, ягъни 29 май көнне, 6 нчы сыйныф укучылары "Туган көн" кичәсе үткәрделәр. "2015 нче ел - ТРда Парклар һәм сверлар елы" буларак, сыйныф җитәкчесе Сөләйманова Г.И. әлеге чараны табигатьтә үткәрүне балалар өчен файдалырак дип санады. Укучылар бер-берсенә матур сүзләр әйттеләр, күмәк уеннар уйнадылар. Бәйрәмнән укучылар бик канәгать булдылар.
-
Музыкаль белем 29.05.2015

9 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗиева Ландыш Илдус кызы гомуми белем алу белән беррәттән Арча балалар сәнгать мәктәбенең синтезатор классында да укыды. Әлеге өстәмә белем алу йортын ул бары тик "5"ле билгеләренә генә тәмамлады һәм КЫЗЫЛ ТАНЫКЛЫКка ия булды (укытучысы - Хабибрахманова А.Р.) Молодец, Ландыш. Имтиханнарда да уңышлар телибез.
-
"Алтын каләм" - "Золотое перо" - 2015 28.05.2015

Бүген, ягъни 28 нче май көнне, укучыларыбыз Арча шәһәре Укучылар сараенда республикакүләм "Алтын каләм" - "Золотое перо" - 2015 бәйгесе муниципаль этабының йомгаклау һәм бүләкләү тантанасында катнаштылар. Әлеге бәйгедә 10 нчы сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә "Тележурналистика" номинациясе буенча 1 нче дәрәҗә Дипломга лаек булды, 10 нчы сыйныф укучысы Масалимова Назлыгөл һәм 8 нче сыйныф укучысы Мәҗитова Энҗе актив катнашучылар буларак билгеләп үтелде.
-
"Сау бул, башлангыч мәктәп!" 28.05.2015

Бүген мәктәбебезнең 4 нче сыйныфын тәмамлаган укучыларыбыз башлангыч мәктәп белән саубуллаштылар. 4 ел белем һәм тәрбия биргән, белем дөньясына алып кергән укытучылар Шиһапова Л.М. аларга хәерле юл теләде, изге теләкләрен җиткерде. Югары сыйныфларда белем алганда да бу малай-кызлар югалып калмаслар, тырышып укырлар, мәктәбебезнең иң актив укучылары булырлар дигән теләктә калабыз.
-
Коллектив белән - Казанда 27.05.2015

Ветеран укытучыларыбыз, педагогик коллектив һәм бер төркем укучылар 27 нче май көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында булдык. Бу театр безнең күңелебезгә бик якын. Беренчедән, Г.Камалның әнисе Иске Масра авылыныкы; икенчедән, әлеге театрда Курса Почмак мәктәбен тәмамлаган якташыбыз Фәнис Җиһанша хезмәт куя. Бүген дә безгә бәхет елмайды: Фәниснең иҗатына тагын бер кат сокландык һәм горурландык. Без бик бирелеп һәм яратып караган Т. Миңнуллин пьесасы буенча куелган "Җанкисәккәем" спектакллендә ул Рим ролен башкарды. Фәнис Җиһаншага киләчәктә дә зур сәхнә тормышы һәм иҗат уңышлары, гаилә бәхете, әнисе Фирая апага (ветеран укытучыбыз) ныклы терәк булуын телибез.
Казаннан зур тәэсирләр һәм яңадан бару теләге белән кайттык, чөнки транспорт өчен дә борчыласы булмады: театрның зур һәм уңайлы автобусы ерак юлны якынайтты. Уку елы ахырының шулай күңелле тәмамлануы барыбыз өчен дә истәлекле булды.
-
Табигатькә сәяхәт 26.05.2015

"2015 нче ел - Татарстан Республикасында Парк һәм скверлар елы" һәм Балаларны яклау айлыгы уңаеннан 2, 3, 4, 5, 6, 8 нче сыйныф укучылары табигатькә чыктылар. Башлангыч сыйныф укучылары буадан балык тоту буенча ярыш оештырдылар, ә калган укучылар "Үсемлекләрне таныйсыңмы?" уен-викторинада катнаштылар. Туган як табигатенә сәяхәт барлык укучыларга да бик ошады.
-
Музейга сәяхәт 26.05.2015

26 май көнне Иске Масра (җитәкчесе Фатыхова Э.И.) һәм Югары Масра (җитәкчесе Хөснетдинова Г. Р.) башлангыч мәктәбе укучылары якташ язучыбыз М. Мәһдиев музеена бардылар. Музей хезмәткәре Габидуллина Халидә апа балаларга аңлаешлы телдә Мөхәммәт Мәһдиевның бала чагы, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Балалар бик канәгать калдылар.
















