Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
14 көн - Аппликация яратабыз 14.06.2016

Бүген лагерь мәш килә. Аппликация төрләре белән танышу, белгәннәрне искә төшерү, " Кемнеке матуррак" конкурсында катнашу һәр баладан тырышлык сорый. Һәр бала да мозаик аппликация ясады. Аппликацияләрдән күргәзмә оештырдык. Төштән соң саф һавада хәрәкәтле уеннар күңелебезгә хуш килде.
-
13 көн- Яшел аптека көне 13.06.2016 Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый.Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр . Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән җыючылар” дип йөрткәннәр. Яшел тылсымчылар борынгы заманнан бирле кешеләрне дәвалаганнар,аларга көч биргәннәр.Медицинага нигез салучы Гиппократ 236 үсемлекне кулланган. Ә безгә исеме әкиятләрдән билгеле булган күренекле таҗик табибы Әбугалисина 900 гә якын үсемлекнең файдасы турында яза.Ә инде Россиядә 1581 елда беренче даруханә- Даруханә палатасы ачыла,беренче “Табиб китабы” (“Травник”) басылып чыга. Петр1 заманында даруханәләр бакчасында дару үләннәре әзерләү һәм үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзер дә яшел даруханә кешеләргә һәрчак ярдәм итә.Тик бу байлыктан дөрес файдалана белергә кирәк. Нинди генә дару үләннәре юк! Безнең илдә 500дән артык дару үләне үсә.Барлык даруның 45% ын дару үләннәреннән ясыйлар. Дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк. Автомобиль юлларына, завод-фабрикаларга якын җирдән җыймаска кирәк. Белмәгән үсемлекләрне җыюдан сакланырга. Агулы үсемлек булырга мөмкин. Лагерыбызда үткәрелгән " Яшел аптека" көне безне шуның барсына да өйрәтте.

-
Курса Почмакта зур бәйрәм 12.06.2016

12 июнь Курса Почмак авылы халкы өчен зур бәйрәм булды. Бу барлык авыл халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Ике ай ярым элек кенә " Ак Барс агрокомплексы " ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов һәм район башлыгы Илшат Нуриев иске клубны яңарту турында сөйләштеләр. Һәр якшәмбе,бәйрәм көннәрендә авыл халкы өмәгә чыкты. Бухгалтерия, мәктәп хезмәткәрләре ярдәмгә килде.
Клуб ачылганнан соң халык игътибарына тәкъдим ителгән концерт сәнгатькә гашыйк талантлы яшьләрнең күп булуын күрсәтте.
-
12 көн- Россия көне 12.06.2016

12 июнь -Россия көне. Ул һәр елның 12 июнендә үткәрелә торган рәсми дәүләт бәйрәме Бу көн 1994 елны Россиянең беренче президенты Борис Ельцин тарафыннан тәкъдим ителә. Баштарак бу бәйрәм Бәйсезлек көне дип аталса, соңрак – 2002 елны аның исемен гадиләштереп Россия көненә үзгәртәләр. Акчарлак лагерында да бу бәйрәмне даими бәйрәм итәбез. Россия турында викторина, асфальтка рәсем ясау бу бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
-
11 көн- Без талантлар эзлибез 11.06.2016

Отрядларыбыз арасында талантлар эзләү көне бүгенгә билгеләнгән иде. Һәр отряд зур әзерлек белән катнашты. Талантның бер өлеше тумыштан, Тугыз өлеше тырышлыктан. Бу мәкальнең дөрес икәненә без ышандык.
-
10 көн Остаханәдә кунакта 10.06.2016

Бүген вожатый апаларыбыз белән бисердан чәчәкләр үреп карарга булдык. Уйлап-уйлап утырганнан соң миләүшә ясарга булдык. Чәчәкләребез матур килеп чыкты. Үз эшеңә соклану никадәр куаныч китерә.
-
9 көн - Сабантуйга бүләк җыю 09.06.2016

Тиздән бездә Сабантуйлары. Лагерыбыз балалары белән бүген бүләк җыярга чыктык. Рәхәт һәм күңелле булды.
Сабантуймы,
Сабантуй – Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
-
8 көн- Казанга сәяхәт 08.06.2016

Казанга сәяхәтебезне көтеп алдык. Безнең хакка көн дә яңгырсыз булды. Электричка, метроларда йөрү үзенә күрә бер рәхәтлек бирсә, кинотеатрга кереп кино карау тагын да кызыксындыра. Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча , исән-сау өебезгә кайттык.
-
7 көн- Әкияттә-кунакта 07.06.2016

Әкиятләр нинди була?
Әкиятләр батырлар:
Бар бит анда ак аюлар,
Көчле Камыр батырлар
Йөгерештә Җилаяклар,
Чакмый торган Чаяннар
Серле,кызык әкиятләрне
Тыңларга бик яратам.
Әкият сөйләгәннәрен
Көн саен көтеп алам.
Бүген лагерыбызда әкият көне үтте. Отрядлар әкият геройларын тану, рәсемнәр ясау, әкиятләр сәхнәләштерү белән шөгылләнделәр. Әкият көнебез бик мавыктыргыч үтте.
-
6 көн -Хәзинә эзләү 06.06.2016

План- сетка буенча бүген " Хәзинә эзләү" уены булды. Һәр отряд маршрут нигезендә хәзинә эзләде. Алар үзләренең бар көчләрен, белемнәрен кулланырга тырыштылар. Оба-На отряды әз генә өстенлек белән 1 урын алды. Киләчәктә дә уңышлар сезгә, балалар!
















