Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Научно-практическая конференция преподавателей "Тукай укулары" 16.04.2016

15 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее тарафыннан Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының укытучылар өчен оештырылган өлеше Г.Тукай әдәби музее-Татарстан Республикасы Милли музее бүлегендә дәвам итте. Җәсәден үзенең куенына алган Яңа Татар бистәсе зиратындагы Тукай каберенә, чәчәкләр китереп, Тукай турында хәтер яңартылды. Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Коръән аятьләре укып, Мөхәммәтгариф улы Габдулла хәзрәтләре рухына дога кылды. Чарада татар зыялылары, шул исәптән әдипләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә конференция кунаклары да катнашты “Төп нөхсә көне” уңаеннан ТР Милли музее, ТР Милли архивы, ТР Милли китапханәсе фондларында Г.Тукай тормышы һәм иҗаты белән бәйле төп нөхсә экспонатлар белән якыннан таныштылар. Әлеге укуларга республикабызның төрле районнарыннан 132 эш тәкъдим ителеп, II турга үткән 68 укытучы 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Мәктәптә Г.Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык”, “Г.Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”, “Укыту-тәрбия процессында музей мөмкинлекләрен файдалану”. Укытучыларның чыгышларын Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре бәяләде. Татар теле укытучылары эшчәнлегенә иң зур бәяне Фоат ага Галимуллин һәм Вахит Имамов бирде: барлык укытучыларга да Дипломнар тапшырылды. Укулар “Сагынылган дога” күргәзмәсе ачылышы белән тәмамланды.
Әлеге укуларда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Гөлия Марсил кызы да катнашты. Гөлия Марсил кызы “Г.Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы” темасына чыгыш ясады һәм Дипломга лаек булды. Хөрмәтле һөнәрдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
-
Өмә. 15.04.2016

Менә яз килде. Кояш үз нурларын көннән-көн күбрәк чәчә. Ул бөтен табигатьне йокыдан уятырга тели. Хуш киләсең, ямьле яз! Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала. Зур-зур бозларның агып киткәнен карап торуы нинди күңелле! Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, юка бозны тишеп, зәңгәрсу умырзаялар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Тиздән сап-сары тузганаклар да күренә башлар. Җир йокыдан уяна. Яз инде тулы хокук белән үз вазифаларына керешә.Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр хасил була. Җылы яклардан, туган якларын сагынып, яз хәбәрчеләре − каргалар, сыерчыклар кайта. Урамда иртәдән кичкә кадәр балаларньң шат тавышы ишетелеп тора. Күңелле дә соң яз көне! Яз үзенең табигатьтәге үзгәрешләре белән генә түгел, бакча эшләре, өмәләре белән дә бик күңелле. Бүген дә 7-8 нче сыйныф укучылары мәктәп яны территориясенә өмәгә чыктылар. Алар тирә - юньне чүптән арындырдылар, спорт мәйданчыгын себерделәр, калган бозларны ватып, кар тараттылар, җилләгән урыннарны тырмаладылар. Бергәләшеп эшләгәч вакыт та бик тиз генә үтеп китте, тирә- якка карап, чистарган ишегалдын күргәч күңелләр тагын да күтәрелеп китте.
-
V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 15.04.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укулар быел Арча шәһәренең 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында үтте.
14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 84 укучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – күпкырлы шәхес”, “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре”, “Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә”, “Казаныбызда Тукайга бәйле истәлекле урыннар”, “Тукай рухы һәрчак күңелдә”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде.
Мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Солтанова Илүзә “Г.Тукайның дуслары-фикердәшләре” юнәлеше буенча “ Г. Тукай һәм Г. Камал” темасына чыгыш ясады һәм II дәрәҗә Дипомга лаек булды. (Җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Г.М.)
-
Кошлар безнең якын дусларыбыз. 14.04.2016

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Аларның күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлар - табигать күрке.
Әкренләп, кошларыбыз җылы яклардан кайта башладылар. Ләкин без аларны каршы алырга әзерме соң? Без алар өчен оялар ясадыкмы әле? Ә бит алар безне сагынып кайталар. Иртә таңнан безнең өчен үзләренең җырларын җырлыйлар; иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар.
Кошларны күзәтү нинди күңелле! Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Кошларга таш атма,
Баласын елатма,
Таш атма кошларга, атма син.
Кошлар бит – дусларың
Буранлы кышларда
Ярдәм ит, аларны сакла син.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 14.04.2016

12 нче апрельдә Казан шәһәре "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, язучылар берлеге "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү тантанасын уздырды. Безнең мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Гыйбадуллина Гөлнар проза өлкәсендә, 10 нчы сыйныф укучысы Котдусова Ралия шигърият өлкәсендә җиңүче дипломына лаек булды. Укучыларыбыз күренекле фән эшлеклеләре, язучыларыбыз, сәнгать әһелләре белән якыннан очрашу, аларның үткен фикерләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр. Укучылар өчен Кремльгә экскурсия оештырылды.
-
Наука и мы 13.04.2016 13 апреля 2016 года на базе Арского педколледжа прошла IX муниципальная научно-практическая конференция студентов и школьников «Наука и мы», посвящённая 130-летию Габдуллы Тукая. Работа конференции началась с пленарного заседания .Конференцию открыла учитель русского языка и литературы , заместитель директора по научно-методической работе Гарипова Г.А. В качестве гостя конференции слово было предоставлено заместителю начальника управления образования Арского района Калимуллиной З.Р..В первой части конференции нашему вниманию была предоставлена художественная заставка-композиция. Вторая часть –работа в секциях по разным направлениям. Третья часть-итоговое пленарное заседание .Здесь было награждение учащихся. В этой конференции приняли участие и учащиеся нашей школы. Гимаева Илюза , ученица 9-го класса .Она работала в секции «Исторические и общественные науки » .Тема её выступления: «История деревни Старый Муй Арского района » и Галимбекова Айсылу, ученица 7-го класса. Она выступала в секции «Естественные науки» по теме «Йомырка ни өчен батмый?”.Гимаева И. была награждена дипломом II степени (рук-ль: Рахимова Ф.Д.), Галимбекова А. награждена дипломом победителя в номинации «Точность »(рук-ль: Валиева Ф.Ф..). Поздравляем их с победой. Молодцы, ребята!

-
Кошларны каршы алабыз. 13.04.2016

Ел яздан башлана. Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек. 1906нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Безнең мәктәп укучылары да кошларны матур гына каршы алдылар. Сыерчыкларга оялар ясадылар, шигырьләр өйрәнделәр, рәсем конкурсында катнаштылар, викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Биология укытучысы Ләйлә Сәетзадовна укучыларга кошлар турында фильм күрсәтте. Тәнәфестә кошларның тавышлары яңгырап торды.
-
Габдулла Тукайга - 130.. 13.04.2016

Бөек шагыйрь Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, Югары Масра башлангыч мәктәбендә Тукай почмагы булдырылды. Анда Г. Тукай иҗатын, китаплары күргәзмәсен, укучыларның иҗат эшләрен күрергә була.
-
Язгы эшләр башланды. 13.04.2016

Кояш карау, көннәр җылыту белән бергә язгы бакча эшләре дә башланып китә. Бүген дә укучыларыбыз парникта эшләп керделәр. Алар җирне йомшартып, парникны яшелчәләр утыртуга әзерләделәр. Матур көндә, саф һавада эшләве күңелгә дә, җанга да бер рәхәтлек бирә бит!
-
Космонавтика көне. 12.04.2016

12 нче апрель - Космонавтика көне уңаеннан мәктәбебездә менә шундый пчмак булдырылды. Бу почмакта космонавтика, беренче космонавт - Юрий Гагарин карата булган мәгълүматлар, укучыларның ясаган рәсемнәре, викторина сораулары урын алды.
















