Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Здоровый человек смотрит обоими глазами, работает обоими руками. 28.04.2016

28 апреля профсоюз работников образования организовал Спартакиаду по легкой атлетике, в которой приняли участие работники образовательных учреждений. И наша команда приняла активное участие в этих соревнованиях. Состав нашей команды -Хасанов Х.Х, Ахунов А.В., Фатхуллин А.Р.,Шигапова Ч.Х., Шарафеева Г.Р., Зарипова Л.Р.Спартакиада прошла весело. В эстафете наша команда заняла 4 место. Поздравляем! Желаем всем успехов и крепкого здоровья!
-
Cынап карау имтиханы. 27.04.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынап карау имтиханы тапшыра. Укучыларга 3 сәгать 55 минут вакыт һәм 26 эш биреләчәк. Эшләр җайлы түгел, ләкин барыбызга да тырышырга, тиешле балларны җыярга!
-
ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА - 130. 26.04.2016

Салкын кышлар үтеп, яз килгәндә,
Тугры халкың итә тантана.
Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык- шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган... Безнең мәктәбебездә дә шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап күп чаралар үтте- шигырь-җыр конкурсы, әкиятләрен сәхнәләштерү, газета чыгару, почмаклар ясау, әкиятләренә һәм башкалар.
-
Олимпус 26.04.2016

Ученики нашей школы активно участвовали в общероссийской предметной олимпиаде " Олимпус" по математике и по русскому языку. От всей души поздравляем всех участников олимпиад с достигнутыми результатами и приглашаем испытать себя в следующих конкурсах.
-
Имтиханнар башланды. 25.04.2016

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары татар теленнән имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар һәм җайлы эшләр теләп калабыз!
-
Презентация Красной книги Арского района 25.04.2016

Мир должен сохранить
биологическое разнообразие
и обеспечить устойчивое использование
его компонентов справедливым образом.
Конвенция о биологическом разнообразии
В 2000 году появился международный документ, в котором были сформулированы фундаментальные принципы устойчивого развития. Хартия Земли - это документ, содержащий принципы создания в XXI веке справедливого, устойчивого и мирного глобального сообщества. Она направлена на то, чтобы пробудить в каждом человеке новое чувство взаимозависимости и всеобщей ответственности за процветание людей и всего живого сообщества.
27 апреля 2001 года Государственный Совет РТ принял Постановление (№722) о проекте Хартии Земли, согласно которому Татарстан стал первым в мире регионом ее практического применения.
Учитель биологии Хасанова Л.С. ознакомила учащихся 5-7 классов с содержанием Красной книги Арского района. Красная книга поделена на три части: 1.Растения.2. Животные. 3.Памятники природы Арского района. Цель воспитательного часа: воспитание экологически грамотного, социально активного школьника, ответственного за состояние окружающей среды, бережно относящегося к богатствам природы.В Арском муниципальном районе силами учителей и учащихся традиционно проводится работа по сбору и обобщению данных о редких и исчезающих видах животных и растений. Защищать и сохранять единство экосистем Земли, придавая особое значение биологическому разнообразию и природным процессам поддержания жизни и поддерживать возрождение находящихся под угрозой исчезновения видов, популяций и экосистем - один из принципов Хартии Земли.
-
Татарстан Республикасының халык артисты Шамил Әхмәтҗанов 23.04.2016 Бүген,ягъни 23 апрель көнне, “Музейлар язы” Республикакүләм конкурсы нигезендә мәктәбебездә 5,6,7 сыйныфлар өчен рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рахимова Ф.Д. кызы “Татарстан Республикасының халык артисты Шамил Әхмәтҗанов” турында лектория үткәрде . Шундый җырчылар бар: аларның башкаруы башкаларныкыннан аерылып тора һәм җырлаган җырлары да туйдырмый, чөнки репертуарлары нигездә халык җырларыннан һәм композиторларыбызның вакыт сынавын узган әсәрләреннән тора. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны да ярата тамашачы. Шамил Әхмәтҗанов-Курса Почмак егете.Кечкенәдән үк ул җырга гашыйк булган.Казанбаш мәктәбендә укыганда да ерак араны җыр белән якынайта.Сәхнәгә күтәрелгәнче,ул олы тормыш юлы узган.Һөнәр алган,заводта эшләгән,үзешчән сәнгать коллективларында җырлаган.Шамил абый Казан музыка училищесында белем алган.“Кешенең кем икәнен белергә теләсәң-дусларына кара”,-ди татарның бик тә акыллы бер мәкале.Ә Шамил абыйның иң якын дусты –Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле.Татарстанның атказанган артисты Шамил Әхмәтҗанов –авылыбызның хөрмәткә лаек сәнгать әһеле ул.

-
Георгиевская ленточка 23.04.2016

23 апреля в Смак – Корсинской школе прошла акция «Георгиевская ленточка».Георгиевская лента – это лента от ордена Святого Георгия, утверждённого в начале 18-ого века как орден за доблесть, проявленную в реальном бою. Со временем георгиевская лента стала употребляться и более широко - появились Георгиевские петлицы, штандарты, трубы и т.д. Георгиевская лента и орден Святого Георгия были вновь утверждены как символы воинской чести и доблести в 1992 году.Георгиевская лента — биколор (двуцвет) оранжевого и черного цветов. Она ведет свою историю от ленты к солдатскому ордену Святого Георгия Победоносца, учрежденного 26 ноября 1769 императрицей Екатериной II. Эта лента с небольшими изменениями вошла в наградную систему СССР как "Гвардейская лента" - знак особого отличия солдата.Черный цвет ленты означает дым, а оранжевый - пламя. Георгиевские ленты занимают наиболее почетное место в ряду многочисленных коллективных наград (отличий) частей Российской армии.В Имперской России Георгиевская ленточка являлась лентой Императорского Военного ордена Святого Великомученика и Победоносца Георгия - высшая военная награда Российской империи. Учитель истории Айнур Василович познакомил учащихся с историей этой ленты, рассказал о Г.Победоносце. Провел мероприятие «Родная земля» воспитывающее любовь к родине, патриотические чувства. А потом прикрепили ленточки.
-
2016 нчы ел - сулыкларны саклау елы. 22.04.2016
Мин үземнең туган ягым табигатенә һәрвакыт сокланам. Сокланмаслык та түгел бит: урман дисәң, урманнары бар аның, сулыклар дисәң, елга-кулләре күп аның, таулар, болыннар, тугайлар, әрәмәлекләр... Болар барысы да минем туган ягым.Елның дүрт фасылын да күрәм мин туган ягымда. Менә хәзер яз килеп ята табигатькә. Ул бөтен җирне яшеллеккә күмәр. Инде гөрләвекләрен агызырга да өлгерде. Тиздән табигать бизәкләре – кошлар, туган җиребезне сагынып, җылы яклардан кайтып җитәрләр.Язның бигрәк тә май айларын яратам. Бөтен тирә-як көзге муллыкка әзерләнә башлый бит ул чакта. Ничек итепме? Бөтен агачлар чәчәккә күмелә, ә җимеш агачларның шау чәчәктә утыруы - ул көзге мул уңыш дигән сүз. Инде бу чәчәкләрне салкын гына коймасын да, бал кортлары аларны серкәләндереп торсын.Шушы матур вакытны табигатьнең тагын бер иң күңелле чоры - җәй алыштыра. Ул сусыл тәмле җиләкләре, кызыл бөрлегәннәре белән килә дә, хуш исле печәннәре, тук арыш-бодайлары белән алтын көзгә кереп тә китә. Сары көз айлары яңгырлы, җилле булса да, үзләренең муллыклары белән күңелле.Мул алтын көзне тагын бер күңелле ел фасылы - ак кыш алыштыра. Ул, үзенең яңгырлары белән Көз бераз пычрата төшкән юлларны, сукмакларны энҗедәй кар бөртекләре белән түши. Дөнья бу кадәр зиннәтлелектән бик көяз булып күренә башлый. Кечкенә генә йолдызлар бик мул булып күктән ява да бөтен агачларга, куакларга тун булып ябыла.Əйе, табигать, Җир-Ана кышкы салкында да үзе тудырган матурлыкны юкка чыгармас өчен тырыша. Елгаларны боз белән каплый ул, андагы балыклар туңмасын; агачларны, җир өстен калын кар астында калдыра - үсемлекләрне салкын алмасын өчен шулай кирәк.Ə менә без шушы матурлыкны саклый беләбезмени? Соклана беләбезме без табигать матурлыгына? Мөгаен, юктыр. Чөнки язга чыккач, кар эри башлауга, кыш буе теләсә кая ташланган чүп-чар күренә башлый. Бу бит кешеләрнең әхлаксыз, шапшак булуын күрсәтә. Ел саен яз җиткәч, безне, мәктәп балаларын, шушы чүпне җыярга чыгаралар. Без авырыксынмыйча башкарабыз бу эшне. Ләкин бу чүпне теләсә кая ташлаган кешеләргә әзрәк оят түгел микәнни соң? Ник алар әзрәк кенә булса да табигать турында кайгыртмыйлар икән? Əгәр кеше мондый сорауларны үз-үзенә бирә, бу турыда бераз уйлана икән, димәк, аңарда әле өмет бар дигән сүз.2016 нчы ел сулыкларны саклау елы уңаеннан мәктәбебездә дә төрле чаралар үтә. Алдагысын Минҗан Хуҗа улы үткәрде. Чарада 8-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Минҗан Хуҗа улы укучыларны авылыбыздагы елга, чишмәләр тарихы белән таныштырды. Кая коюлары, нинди елгага кушылулары трында , исемнәре каян килеп чыгулары сөйләде. Укучылар төрле сорауларга җавап табарга тырыштылар. Үзләрендә булган мәгьлүматлар белән сыйныфташларын таныштырдылар.Җир көне. 22.04.2016
Табигатем, гүзәллекне синнән җыям.
Тынычланам, бәхетемне синдә тоям.
Үзем дә бит табигатьнең бер өлеше.
Күзләремдә күкләр төсе.
Иреннәрем – бакчадагы кызыл чия,
Керфекләрем – кара урман,
Үзем дә бит, Табигатем,
Синдә туган.
Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1992 елның 22 нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
22 нче апрель - Җир көне уңаеннан мәктәбебездә дә класс сәгатьләре узды. Укучыларга җир, җирдәге тереклек турында презентация, видеороликлар күрсәтелде, викторина сорауларына җавап бирделәр.Безнең борынгы бабаларыбыз, башка җирләргә киткәндә, үзләре белән туган җир туфрагын алганнар һәм аны кадерләп саклаганнар. Алар җирне тере җан итеп санаганнар: зур киңлекләр – аның гәүдәсе, кыя-ташлар – наың сөякләре, су – каны, агач тамырлары сеңерләре, үләннәр – чәчләре, дип уйлаганнар. Кешеләр Җиргә сокланганнар, аңа табынганнар. Бездә җиребезне, табигатебезне саклап, яратып яшик!
















