Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Укучыларны каршы алырга әзерләнәбез. 30.07.2016

Көтеп алган җәйге каникулыбызда бетеп килә. Яңа уку елы башланырга да аз вакыт калып бара. Һәр мәктәп укучыларын каршы алырга әзерләнә. Бакчаны, территорияне тәртипкә китерә, мәктәп әчендә дә күп кенә эшләр эшләнә - юабыз, җыештырабыз, буйыйбыз, ремонтлыйбыз. Бу эшләрне инде башкарып чыктык диярлек, бары тик сагынып, елмаюлы йөзләребез белән 1 нче сентябрьне көтеп, укучыларыбызны гына каршы аласы калды. Бу уку елыбызда тыныч булыр, укучыларыбыз, укытучыларыбыз да исән- сау булырлар, тырышып укырлар, имтиханнарны яхшы гына тапшырырлар дип өметләнеп белем көнен генә көтәсе кала.
-
Мы готовы к новому учебному году. 27.07.2016

В школах идет подготовка к новому учебному году. 27 июля в нашей школе побывала комиссия и проверила готовность нашей школы к новому учебному году. Педагогические и технические работники приложили немного усилий, чтоб школа выглядела достойно. И комиссия отметила хорошую подготовку школы.
-
Дару үләннәре җыябыз. 25.07.2016

Исемем сәер булса да
Мине бик хөрмәтлиләр.
Киселсә дә, канаса да
Иң әйбәт дару диләр. (бака яфрагы)Әйе, җәйге чор дару үләннәре җыяр өчен иң кулай вакыт, кайсы чәчәк ата, кайсы җимеш бирә. Укучылар да каникулда тик ятмыйлар - дару үләннәре җыялар. Бу бер дә җиңел эш түгел, чөнки иң беренче чиратта дару уләнен агулы үләннән аера белергә кирәк, ә икенчедән инде җыю вакыты, чөнки һәр үләннең билгеле бер вакытта гына дару икәнен, ә җыярга соңга калсаң инде агуга әйләнүен барыбыз да беләбез.Шушы кагыйдәләрне күздә тотып һәр класста үзенә бүлеп бирелгән үләнне вакытында һәм тиешле күләмдә җыеп тапшырыр дип көтеп калабыз . Җыю кагыйдәләре:
• дару үләннәрен юл буйларыннан җыярга ярамый;
• дару үләннәрен кирәк булган очракта гына җыярга;
• югалып баручы үсемлекләрне җыю тыела;
• дәвалау үзлекләрен үзең белмәгән очракта җыярга ярамый;
• җыйган үләннәрне караңгы, җиләс урында киптерергә кирәк
-
Кышка витаминнар әзерлибез. 21.07.2016

Каникул булуга карамастан тик ятмыйбыз. Мәктәптә эш кайный, приемкага әзерләнәбез, үзебезгә кышка витаминнар әзерлибез, кыяр-помидор тозлыйбыз, варенье ясыйбыз.Җәебез күңелле үтә, күңелле ял да итәбез, эшли дә беләбез.
-
Җәйге эшләр кайный 19.07.2016

Мәктәп яны тәҗрибә участогында укучылар гына түгел, график буенча укытучылар да килеп, бакчаны тәртипкә китереп, рәхәтләнеп эшләп кайтып китәләр. Табигатькә сокланып бакчага су сибү, печән чабу, чүп утау, яшелчәләр җыеп, тозлау, виктория, карлыганнан варенье кайнату , компот ябу - хәзерге вакытта шундый эшләр башкарыла. Үзебез өчен тырышабыз бит, чит кеше өчен түгел. Килгәндә - чәчәкләргә күмелеп утырган ишегалдына керү - үзе бер рәхәтлек бирә, ә инде тозлаган яшелчәләребез, кайнаткан варенье, компотларыбызны эчеп кыш чыгу үзе бер күңелле.
-
Арчада Балачак бәйрәме үтте 16.07.2016

16 нчы июль көнне Арча стадионында Балачак бәйрәме үтте. Бу бәйрәмдә районның барлык балалары да рәхәтләнеп ял итеп, төрле ярыш - конкурсларда катнашып, үзен төрле яктан күрсәтә ала иде. Шулай ук мәктәбебездән дә укучылар бу бәйрәмдә катнаштылар, көрәшеп, үзләренең көчләрен дә сынап карадылар, җиңүләр яуламасалар да, төшеп тә калмадылар, үзләрен күрсәтә белделәр. Бәйрәм чыннан да бик күңелле узды. Фестивальне тантаналы рәвештә Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И.Г. үзенең котлавы белән ачып җибәрде. Аннан соң бәйрәм флагын күтәрделәр. Бәйрәм балаларның һәм аерым башкаручыларның чыгышларына үрелеп барды. Укучылар үзләрен - теннис, җиңел атлетика,стритбол, пляж волейболы,петанк, бочче, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - самокат ярышы,ГТО нормалары тапшыру, күңелле стартлар һәм башка спорт төрләре буенча көчләрен сынап карый алдылар. Ә 18 яшьтәге балалар көрәштә катнашып, бүләкләр дә оттылар. Шулай ук бәйрәм дә халык уеннары да оештырылды, алар : чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу,бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, сулы чиләктән алма алу,”чаңгыда йөрү”, ласт киеп йөгерү һ.б. Көн дә җылы, матур булды, балалар да рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш кайный 15.07.2016

Каникул булуга карамастан укучылар тик ятмыйлар, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләп- ял итәләр. Яшелчәләргә су сибәләр, чүп утыйлар, карлыган җыялар, тутәлләрне йомшарталар, помидор - кыяр уңышын җыялар. Үзләренә кышка витаминнар туплыйлар, күңелле дә, кирәкле дә эш. Сыйныфташлары белән очрашалр һәм инде кыш чыгарга җитәрлек витаминнар туплыйлар, ә башлангыч сыйныф укучылары - эшкә өйрәнә. Менә шулай итеп җәйге ялны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрәбез без.
-
Яфраказык җыярга чыктык. 10.07.2016

Җылы, матур көнне коллектив белән җыелып , "Ак Барс" Агрофирмасы хайваннары өчен яфраказык җыярга чыктык. Хайваннарга да кышка витамин кирәк бит. "Арбаңны кыштан, ә чанаңны җәйдән үк әзерләп куй" – ди татар халкы. Шушы мәкальне истә тотып, Сеҗе авыл җирлекләрендә яшәп, бюджет тармагында эшләүчеләр витаминнарга бай булган терлек азыгы җыюда зур активлык күрсәттеләр. Бу мөһим эшкә һәркем бик җаваплы карады. Витаминнарга бай, сыйфатлы яфраказыкның кыш көне терлекләр өчен файдасы зур булачак.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.07.2016

Хезмәттәшебез Зөлфия Мидхәт кызын 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен! -
Открытие спортплощадки
01.07.2016
Благодаря программе Министерства образования и науки Республики Татарстан в нашей школе появилась замечательная спортивная площадка для волейбола и баскетбола. Этот огромный вклад в дело физического воспитания подрастающего поколения по достоинству оценили педагоги, учащиеся и их родители. С открытием новой спортивной площадки у детей появится реальная возможность с интересом и пользой проводить досуг. Наш общий труд - это реальное воплощение в жизнь национального проекта «Образование».
Мы праздник мира, дружбы открываем
Спортивный праздник закипит сейчас!
Мы спортом дух и тело развиваем,
Спорт полнит силой каждого из нас!
На открытие спортивной площадки были приглашены: Сагитов Зиннур Вазихович – руководитель отдела по делам молодежи, спорту и туризму Арского района, Гибадуллина Гельфия Мансуровна- глава совета Сизинского сельского поселения. Многоуважаемые гости и победительница районных и республиканских соревнований по лыжным гонкам «Лыжня России», ученица 10 класса Шигапова Тансылу и чемпион районных соревнований по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе корэш, ученик 8 класса Хакимов Ильдан открыли торжественное мероприятие, посвященное празднику «Спорт любить – здоровым быть!» Стихи, песни, танцы наших учащихся оживили данное мероприятие. В конце школьная команда волейболистов показала прекрасную игру.
Пусть на глазах у всех школа растет и хорошеет!
















