Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Бакчада эш "кайный". 10.05.2016

Бүгенге көннәрдә мәктәп яны бакчасында эш "кайный". Бакча казылып, кишер, суган, чөгендер утыртылды, карлыган төпләре казылды.
-
9 май - "Җиңү бәйрәме" белән!!! 09.05.2016

Җиңү алып килгән яз айларын Һәрбер буын көтә өзелеп. Аны каршылаучы ветераннар, Әйтерсеңлә, кала сөзелеп Бөреләрен ачкан өметләре Һаман нидер көтә сизенеп. Яу яланы, бары хәтерләтә Күпме калган гомер өзелеп. Салмак кына атлый ветераннар, Җиңү хисен тотып кулында. Утлы еллар һаман кисәтәләр Киртә булып алар юлында. Түшләрендә орден, медальләре, Чыңлап җыр сузылар узара Чал тарихка кергән батырларның Гомерләрен ничек сузарга?!
-
"Үлемсез полк". 07.05.2016

Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар!Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез.
-
Митинг. 07.05.2016

Бүген Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митнингта сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.Язгы кояшның мул итеп елмаюы, укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы иртәдән үк бәйрәм кәефе тудырды. Укучыларның ветераннарны эчкерсез котлап яңгыраган шигырь юллары, җырлар берәүне дә битараф калдырмады. Сугышта һәлак булучы якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлләргә веноклар салынды. Дөньялар тыныч, күгебез аяз, гаиләләребез бөтен булсын!
-
Профтестирование. 06.05.2016 Бүген 9 класс укучылары өчен профтестирование үткәрелде. Укучылар барысы да катнашты.

-
Һәйкәл яны чистартылды. 05.05.2016 Һәйкәл янын 8-9 класс укучылары даими чистартып торалар.

-
Җиңү бәйрәменә әзерлек. 04.05.2016

Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Укучылар парадка барырга чәчәкләр ясыйлар.
-
1 май- "Яз һәм Хезмәт бәйрәме" белән!!! 01.05.2016

Беренче Май килде жиргә,
Якты нурга күмелеп.
Төрле төскә керде жиһан
Матурлыкка төренеп -
Курчак театры. 30.04.2016 Бүген башлангыч класс укучылары Пожар куркынычсызлыгы" айлыгы кысаларында "Приключения кота Леопольда" исемле курчак театры спектакле карадылар. Укучыларга спектакль бик ошады.

-
"Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре" темасы астында ачык дәрес. 29.04.2016

Бүген ОБЖ фәне укытучысы Габдрахманов Камил Әдһәм улы "Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре" темасы астында ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрес Чернобыль вакыйгасына 30 ел тулу уңаеннан һәм балаларны пожар куркынычсызлыгы белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Ачык дәрестә Арча МЧС ыннан янгын сүндерүче булып эшләүче Кәлимуллин Булат Харис улы да катнашты. Дәрес бик кызыклы һәм файдалы үтте.


















