Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Каникулда имтиханнарга әзерлек. 24.03.2016

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек каникул чорында да дәвам итә. 9-11 класс укучылары өчен консультацияләр расписание буенча үткәрелә.
-
Ата- аналар җыелышы 22.03.2016

Бүген мәктәбебездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. 9-11 сыйныфлар өчен аеруча җаваплы чор җитә, БДИ ны уңышлы тапшыру буенча әлеге классларда аерым фән укытучылары белән сөйләшү булды. Җыелышта шулай ук авылыбыз фельдшеры Зарипова Р.И да катнашты. Ул әти-әниләргә "Туберкулез авыруын кисәтү." темасына чыгыш ясады
-
Язгы каникул башлана. 19.03.2016

Бүген 3 нче чирекнең соңгы көне. Укучыларыбыз 21 марттан -29нчы мартка кадәр язгы каникулга китәчәкләр. Укучыларга куркынычсызлык һәм юл йөрү кагыйдәләре яхшылап аңлатылды.
-
Конкурс 18.03.2016

Якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап районыбызда бик күп чаралар уздырыла. Өчиле мәктәбендә узган шундый чараның нәтиҗәләре мәктәбебез өчен аеруча куанычлы. Баянчылар конкурсында 6 нчы класс укучысы Мифтахов Рәнис III урын, өлкәннәр арасында ТИН укытучысы Габдрахманов Камил Әдһәм улы I урын яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Арча балы 17.03.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Арча балы" бию конкурсында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, " Иң яхшы башкару техникасы" номинацясендә җиңүче булдылар.
-
"Әлифба бәйрәме" 16.03.2016

Бүген мәктәбебездә 1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" узды. Балаларны котларга әниләре, 2-4 нче классларда укучы дуслары килгән иде. 1 нче сыйныф укучылары кунакларны бик матур чыгышлары белән сөендерделәр.
-
Конкурслар дәвам итә 15.03.2016

Районыбызда Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Кичә 6 нчы класс укучылары Гафурова Азалия һәм Төхфәтуллина Зөлфинә Арча сәнгать мәктәбендә узган музыка уен коралларында уйнаучылар конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Г.Тукай әсәрләре буенча күргәзмә 14.03.2016

Мәктәбебез укучылары Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар, әкиятләренә, шигырьләренә иллюстрацияләр, кулдан эшләнмәләр ясадылар.
-
Укытучылар ГТО нормалары тапшырды. 12.03.2016

Бүген мәктәбебеез укытучылары Төхфәтуллин И.Р. һәм Нигъмәтуллина Р.Р. ГТО нормалары таппшырып кайттылар. Молодцы!!!
-
Тукай бәйрәме. 11.03.2016

Бүген Наласа мәдәният йортында Тукай иҗаты буенча зона концерты булды. Әлеге Концертта мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да катнашты. 7 класс укучысы Исмәгыйлев Раил- "Китап " шигыре белән, 8 класс кызлары Кәлимуллина Гөлгенә һәм Назметдинова Камилә "Бәйрәм бүген" җыры белән, Укытучылар вокаль ансамбле "Җир йокысы" җыры белән бик матур чыгыш ясадылар. Афәрин!!!


















