Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Иң-иң кадерлеләребез! 09.03.2016

8 март -халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан мәктәп күләм әниләр һәм әбиләр бәйрәме үткәрелде.1- 11 класс укучылары бик матур чыгышлар әзеләп иң-иң кадерле кешеләре- әниләрен һәм әбиләрен котладылар. Концертта барлык укучылар һәм класс җитәкчеләре катнашты. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
8 март - халыкара хатын-кызлар көне белән!!! 08.03.2016

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән !
-
Профсоюз җыелышы. 03.03.2016

-
Биатлон ярышлары. 01.03.2016

Хәрби- патриотик айлык кысаларында биатлон ярышы үткәрелде.
1 урынга- 11 класс укучылары,
2 урынга - 10 класс укучылары,
3 урынга 8 класс укучылары лаек булдылар.
-
Волейбол ярышы. 27.02.2016

Яңа Кенәр мәктәбендә үткәрелүче волейбол ярышларында кызлар волейбол командасы уңышлы чыгыш ясап, 3 нче призлы урынга лаек булды. Тренерлары: Төхфәтуллимн Ильфат Рәшит улы.Молодцы!!!
-
Туган көннәр күңелле үтә. 25.02.2016

Февраль аенда туучылар мәктәбебездә аеруча күп. Башлангыч классларда туган көннәр күңелле үтә.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 23.02.2016

Бер бәйрәм бар февральдә
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.
Ул тынычлык бәйрәме
Аны һәр кеше белә.
Ватанны саклаучылар
Бәйрәме дип йөртелә.
Ул солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны.
Әтиләрне, абыйларны,
Һәм бөтен солдатларны.
-
Венок куелды. 22.02.2016

Бүген бәйрәм уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлгә мәктәп коллективы исеменнән венок салынды.
-
"Ягез әле, егетләр!"конкурсы. 21.02.2016

Бүген мәктәбебездә 5- 10 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" конкурсы үткәрелде. Егетләр 11 бәйгедә көч сынаштылар. Алар үзләренең төрле яктан осталыкларын күрсәттеләр. Һәр катнашучы егет аерым номинация буенча бүләкләнде. "Иң җитез егет" - Габдрахманов Азамат(5 кл.), "Иң шаян егет"- Хөсәенов Булат(7 кл.),"Иң сөйкемле егет"- Хәлиуллин Раян (8 кл.), "Иң тапкыр егет" - Назметдинов Нияз (10 кл.). Иң күп очко җыеп "Абсолют батыр "- исеменә Назметдинов Нияз лаек булды..Бәйрәм танатанасына кызлар бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр иде.Кичәне 7 класс укучысы Исмәгыйлев Раил һәм 8 класс укучысы Шамсетдинова Илүзә алып бардылар.
-
Әтиләр бәйрәме. 20.02.2016

Бүген 3-4 класс укучылары Гөлфия Дәминовна белән "Әтиләр бәйрәме" үткәрделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте: әтиләр ике командага бүленеп ярыштылар, балалар бик матур концерт күрсәттеләр. Соңыннан әтиләргә бүләкләр тапшырылды.


















