Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Педсовет. 28.03.2016

Бүген мәктәбебездә педсовет үткәрелде.Көн тәртибе буенча түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1."Сәламәтлек- зур байлык." Төхфәтуллин И.Р. чыгышы.
2. 3нче чирек нәтиҗәләре. Класс җитәкчеләре чыгышы.
3.3 нче чирек нәтиҗәләре буенча уку- укыту буенча директор урынбасары Мифтахова Л.Р. чыгышы
-
Сингапур методикасы буенча укулар 26.03.2016

Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укытучылар өчен Сингапур методикасы буенча укулар оештырылды. Район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Л.М. җитәкчелегендә укытучылар, методистлар сингапурча укытуның асылына төшендерделәр. Әлеге укулар алга таба дәресләрне кызыклы үткәрү өчен бик файдалы булачак.
-
Каникулда имтиханнарга әзерлек. 24.03.2016

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек каникул чорында да дәвам итә. 9-11 класс укучылары өчен консультацияләр расписание буенча үткәрелә.
-
Ата- аналар җыелышы 22.03.2016

Бүген мәктәбебездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. 9-11 сыйныфлар өчен аеруча җаваплы чор җитә, БДИ ны уңышлы тапшыру буенча әлеге классларда аерым фән укытучылары белән сөйләшү булды. Җыелышта шулай ук авылыбыз фельдшеры Зарипова Р.И да катнашты. Ул әти-әниләргә "Туберкулез авыруын кисәтү." темасына чыгыш ясады
-
Язгы каникул башлана. 19.03.2016

Бүген 3 нче чирекнең соңгы көне. Укучыларыбыз 21 марттан -29нчы мартка кадәр язгы каникулга китәчәкләр. Укучыларга куркынычсызлык һәм юл йөрү кагыйдәләре яхшылап аңлатылды.
-
Конкурс 18.03.2016

Якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап районыбызда бик күп чаралар уздырыла. Өчиле мәктәбендә узган шундый чараның нәтиҗәләре мәктәбебез өчен аеруча куанычлы. Баянчылар конкурсында 6 нчы класс укучысы Мифтахов Рәнис III урын, өлкәннәр арасында ТИН укытучысы Габдрахманов Камил Әдһәм улы I урын яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Арча балы 17.03.2016

Бүген мәктәбебез укучылары "Арча балы" бию конкурсында катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап, " Иң яхшы башкару техникасы" номинацясендә җиңүче булдылар.
-
"Әлифба бәйрәме" 16.03.2016

Бүген мәктәбебездә 1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" узды. Балаларны котларга әниләре, 2-4 нче классларда укучы дуслары килгән иде. 1 нче сыйныф укучылары кунакларны бик матур чыгышлары белән сөендерделәр.
-
Конкурслар дәвам итә 15.03.2016

Районыбызда Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Кичә 6 нчы класс укучылары Гафурова Азалия һәм Төхфәтуллина Зөлфинә Арча сәнгать мәктәбендә узган музыка уен коралларында уйнаучылар конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Г.Тукай әсәрләре буенча күргәзмә 14.03.2016

Мәктәбебез укучылары Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар, әкиятләренә, шигырьләренә иллюстрацияләр, кулдан эшләнмәләр ясадылар.


















