Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
"Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" 04.03.2017

Бүген безнең мәктәптә 5 нче класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә "Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" исемле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмне класс җитәкчесе Нәбиуллина Г.Р., физик тәрбия укытучысы Җәләлиев И.И. оештырды. Укучылар һәм ата-аналар белән оештырылган әлеге бәйрәмдә спорт ярышлары да булды, концерт номерлары да куелды. Югары класс укучыларыннан торган хөкемдарлар ярышның һәр этабын тиешле югарылыкта бәяләп бардылар. Укучылар да, ата-аналар да бик актив булдылар. Мәктәп тарихы битенә шушындый ямьле дә , файдалы да булган тагын бер көн өстәгәннәре өчен, бар катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Биатлон ярышы 03.03.2017

Бүген 9-11 нче класс укучылары арасында биатлон ярышы уздырылды. Җиңүчеләр 6 нчы мартта булачак укучыларның гомуми җыелышы вакытында игълан ителәчәк.
-
Бәйрәмгә хәзерләнәбез 02.03.2017

Башлангыч класс укучылары әниләрен котларга хәзерләнә. Алар үз куллары белән менә нинди эшләнмәләр ясадылар. Бу кулдан ясалган матур чәчәкләргә балаларның да, класс җитәкчеләренең дә йөрәк җылысы салынган.
-
«Сөйкемле Шүрәле» бәйгесе 01.03.2017 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары ел саен үткәрелеп килә торган «Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә актив катнаштылар. Бәйгедә төрле төрдәге кул эшләре тәкъдим ителде. Бәйгенең I туры йомгаклады. II турда катнашу өчен иң яхшы дип бәяләнгән эшләр район турына җибәрелде. Бәйгенең йомгаклау турында укучыларыбызга зур уңышлар телибез.

-
События столетней давности. 28.02.2017 Ровно 100 лет назад, 27 февраля 1917 года, начались революционные события, которые коренным образом изменили историю нашей страны. Сверглась монархия, в сентябре Россия стала республикой, а в октябре еще одна революция – социалистическая. Классный час с активистами Российского движения школьников был посвящен этим событиям. Учительница истории Закирова Л.А. напомнила ребятам о важности этих событий, рассказала о научных открытиях столетней давности. Узнали ребята и о знаменитых сверстниках революционного года. Мы все должны знать историю нашей страны.

-
Патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясыйбыз 27.02.2017

Патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясыйбыз. Бүген 6,7,8 нче класс укучыларыннан төзелгән егетләр командалары көч сынашты. Әлеге чараны оештыручылар - 10 нчы класс укучылары. 6, 7 нче класс егетләренең көчләре тигез булды.
-
"Туган тел" атналыгы кысаларында ачык дәресләр 25.02.2017

Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр:
-7 нче класста “Татар телен беләсеңме?” исемле командалар арасында ярыш дәрес(Муллагалиева Г.Н.);
-6 нчы класслта “Тамчы - шоу” интеллектуаль уен дәрес(Габдрахманова Н.Ш.);
-5 нче класста “Туган телем-татар теле” уен дәрес(Нәбиуллина Г.Р.).
-
Туган телем-Тукай теле! 24.02.2017

21 февраль- туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә күп кенә чаралар узды. Иртән һәр сыйныфта туган телебезгә багышланган "Туган телем-иркә гөлем" дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрелде. Дәресләрдән соң 2-4 нче сыйныф укучылары арасында "Үз телеңне беләсеңме?" исемле викторина да оешкан төстә үтте. Атналыкны йомгаклап, «Туган телем-Тукай теле!» дип аталган музыкаль кичә уздырылды. Кичәбезнең максаты: ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Киләчәктә дә укучыларга туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләрен, серләрен ача, телебезнең моңлы, чыңлы авазларын ишеттерә алсак иде!
-
Классный час ко Дню защитника Отечества 23.02.2017

В МБОУ "Нижнеметескинская СОШ" с активистами РДШ была проведена акция, посвященная Дню защитников Отечества. Сначала учащиеся приготовили предметы быта и досуга членов своей семьи, прошедших срочную или профессиональную службу (дембельские альбомы, предметы быта, музыкальные инструменты т.д.). Во время классного часа школьники рассказывали одноклассникам об истории своего защитника Отечества и демонстрировали предметы его быта.
-
Әтиләр белән бергәләп 22.02.2017

Бүген башлангыч класс укучыларының аталары белән берлектә бәйрәм алды чарасы үткәрелде. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелгән әлеге кичәдә әтиләр дә бик тырышты. Алар балаларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә, уйнарга да өлгерделәр. Укучыларыбызның әтиләр хөрмәтенә әйтелгән матур теләкләре, кулдан ясалган бүләкләре бәйрәмгә ямь бирде. Озынайтылган көн группасы җитәкчесе Сәгъдиева Х.К.. әзерләгән әлеге чара мәктәп тарихы битенә тагын бер көнен өстәде.








