Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Ата-аналар җыелышы 17.03.2017

16 нчы мартта 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Анда түбәндәге көн тәртибе каралды.
1. "Белем сыйфаты мониторингы турында ата-ана нәрсә белергә тиеш"-директор Ибраһимов А.Р. чыгышы
2. "3 нче чирек нәтиҗәләре, алдагы чиреккә куелган бурычлар"-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина З.Ш.
3."Балаларның интернетка бәйлелеген ничек кисәтергә?". Язгы чорда балалар куркынычсызлыгы"-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Муллагалиева Г.Н.
-
"Зарница" уены 16.03.2017

Безнең мәктәпнең "Неудержимые" командасы район буенча оештырылган "Зарница" хәрби- спорт ярышында икенче урынга лаек булды. Җитәкчеләре: ТИН укытучысы Фазылҗанов Г.Г.
-
ВДПО-дан килгән белгечләр белән очрашу 16.03.2017

ВДПО-дан килгән белгечләр укучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча зянятие оештырдылар.
-
"Дулкыннар" конкурсы 15.03.2017

15 нче мартта безнең мәктәптән 5 нче класс укучылары Нәбиуллина Ә., Гыйлаҗиева Г. Республика буенча оештырылган "Дулкыннар" балалар иҗаты конкурсында катнаштылар. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытуысысы Нәбиуллина Г.Р.
-
13.03.2017

В МБОУ «Нижнеметескинская СОШ» под руководством учителя биологии и педагога-организатора с активистами РДШ была проведена природоохранная акция, посвящённая к Международному Дню птиц в рамках орнитологического проекта «Феникс». Цель данной акции: пропаганда идей охраны природы и птиц как неотъемлемой и необходимой составной части биосферы Земли. В рамках данной акции учащиеся подготовили своими руками скворечников, кормушек. Провели викторину на тему «Птицы-наши друзья
-
Йолдызлык-2017 11.03.2017

Сәнгатькә гашыйк укучыбыз Гыйлаҗиева Г. үз яшьтәшләре белән берлектә "Йолдызлык-2017" конкурсының муниципаль этабында катнашты һәм лауреат булды. Котлыйбыз!
-
Әниләр белән бергәләп 10.03.2017

6 нчы класс укучылары бүген әниләре өчен чын бәйрәм оештырдылар. Әниләр белән бергәләп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, кызыклы сорауларга җавап таптылар. Бәйрәм күңелле узды. Класс җитәкчесе Габдрахманова Н.Ш. көче белән төзелгән әлеге чара ирекле аралашу, укучыларның мөмкинлекләрен ачу өчен дә мөмкинлек тудырды.
-
"Неопалимая купина" конкурсының муниципаль этабы
09.03.2017
Янгын куркынычсызлыгы буенча Республика күләмендә оештырылган "Неопалимая купина" конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә чыгарылды. Мөндеш башлангыч мәктәбеннән Зиннәтуллина Алсу, Гарипова Әлфия 1 нче урын, Вафина Алзирә 3 урын алдылар
-
Бәйрәм концерты 07.03.2017 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап мәктәбебезнең егетләре бәйрәм концерты куйдылар. Рәхмәт СЕЗГӘ ЕГЕТЛӘР!!!

-
Бишек җырлары-халкым рухы 06.03.2017 Ана һәм Бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Ул сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Бишек җырлары-халкым рухы" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Максатыбыз яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә,аны намуслы, игелекле, ягымлы, кешелекле итеп тәрбияләүдә бишек җырларының әһәмиятен аңлату иде. Бала үсеп буйга җиткәч тә, әнисенең җырларын, аның йомшак кулларын, назлы карашын онытмасын иде.









