Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Фәнни-гамәли конференция. 04.04.2017 Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә районкүләмендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференция эшендә безнең мәктәп укучылары да катнашты Биология фәне буенча 11 класс укучысы Шиһабиева Энҗе, математика фәне буенча 7 класс укучысы Җиһаншина Дилбәр, тарих фәне буенча 7 класс укучысы Нәбиуллина Камилә, рус теле фәне буенча 8 класс укучысы Арсанва Чулпан чыгыш ясадылар һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларны конференциягә укытучылар Әскәрова Р.Ә., Закирова Л.Ә., Төхбәтуллина Л.Х., Фәйзрахманова Г.Р. әзерләде. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

-
Ата-аналар комитеты конкурсы 03.04.2017

Билгеле булганча, республикабызда “Дус , тату класс серләре” исемле конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның район этабында безнең мәктәптән 7 нче класс укучыларының ата-аналары катнаштылар. Комитет составында Нәбиуллина Гөлназ, Гайнетдинов Равил, Җиһаншина Сәкинә, Хәйретдинова Венера булдылар. «Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге:проблемалар һәм аларны хәл итү юллары» темасына проект якланды, класс, ата-аналар комитеты эшчәнлеге яктыртылган визит карточкасы һәм күргәзмә тәкъдим ителде. Мәктәп данын яклап чыгыш ясаган комитетка һәм 7 нче класс укучыларына диреция рәхмәтен җиткерә. МОЛОЦЫ!
-
"Илһам" яшь язучылар бәйгесенең икенче туры
03.04.2017
Бүген Арча педагогия көллиятендә "Илһам" яшь язучылар бәйгесенең икенче туры узды. Безнең мәктәптән "проза"номинациясендә 11 нче класс укучысы Нигъмәтҗанова Раидә, драматургиядә 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З. чыгыш ясап кайттылар. Кызларның җиңү яулауларын теләп калабыз.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 01.04.2017 Арча районы Урта Курса мәктәбе базасында 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедәдә безнең көрәшче егетләребез катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Үз үлчәвендә 7 класс укучысы Мәннанов Әлфис 2 нче урын, 8 класс укучысы Сабиров Алмаз 3 нче урын алды. Егетләрне чын күңелдән котлыйбыз. Ярышларга һәм тренировкаларга йөрткән әти-әниләренә рәхмәт белдерәбез. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.МОЛОДЦЫ!!!

-
Йолдыз Шәрәпова белән очрашу
01.04.2017
Бүген авыл китапханәсендә танылган балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова белән очрашу оештырылды. Кичәне китапханә мөдире Хәсәнова Р., 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З. алып барды. Бу кичәдә безнең мәктәптән башлангыч һәм 5 нче класс укучылары да катнашты. Алар язучының балаларга багышланган шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Язучы белән үткәрелгән әлеге кичәдән укучыларыбыз зур рухи азык алдылар.
-
"Музей эше активистлары" конкурсында катнашу 31.03.2017

Музей Советы членнары "Музей эше активистлары"конкурсында катнашу өчен материал туплыйлар. Җитәкчеләре: тарих, җәмгыять белеме укытучысы Закирова Л.Ә
-
Туризм буенча ярыш нәтиҗәләре
30.03.2017
Укучылар сарае Республиканың мәктәптән тыш үзәге белән берлектә район мәктәпләренең туризм түгәрәгенә йөрүче командалар арасында ярыш оештырды. 9 нчы класс укучысы Фазылҗанов Адель шәхси беренчелеккә ярышта II урынны яулады. Җитщкчесе: туризм түгәрәге җитәкчесе Җәләлиев И.И.
-
3 нче чире нәтиҗәләре буенча педагогик Совет утырышы 27.03.2017

Бүген бездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик Совет утырышы уздырылды. Утырышта 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча чыгыш ясалды. Директор Ибраһимов А.Р. 2 нче һәм 3 нче чирек нәтиҗәләре чагыштырылып анализланды, тәрбия эшенең торышына бәя бирде. Башлангыч сыйныф укытучысы Рәхмәтуллина А.Р. тарафынна осталык дәресе күрсәтелде. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина З.Ш. 4 нче чиреккә куелган максат һәм бурычлар белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Муллагалиева Г.Н. укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен тикшерү буенча диагностик материаллар тәкъдим итте. Эшлекле сәгать методик берләшмә утырышларында дәвам иттерелде.
-
Нәүрүзне каршылыйбыз 22.03.2017

Мәктәпнең еллар дәвамында кабатланып килә торган үз традицияләре бар. Шуларның чираттагысы-Нәүрүз бәйрәмен каршылау. Укучыларыбыз бу бәйрәмне сагынып көтеп алалар. Аларга бигрәк тә урамда, саф һавада оештырылган спорт уеннары ошый. Бу чарада коллективның һәр кешесе актив катнаша.
-
Ярминкәләр гөрләп узды 18.03.2017

Бүген безнең мәктәптә укучылар, ата-аналар һәм укытучылар көче белән ярминкә уздырылды. Инде күп еллардан бирле уздырылып килгән әлеге күмәк хезмәт зур тәрбияви әһәмияткә ия. Ярминкәдә һәр класс үз почмагын булдырды. Һәр укучы үз тырышлыгы хәзерләгән тормыш кирәк-ярагы тәкъдим итте. Җирлектә яшәүче халык, ата-аналар сату-алудан канәгать калдылар һәм коллективка рәхмәт җиткерделәр.








