Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Тукай укулары нәтиҗәләре 14.04.2017

Бүген Яңа Кырлай мәктәбендә VI Республикакүләм Тукай укулары үткәрелде. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Закирова Лилия Әхәтовна "Укыту-тәрбия процессында туган як тарихы" төркемендә 2 нче урынга лаек булды
-
Космонавтика көне рәсемнәрдә 13.04.2017

Башлангыч класс укучылары Космонавтика көне уңаеннан рәсемнәр ясадылар. Бүген әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Әлеге рәсемнәргә бәяне укучылар үзләре бирәчәк. Күргәзмәнең нәтиҗәләре 17 нче апрельдә линейкада игълан ителәчәк.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар : 12 апрельдә Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Ул илебез тапшырган эшне тиешле дәрәҗәдә үтәде. Классларда бүген гомуми тәрбия чаралары оештырылды. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, фильм карадылар. Укытучылардан Гыйбадуллин И.З, Нәбиуллина Г.Р., Закирова Л.Ә ачык класс сәгатьләре күрсәттеләр.
-
Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыйк! 11.04.2017

Бүген безнең мәктәптә район янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре катнашында "Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыйк!" темасына әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәдә югары класс укучылары катнашты.
-
Котлыйбыз! 10.04.2017

Казан федераль университеты үткәрә торган регионара предмет олимпиадаларында безнең мәктәп укучылары актив катнашалар. Олиvпиаданың беренче туры дистанцион үткәрелә. Дистанцион тур призерларыбыз ел да күп була. Бу уку елында КФУның үзенә барып, 2 турда катнашкан 10 класс укучысы Гыйбадуллина Әдилә җәмгыять белеме фәненнән 2 призлы урынга лаеклы булды. Котлыйбыз!
-
Тирә-ягыбыз чиста булсын! 08.04.2017

Чисталык айлыгы кысаларында һәр атнаны өмә оештырабыз. Укучылар мәктәп каршындагы карны тараттылар, мәктәп каршындагы мәйданны чүптән арындырдылар.
-
"Әлифба" бәйрәме 07.04.2017

Бүген 1 нче класс укучылары белән Әлифба бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә 5 нче класс укучылары, ата-аналар катнаштылар. 1 нче класс укучылары үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Кунакка килгән әкият геройларының сорауларына төгәл итеп җавап бирә алдылар. Әти-әниләр, мәктәп дирекциясе укучыларны шушы зур бәйрәм белән котлады, чараны оештырган класс җитәкчесе Хәйретдинова В.Р.-га рәхмәт җиткерде.
-
Республиканской антинаркотической акции «Будь готов! Скажи, нет!» 07.04.2017

Сегодня участников проекта «SаMоSтоятельные дети» провели антинаркотическую акцию «Будь готов! Скажи, нет!» Проводили с жителями села викторину «Знаешь ли ты закон?» и объясняли , что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемыми: будь то приобретение, хранение, транспортировка, продажа, организация потребления, изготовление, склонение к употреблению.
-
“Арча ягы- туган ягым” конференцияcе 06.04.2017

5 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә РСФСР ның аткзанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге I районкүләм “Арча ягы- туган ягым” фәнни -гамәли укучылар конференция үткәрелде. Конференция эшендә безнең мәктәптән 6 класс укучысы Сабирова Азалия катнашты. “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы” темасына чыгыш ясап II урынга лаек булды. Азалияне һәм укытучысы Закирова Л.Ә.ны уңышлары белән котлыйбыз!
-
“Сөйкемле Шүрәле” кул эшләре бәйгесе нәтиҗәләре 05.04.2017

Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Сөйкемле Шүрәле” кул эшләре бәйгесенең район этабында катнашып, 1 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нурзәдә 2 нче урынга лаек булды, ә калган укучылар төрле номинацияләрдә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Алдагы бәйгеләрдә дә укучыларга уңышлар телибез!








