Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Муниципаль олимпиада нәтиҗәләре 25.12.2017 Яңа ел бәйрәме алдыннан Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. 3 укучы җиңүче, 5 укучы призер булдылар. Менә алар: 10 класс укучысы Әүхәдиева Зәлифә (инглиз теле, укытучысы Исмәгыйлева Г.А., татар теле, укытучысы Габдрахманова Н.Ш., рус әдәбиятыннан, укытучысы Тухбатуллина Л.Х.), 7 класс укучысы Хәйретдинов Адель (технология, укытучысы Фазылҗанов Г.Г.), 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия (татар теле, укытучысы Габдрахманова Н.Ш., рус әдәбияты, укытучысы Шакирова Г.К.), 8 класс укучысы Сираҗиев Илнур (геология, укытучысы Гаффарова Д.В.), 10 класс укучысы Харрасова Ләйсән (татар әдәбияты, укытучысы Габдрахманова Н.Ш.). Олимпиадаларның республика этабында катнашучыларга уңышлар телибез. Молодцы!

-
Күңелле Яңа ел тамашасы 23.12.2017 Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә бәйрәм чаралары күп үткәрелә. Шул уңайдан, 22-23 нче декабрь көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бәйрәмнәре булып үтте. Бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр,абыйлар һәм апалар да килгән иде. Иң элек Яңа елны яхшы билгеләргә генә укып каршылаган, районда уздырылган олимпиадаларда төрле фәннәрдән җиңүче һәм призёр булган укучыларыбызны мәктәп директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы котлады. Шулай ук, мәктәп тирәсен төрледән-төрле матур сыннар белән бизәүдә, Яңа ел уенчыкларын үзенчәлекле итеп ясауда актив катнашкан барлык укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Бизәлгән чыршы тирәсендә укучылар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, җырладылар,биеделәр,тамаша күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.

-
Балмаскарад күңелле булды 22.12.2017 8-11 класс укучылары өчен оештырылган балмаскарад бик күңелле үтте. Кичәне 10 класс оештыруда башлап йөрде: сценарий төзү, музыка сайлау, репитицияләр... Матур биюләр, мәзәкләр, җыр белән кичәнең үткәне дә сизелмәде. Молодцы!

-
Белем арттырабыз 21.12.2017 Бүген бездә пенсия фонды хезмәткәрләре булды. Нәрсә ул пенсия, ул ничек исәпләнә, пенсиягә чыгу өчен кайчан әзерләнә башларга? Укучыларга бу һәм башка сорауларга җавап бирделәр. 2015 елда чыккан яңа канун нигезендә пенсияне исәпләүне аңлаттылар, һәр укучыга буклет өләштеләр.

-
Шугалакка рәхим ит! 20.12.2017

Мәктәп яны хоккей мәйданчыгында укучыларыбыз рәхәтләнеп тимераякта шуалар.
-
Математик КВН 20.12.2017

Математика укытучысы Әскәрова Резеда Әхәтовна 19 декабрь көнне 5 класс укучылары белән математик КВН үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Үзләренең фикерләү сәләтләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Уен укучыларга бик ошады.
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2017

Узган атнаны безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Мәктәп тирәсенә 1-11 нче сыйныф укучылары бик матур сыннар ясадылар. Молодцы!
-
Конкурс нәтиҗәләре 18.12.2017

Район күләмендә игълан ителгән “Минем яраткан әнием”дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Безнең мәктәпнең башлангыч һәм 6 нчы сыйныф укучылары бу бәйгедә катнашып, катнашучы сертификатына ия булдылар. Молодцы,укучылар!!!
-
Яшь уйлап табучылар конкурсының нәтиҗәләре 16.12.2017

Узган атнаны Балтач районында “Яшь уйлап табучы” республика конференциясе үткәрелде. Конференцияне оештыручылар-Татарстан республикасы уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр җәмгыяте һәм “Мәгариф” җурналы редакциясе. Бу ике оешма берничә ел рәттән мәктәп укучыларын уйлап табу һәм камилләштерү эшенә тарту, инновацион фикерли торган укучыларны табу максатыннан чыгып, эш алып бара.Традиция буенча призлы урыннарга лаек булучыларны,аларның җитәкчеләрен бүләкләү , җиңүче укыган мәктәптә оештырыла. Безнең мәктәп укучылары да әлеге бәйгедә 2014 нче елдан бирле катнашып киләләр. 11 сыйныф укучысы Бәдретдинов Айнур- 2нче урын,Хәйретдинов Адель катнашучы сертификатына ия булдылар. Фән-техника өлкәсендә беренче адымнарын ясаган укучыларыбызга һәм җитәкчеләре Фазылҗанов Гамир Габделхак улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да зур уңышлар сезгә!
-
Янгын куркынычсызлыгы бәйгесе 14.12.2017 Арча янгын бүлеге тарафыннан үткәрелгән кул эшләре бәйгесендә Мөндеш башлангыч класс укучылары теләп катшашты. Бәйгенең максаты: үсеп килүче яшь буынга кул эшләре аша, утның файдалы һәм начар якларын аңлату, янгында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, янгын коткаручы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйгегә төрле материаллардан эшләр кабул ителде, иң яхшы эшләр, Арча ВДПО оешмасына җибәрелде.









