Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Дулкыннар” бәйгесе 23.03.2018 Курайчы егетләребез Харисов Айбулат, Ситтиков Булат республика күләмендә оештырылган “Дулкыннар” бәйгесендә катнашып 1 дәрәҗә лауреат булдылар. Курайчыларыбызны һәм җитәкчеләре Харисов Р.Р. ны котлыйбыз!

-
Профтестирование 23.03.2018 Мәктәпкә бүген халыкны социаль яклау хезмәткәләре килде. 8-11 класс укучылары өчен эшче һөнәрләрне сайлауга юнәлдерелгән фильм күрсәтелде, тест үткәреп эш юнәлешләрен билгеләделәр.

-
Атналыкның соңгы көне 22.03.2018 Физика-математика атналыгын төгәлләп, 19 март көнне математика укытучысы Аскарова Р.А. 10-11 класс укучылары өчен “Математик карусель» исеме астында математик кичә үткәрде. Укучылар кызыклы конкурслар аша математиканың башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә булуына инандылар.

-
“Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе 21.03.2018 Укучыларыбыз “Мин һәм Кызыл китап” иҗади кул эшләре бәйгесенең республика этабында актив катнаштылар. 1 класс укучысы Бариева Гөлфинә, 2 класс укучысы Гыйлаҗиев Ранис призлы урыннарга лаек булдылар.

-
“Без бергә” иҗат фестивале 21.03.2018 Бүген авыл мәдәният йортында “Без бергә” иҗат фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Бу фестивальдә Түбән Мәтәскә, Лесхоз, Иске Кырлай, Казанбаш, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты. Укучылар төрле номинациядә үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Безнең мәктәп укучылары да алар белән беррәттән бик матур чыгышлар ясадылар.Молодцы!

-
Котлыйбыз! 20.03.2018 Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Үз тамырларыңны хәтерләп яшә...” VI республика күләмендәге туган якны өйрәнү-тикшеренү эшләре конференциясендә безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия видеороликлар номинациясендә “Бер хат тарихы” эше өчен икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

-
Атналык дәвам итә 17.03.2018 Мәктәбебездә әле дә математика атналыгы дәвам итә. Бу атнылыкны физика, математика, информатика укытучылары Аскарова Р.Ә.,Фазылҗанов Г.Г.,Фазылҗанова Н.М үткәрделәр. 7-11 нче сыйныф укучылары арасында Фазылҗанова Н.М. интеллектуаль уен үткәрде.Уенда укучылар логик фикерләүгә мисал, мәсьәләләр чиштеләр, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннең матурлыгын күрергә өйрәнделәр, төрле кызыклы конкурс һәм уеннарда катнаштылар.

-
Физиклар фокус күрсәтә... 16.03.2018 Математика, физика атналыгының иң кызыклы чарасы “Фокуслар кичәсе” булгандыр. Физика укытучылары Фазылҗанов Г.Г. һәм Фазылҗанова Н.М. җитәкчелегендә 7-11 класс укучылары-“фокусниклары” төрле могҗизалар күрсәттеләр: энә белән төртеп тә шарны шартлатмадылар, лимоннан ток таптылар, сыеклыкта “батмау” серен чиштеләр.

-
Математика-физика атналыгының икенче көне. 14.03.2018 Атналыкның икенче көнендә 7-9 класс укучылары өчен МИФ турнир үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен математика, физика, информатика фәннәреннән сынадылар. Җиңүче – 8 класс. 6 класс укучылары өчен “Халыкара π (пи)” саны көне” дигән математик кичә үткәрелде. Математика укытучысы Аскарова Р.А. π (пи) саны турында күп мәгълүмат бирде. Укучылар аңа багышлап үткәрелгән кызыклы конкурсларда көч сынаштылар.

-
Математика атналыгының беренче көне. 13.03.2018

Бүген математика укытучысы Аскарова Резеда Әхәт кызы 7-9 класс укучылары арасында “Көчсез звено” математик уены үткәрде. Укучылар алгебра, геометриягә кагылышлы сорауларга җавап биреп үзләренең математик белемнәргә ия булуларын күрсәттеләр. Иң көчле математик дигән исемгә 7 класс укучысы Гайнетдинов Илсаф лаек булды. Уен күңелле һәм мавыктыргыч булды. Укучыларга бик ошады.








