Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Кинофильм карадык 21.02.2018 Оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәптә «Офицеры» (реж. В.А.Роговой, 1971) кинофильмын карау оештырылды.

-
“Башваткыч” интеллектуаль уены 20.02.2018 Мәктәбебездә дүшәмбедән Туган тел атналыгы башланып китте. Набиуллина Гөлназ Ранифовна 5 нче, 6 нчы, 7 нче сыйныф укучылары арасында “Башваткыч” интеллектуаль уены үткәрде. Кроссворд туган тел көненә, кызыклы фактларга, мәктәп тормышына багышланган сораулардан тора иде. Уенда I урынны 9 балл җыеп 7 нче сыйныф укучысы Сабирова Азалия яулады, II урынны 7 балл җыеп 5 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Фирүзә һәм 6 нчы сыйныф укучысы Мәгъсүмова Эльвина бүлеште. Уен җыр-бию белән үрелеп барды. Укучылар һәм укытучылар уеннан бик канәгать калдылар.

-
Шарль Перро әкиятләренә сәяхәт 20.02.2018 Быел француз язучысы Шарль Перроның тууына 390 ел булды. Ул балаларның яраткан әкиятчесе. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары “Перро әкиятләренә сәяхәт” оештырдылар. “Кызыл Калфак”ның кәрҗинендәге дәү әнисенә дигән “тәмле бәлешләреннән сыйланып”, төрле әкиятләреннән сорауларга җаваплар эзләделәр, “Золушка” белән бергә балда булдылар, Маркиз Карабас Барабасның дусларына әверелделәр, “йокыга талган гүзәлгә” ярдәм күрсәттеләр. Укучылар, тагы бер кат, язучының әкиятләрендәге тылсым көче бары тик уңай сыйфатлар тәрбияләвенә төшенделәр.

-
Эш күрсәткән ирне ил онытмый! 19.02.2018 15 нче февраль - данлыклы шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы каһарманы, легендар шәхес Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Эш күрсәткән ирне ил онытмый!” исемле сәхнәләштерелгән чара күрсәттеләр. Әлеге чарада Муса Җәлилнең сугышка кадәрле язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырды, шагыйрьне сугышка озату мизгелләре яктыртылды. Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек!

-
«Аулак өй PARTY» 19.02.2018 В школе было проведено праздничное мероприятие для учеников старших классов (8-11 классы), посвященное «Дню Святого Валентина». Ученики 10-11 классов под руководством учителя английского языка Хайруллиной А.Д. с большим интересом и отдачей подготовились к празднованию дня влюбленных. Мероприятие, под названием «Аулак өй PARTY» велось на двух языках -татарском и английском, ученики показали свои познания в области английского языка участвуя в интересных конкурсах, домашних заготовочных номерах, также были спеты татарские песни, переведённые на английский язык. Праздник прошел очень красочно, весело и познавательно!

-
Оборона-масса айлыгы дәвам итә 18.02.2018 Республика күләмендә игълан ителгән оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәптә үткәрелгән чараларының берсе – биатлон ярышы. 7-11 класслар арасында үткәрелгән ярышта 7 класс командасы беренче, 10 класс командасы икенче урын алды. Ярышны тормыш иминлеге укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхак улы һәм физкультура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсур улы оештырды.

-
Ашытбашта узган көрәш нәтиҗәләре 17.02.2018 Шимбә көнне Ашытбаш авылы мәктәбендә 2005 нче елда туган һәм аннан да кече яшьтәге балалар арасында район беренчелегенә татарча көрәш ярышлары булып узды. Безнең мәктәпнең 6 класс укучылары ярышта катнашып призлы урыннар алдылар. 36 кг көрәшчеләр арасында Фазылҗанов Әмир, 40 кг көрәшчеләр арасында Рәхимов Илмир икенче урынга лаек булдылар.

-
Укытучылар чаңгы ярышында 16.02.2018

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы арасында чаңгы ярышлары үтте. 15 февральдә Арча стадионында укытучылар, балалар бакчаларында эшләүчеләр, мәктәп директорлары, техник хезмәктәрләре ярышты. Безнең мәктәп командасы да ярышларда актив катнашты һәм мәктәпләр арасында икенче урынны алды. Дәүләтбаев З.М., Җәләлиев И.И., Гайнетдинова А.А., Төхбәтуллина Л.Х., Хөсәенова Р. – СЕЗ молодцы!
-
Әфганчыларны искә алдык 15.02.2018 Мәктәбебездә 15 нче февраль — Әфган җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылган көн һәр ел зурлап искә алына. Быел да якташ әфганчы-интернационалист ир-егетләребез хөрмәтенә батырлык дәрее узды. “Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы, сез дә бу бурычны лаеклы үтәрсез дип ышанам”, - дип тәмамлады кичәне оештыручы тормыш иминлеге укытучыбыз Фазылҗанов Гамир Габделхак улы. Дәрестә катнашкан мәктәп укучылары тарихның шомлы елларын белеп, «Сугыш» дигән сүзнең ачы мәгънәсен аңлап, сабак кына түгел, үзләренә олы рухи байлык та алдылар.

-
Язучы Гайсә Гатауллинны искә алдылар 14.02.2018 Казан арты” тарих-этнография музеенда 14 февраль көнне үзенең әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре белән безгә яхшы таныш булган якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гайсә Госман улы Гатауллинның 70 яше тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.









