Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Арча тарихы турында яңа китап 27.01.2018 Арча үзәк китапханәсендә Артур Тумаковның Арча шәһәре тарихына багышланган «Арск. Новые подробности, факты и открытия» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәдә китапханәче, татар теле укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Раниф кызы катнашты.

-
Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2018 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, барлыгы 872 көнгә сузылган блокаданың тар-мар ителү көнен, Ленинград сугышында Җиңү көне дип тә атыйлар. Быел бу тарихи датага 74 ел тулды. Мәктәпнең тормыш иминлеге укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхак улы “Ленинград блокадасы” темасына 9-11 класс укучылары белән тарихи турнир үткәрде. Чара оборона-масса айлыгы кысаларында үтте. Мәктәп фойесына куелган “Блокада паегы” күргәзмәсен карап чолганышта калган ленинградлыларның авыр язмышы белән танышты укучылар. Зур югалтулар белән килгән Җиңүне онытырга хакыбыз юк.

-
Учителя обмениваются опытом 26.01.2018 Учителя нашей школы Шакирова Г.К., Тухбатуллина Л.Х., Арсаева Л.Р., Гибадуллина И.Г., Закирова Л.А. приняли участие в работе III Международной научно-практической конференции «Межкультурная коммуникация. Создание толерантного образовательного пространства». Конференция проводилась на базе Арского педагогического колледжа имени Г.Тукая.

-
Музейда булдык 25.01.2018 Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган мәктәп укучылар конференциясендә актив чыгыш ясаган 20 укучы 26 нчы январьда Ташкичү авылында яңа ачылган Мәрҗани музеена экскурсиягә барды. Укучылар Ташкичү мәктәбе белән таныштылар. Мәктәп директоры Гыйбадуллин Илгиз Илсурович, безнең Түбән Мәтәскә мәктәбен тәмамлаган укучы, безне җылы каршы алды.Туган як тарихы музее белән таныштык. Бер мәктәптә ике музейлары бар Ташкичүлеләрнең. Иң матур хисләр Шиһабетдин Мәрҗани музее белән танышудан булгандыр, мөгаен. Мәрҗани туганы, язучы Мәхмүт Галәүнең гыйбрәтле язмышы белән таныштык. Безгә күп һәм файдалы информация биргән укытучылар Әхмәдуллина Алсу Тәфкилевнага һәм Хәкимҗанова Резеда Ринатовнага зур рәхмәт. Ташкичү авылындагы иң борынгы архитектура корылмасы булган, 198 элек төзелгән мәчет белән таныштык, янында фотога төштек. Экскурсия һәркемгә ошады.

-
Кошлар өчен ашханә 23.01.2018 Кыш көне бездә кышлаучы кошлар нәни канатларын җилпеп, аннан-моннан азык эзлиләр.Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә, кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, Россия укучылар хәрәкәте (РДШ) активистлары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Алар мәктәп янындагы агачларга эленгән җимлекләргә көн саен төрле ярмалар салып, кошчыкларыбызны сыйлыйлар. Кыш җиттеме кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: -Рәхим итеп ашагыз!

-
Республика олимпиадасы призеры 22.01.2018 10 класс укучысы Әүхәдиева Зәлифә “Путь к олимпу» республика олимпиадасында катнашып инглиз телен яхшы белүен раслады, призер булды. Зәлифәне һәм укытучысы Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовнаны котлыйбыз, алда яңа уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 20.01.2018 Шушы көннәрдә пожар куркынычсызлыгы темасына ВДПО оешмасы үткәрелгән кул эшләре бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Мөндеш башлангыч мәктәбеннән 1-3 нче сыйныф укучылары арасыннан Фәләхов Ильяс, Зиннәтуллина Нурзадә, Зиннәтуллина Алсу һәм Зиннәтуллин Самат төрле номинацияләрдә 1, 2, 3 нче урыннар алып, бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Укучыларга башка бәйгеләрдә дә иҗади уңышлар телибез.

-
Шорт-трек буенча беренче! 19.01.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Илгизэр 4-5 нче сыйныф укучылары арасында район беренчелегенә шорт-трек буенча зона этабында 1 нче урынны яулады. Илгизәрне әлеге җиңүе белән котлыйбыз!

-
“Без тарихта эзлебез” мәктәпкүләм фәнни-гамәли конференция 18.01.2018

Бүген Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап мәктәптә “Без тарихта эзлебез” укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. «Мәрҗани безнең таңыбызның Чулпаныдыр» (Г.Ибраһимов) – Ш.Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм иҗади мирасы турындагы юнәлеше, «Туган як пейзажы» – география юнәлеше, «Без тарихта эзлебез» – тарих юнәлеше, “Гаилә ядкаре”- музей юнәлеше буенча эзләнү эше, реферат, доклад, фото, рәсем белән катнашты конференция эшендә укучылар. Мәгърифәтченең тормыш юлы, гаиләсе һәм нәсел дәвамчылары, фәнни мирасы, карашлары турында эзләнү эшләре тулы эчтәлек белән язылган. Конференция эшендә 6, 8 класс укучылары актив катнашты.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел 16.01.2018 Милләтебезнең горурлыгы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 16 январьда 200 ел тула. Безнең өчен өчен зур вакыйга, олы дата. Ул безнең якташыбыз. Әтнә районы Ябынчы авылында туса да, бала вакыты, яшүсмер чоры Арча районы Ташкичү авылында үтә. Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Бөек шәхесебезгә багышлап бүген 8 класста Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович Мәрҗәни дәресе үткәрде. Олуг галимнең биографиясе, эшчәнлеге белән таныштылар. 18 январь көнне Ш.Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап “Без тарихта эзлебез” мәктәпкүләм укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.









