Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Кошлар – безнең дуслар 18.04.2018 Бүген мәктәптә экология айлыгы кысаларында табигать фәннәре атналыгы дәвам итте. Ул канатлы дусларыбыз - кошлар темасына багышланган иде. Атна дәвамында укучылар рәсемнэр ясап алып килделәр. Чараны химия-биология укытучысы Бариева Э. Ш. әзерләде

-
Котлыйбыз 17.04.2018 Профсоюз хезмәткәрләре арасында үткәрелгән теннис, бадминтон ярышларында призлы урыннар алган укытучыларыбыз Дәүләтбаев З.М.ны, Шиһабиева Л.Р. ны, Җәләлиев И.И.ны котлыйбыз!

-
Поздравляем! 17.04.2018 13 апреля 2018 года на базе ГБУ ДО «Республиканский центр внешкольной работы» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Ватаным Татарстан» («Моя Родина Татарстан»), посвященной 100-летию ТАССР и дополнительного образования. На этой конференции принял участие ученик 6 класса нашей школы Габдрахманов Нияз и занял 3 место. Поздравляем!

-
Балачакның тугры илчесе 16.04.2018 Быел балалар язучысы Дәрҗия Аппаакованың тууына 90 ел булу уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Балачакның тугры илчесе” исемле китап укучылар бәйгесе үтте. Укучылар язучының «Сөяк саплы пәке», “Сараның башыннан үткәннәре», «Шыгырдавыклы башмаклар», «Кечкенә Бануның тарихы» әсәрләренә тирәнтен тукталып, ярлы крестьян балаларының кызганыч язмышлары турында сөйләделәр. Бәйгедә бик акив укучылар булып Фәләхов Ильяс, Зиннәтуллина Нурзадә, Насыйбуллин Ислам, Хөсәинов Кәримнәр танылды.Әйе, чыннан да, Дәрҗия Аппакова әсәрләре балаларга әхлак тәрбиясе бирү ягыннан отышлы: ул гадел, батыр, ярдәмчел, тәртипле булырга өйрәтә. Геройлары да үзләренең кылган ялгыш эшләре өчен үкенә һәм яхшы якка үзгәрергә тели.

-
«Куркынычсыз тәгәрмәч-2018” 16.04.2018 14 нче апрель көнне «Куркынычсыз тәгәрмәч-2018” республика бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бәйгедә барлыгы 34 мәктәп катнашты.Безнең мәктәптән 3,4, 5 нче сыйныф укучылары Хөсәенова Фирүзә, Сабирова Айгизә, Гайнетдинов Айзат, Шигабиев Ильсаф катнашты.Укучыларыбыз командалар арасында беренче ярдәм күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, велосипедта фигуралы йөрү буенча көч сынаштылар. Ярышка әзерләгән укытучыларыбыз Фазылҗанов Г.Г һәм Сәгъдиева Х.К. зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

-
Табигать фәннәре атналыгы. Зирәкләр һәм тапкырлар ярышы. 16.04.2018 Мәктәптә экология айлыгы кысаларында табигать фәннәре атналыгы башланып китте. География укытучысы Гаффарова Д.В. 10 һәм 11 нче сыйныфлар арасында “Зирәкләр һәм тапкырлар ярышы” уздырды. Ярышта 11 нче сыйныф укучылары җиңде.

-
«Экологическая безопасность в ракурсе Хартии Земли» 15.04.2018 На Республиканской научно-практической конференции «Экологическая безопасность современных социально-экономических систем в ракурсе Хартии Земли» наша ученица 8 класса Набиуллина Камиля Ренатовна заняла 3 место (руководитель Маннанова Л.Р.). Поздравляем!

-
Интеллектуальная игра «Счастливый случай» 14.04.2018 Чтобы проверить свои знания по русскому языку, показать смекалку, логику, находчивость, учитель Тухбатуллина Л.Х. провела с учащимися 5-6 классов интеллектуальную игру «Счастливый случай». Соревновались две команды: «Знатоки» и «Грамотеи». Всего в игре было 8 геймов: « Дальше, дальше…», «Ты – мне, я – тебе», «Заморочки» из бочки», «Тёмная лошадка», «Ералаш», «Черный ящик», «Блиц- турнир для капитанов», «Гонка за лидером». Лучшими языковедами стали участники команды «Грамотеи». Молодцы!

-
Котлыйбыз! 14.04.2018 Казан шәһәренең 139 нчы гимназиясендә 9 нчы төбәкара «Россия династияләре» конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Арча районы мәктәпләренең 7 укучысы әлеге конкурста 1нче, 2 нче урыннарны алып, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломын һәм истәлекле бүләкләр алып кайттылар. 7 сыйныф укучысы Азалия Сабированың үз гаиләсе турындагы эзләнү эше 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” 13.04.2018 13 нче апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле фәнни-гамәли конференцияcе үткәрелде.Конференциядә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Зиннәтуллина Нурзадә (җитәкче Гыйбадуллина И.Г) “Аылыбызның чишмәләре” исемле фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясап, катнашучы сертификатына ия булды.









