Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Исәнме, МӘКТӘП! 01.09.2018 Сагынып көткән уку көннәребез башланды. Мәктәптә тантаналы линейка бик матур үтте. Береняе класска 6 укучы керде. Аларны котларга әти-әниләр, район администрациясе һәм мәгариф идарәсе вәкилләре килде, бүләкләр тапшырдылар. Җәй буе фермер хуҗалыкларына булышкан укучыларга да бхләк бирелде. Хәерле сәгатьтә!

-
1 нче сентябрь – Белем бәйрәме 01.09.2018 1 нче сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да. Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бәйрәм тантанасы күңелләргә хуш килерлек, үзенчәлекле узды. Беренче сыйныфка килгән балаларның канатлана-канатлана шигырьләр сөйләве, чын күңелдән җырлаулары сабыйларын тәүге мәртәбә белем йортына алып килгән кайсы гына әти-әнинең күңелен кузгатмады икән?! Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз Садриева Рәйхана Габделбәр кызы, Камалиева Фирдания Әдһәм кызы чакырылган иде. Алар яңа уку елында хезмәт уңышлары, укучыларга тырышып укырга, тормышта югалып калмыйча, туры юлдан атлап баручы, киләчәгебезне төзүче, заманга лаек уллар, кызлар булып үсеп җитүләрен теләделәр . Иске Кырлай авыл җирлегеннән килгән кунагыбыз Гайсина Рәйсә Гыйният кызы 1 нче сыйныфка керүче укучыларга бәйрәм бүләкләре тапшырды, котлау сүзләрен җиткерде. Ә аннары укучылар беренче - Тынычлык дәресендә катнашып, әлеге гади сүздә күпме мәгънә ятканын тирәнтен аңладылар.

-
Мәктәпләр ярминкәсе 29.08.2018 Республика көне уңаеннан үткәрелгән мәктәпләр ярминкәсендә актив катнаштык.

-
Педагогик совет утырышы 28.08.2018 Беренче педагогик совет утырышы булып узды

-
Укытучыларның август киңәшмәсе. 27.08.2018

Районда үткәрелгән укытучыларның август киңәшмәсендә безнең мәктәп тә актив катнашты. Россия укучылары хәрәкәте активистлары күргәзмә чыгышында уңышлы чыгыш ясадык.
-
Подача заявления на приём в 1 класс 08.08.2018

С 1 февраля 2018 года начинается приём заявлений в 1 класс МБОУ "Нижнеметескинская СОШ"
-
Котлыйбыз! 01.06.2018 Россия укучылар хәрәкәтендә актив катнашкан өчен РӘХМӘТ ХАТЫ белән бүләкләнде мәктәп.

-
Уку елын төгәлләдек! 31.05.2018 1-8, 10 класс укучылары өчен җәйге каникуллар башлана. Бүген 2017-2018 нче уку елына йомгак ясалды. Укуда, иҗатта, спортта алдынгы укучыларга Мактау кәгазьләре бирелде.

-
“Иң нәтиҗәле класс” күчмә кубогы 30.05.2018 Мәктәп директоры Дәүләтбаев З.М. приказы нигезендә мәктәпнең “Иң нәтиҗәле классы” күчмә кубогы булдырылды. Олимпиада нәтиҗәләре, уку сыйфаты, конкурс-конференцияләрдә катнашу төп критерийлар булып тора. Кубок 10 класска тапшырылды.

-
Котлыйбыз! 28.05.2018 Республика күләмендә үткәрелгән “Мирас – Татарстан Республикасы мәдәни мирасы балалар күзлегеннән” конкурсында 9 класс укучысы Арсаева Чулпан һәм 10 класс укучысы Сибагатуллина Илүзәнең “Казиле мәчете” социаль проекты икенче урынга лаек булды. Кызларны, җитәкчеләре Закирова Л.Ә. котлыйбыз!









