Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
4 нчеләр бәйрәме 25.05.2018 Мәктәпнең 4 укучысы 4 нче классны тәмамлап 5 нче класска күчәләр, гомуми белем баскычының беренче этабын тәмамлыйлар. Алар өчен бүген педагог-организатор Сәгъдиева Халисә Камилевна җитәкчелегендә бәйрәм оештырылды.

-
Соңгы кыңгырау 24.05.2018 24 нче май көнне мәктәптә 11 һәм 9 класс укучылары өчен сөңгы кыңгырау яңгырады. Чыгарылыш укучыларын котларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре, авылдашыбыз Шәяхмәтова Роза Искәндәровна, Арча районы мәгариф идарәсе начальнигы Ибраһимов Алмаз Ринатович, Иске Кырлай җирлеге Башлыгы Сираҗетдинов Фәргать Гарәфетдинович, “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Сабиров Айдар Фаритович килде. Имтиханнарда уңышлар сезгә, чыгарылыш укучылары!

-
Хәрби хәзерлек җыеннары 23.05.2018 19-23 нче майда Зур Бирәзә янындагы чыршылыкта 10 класста укучы егетләр өчен хәрби–кыр җыены башланып китте. Анда район мәктәпләре, Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллиятеннән 144 бала катнашты.

-
Татарча көрәш 21.05.2018 20 майда “Арча” спорт комплексында “Ак барс” агрокомплексы” призына 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча турнир үтте. Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тәбрикләде. Көне буе барган кызыклы бәйгедә безнең укучылар да катнашты. Үз үлчәвендә абсолют батыр калучы 8 класс укучысы Әлфис Мәннанов көрәш символы - тәкә белән бүләкләнде.

-
Всероссийская акция «Стоп ВИЧ/СПИД» 19.05.2018 Ежегодно в третье воскресенье мая принято вспоминать людей, умерших от СПИДа.

-
Котлыйбыз! 18.05.2018

18 нче май Халыкара музейлар көне. Район күләмендә үткәрелгән мәктәп музейлары арасындагы ярышта безнең музей иң яхшыларның берсе булды. Музей җитәкчесе Закирова Л.Ә. район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты һәм Арча муниципаль башкарма комитеты һәм "Казан арты" тарих-этнография музее Дипломы һәм бүләк-сертификат белән бүләкләнде.
-
“Кадерле истәлек” бәйгесе нәтиҗәсе 18.05.2018 Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре газетасы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, ДОСААФ оешмасы белән берлектә мәктәп яшендәге балалар арасында “Кадерле истәлек” бәйгесе оештырды. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс “Әбием чулпылары” эше белән катнашып, III дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләкләр иясе булды.

-
“Киләчәк” проектлар бәйгесе 16.05.2018 15-16 май көннәрендә Арча укучылар сараенда район күләмендә укучыларның “Киләчәк” проектлар бәйгесе булды. Бәйге өч номинациядә үтте: эшмәкәрлек, техник һәм социаль. 7 класс укучысы Хәйретдинов Адель, 8 нче класс укучылары Бариева Эльвина һәм Зиннатуллина Динә, 11 класс укучысы Гаффарова Әнисә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләрне көтәбез.

-
Котлыйбыз! 15.05.2018 Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, ДОСААФның район оешмасы белән бергә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе конкурс игълан иткән иде. Конкурсның исеме — “Кадерле истәлек”. Бу конкурста Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф, үзенең бабаларыннан калган ядкярләр турында язып, II дәрәҗә диплом һәм бүләккә ия булды. Аны уңышы белән котлыйбыз.

-
9 нчы май-Җиңү бәйрәме 11.05.2018 Һәрберебез өчен дулкынландыргыч булган 9 нчы Май бәйрәме уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә 8 нче Май көнне митинг үтте. Кызганыч, авылда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да юк. Тыл хезмәтчәннәре дә азая. Туган илебез бәйсезлеге, киләчәк буынның имин яшәве өчен алар гомерләре белән түләделәр. Сугыш кырында башларын салган, кайткач вафат булган авылдашларыбыз рухына Кәниф хәзрәт дога кылды. Митингтан соң укучылар тыл ветераннары Хәләлия апа, Нәвәйлә апаларны котладылар. Алар сугыш чоры хәтирәләрен сөйләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. 9 нчы май көнне 2 нче класс укучысы Харрасова Гүзәл “Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә” район конкурсында катнашкан дипломант буларак “Әдәби мәйдан”да чыгыш ясады. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!









