Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
“Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” 28.04.2018 27 нче аперль көнне Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем учреждениесендә туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Кәрим «Арча муниципаль районының символикалары- гимн, герб, флаг”дигән темага уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Кәримгә киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
Габдулла Тукай туган көн 26.04.2018 26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Тукай абый, рухландырдың безне иҗатка” исемле Әдәби мәйданчык оештырылды. Мәйданчыкта укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, Г.Тукай әсәрләрен сөйләделәр, Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар һәм курай моңнарын яңгыраттылар. Әдәби мәйданчыкны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы оештырды, сәнгать җитәкчеләре – Харисов Рәдис Рафис улы һәм Харисова Чулпан Фирдант кызы. Мәйданчык барысына да ошады.Киләчәктә дә укучыларыбызга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗади уңышлар телибез.

-
Зимний туризм 24.04.2018 21 апреля на базе МБОУ «Лесхозская ООШ» прошли лично-командные соревнования по спортивному туризму в условиях спортзала среди обучающихся ОУ района. На соревнованиях приняли участие и наши юные туристы. По итогам соревнований в командном зачете команда школы 3 место! Поздравляем! Молодцы!

-
Атналыкка йомгак 23.04.2018 Химия-биология атналыгына йомгак ясалды. Призлы урыннар алучыларга мактау кәгазе тапшырылды.

-
Шагыйрә белән очрашу. 21.04.2018

Районыбызның Орнашбаш авылында туып, Казанбаш авылында үскән, ә хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче шагыйрә Мәрдәнова Флера апа белән очрашу булды мәктәбебездә. Флера Госмановна бик матур тәрбия дәресе үткәрде: шигырьләр укыды, кызыклы хикәяләре белән таныштырды, китапханәгә өр-яңа китабын бүләк итте.
-
“Яшь химиклар” кичәсе 20.04.2018 Бүген мәктәптә 7-11 класс укучылары өчен “Яшь химиклар” кичәсе үткәрелде. Укучылар химия буенча белемнәрен сынадылар. Ә иң яхшы “химиклар” укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Кичәне химия-биология укытучысы Бариева Э.Ш. оештырды.

-
Районда Тукай көннәре 20.04.2018

18 нче апрельдә “Тукай, Тукай синең моңны тыңлый, туган халкым әле бүген дә” дип исемләнгән районкүләм вокал конкурсында 6 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәл II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Җитәкчесе Харисов Р.Р. ны һәм Гүзәлне котлыйбыз!
-
Китапханәдә 19.04.2018

6 класс укучылары Арча шәһәренең Үзәк китапханәсе белән танышып кайттылар. Кинозалда булдылар. Заманча китапханә хезмәт күрсәтүләре белән таныштылар.
-
“Арча энҗеләре” конкурсы 18.04.2018 Башлангыч класс укучылары район күләмендә игълан ителгән “Арча энҗеләре” конкурсында катнашырга булдылар. Әдәбият-сәнгать музеенда, “Әлифба” музеенда булдылар. Арча шәһәренең һәйкәлләре белән таныштылар.

-
“Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка, кылларың!” 18.04.2018 16 нчы апрель көнне Өчиле төп мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр, скрипка, кылларың!”- дип исемләнгән районкүләм иҗат фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең музыка укытучысы Харисов Р.Р укучылары Харисов Айбулат I , Ситтиков Булат һәм Гыйлаҗиев Ринас II, Габдрахманов Инсаф III дәрәҗәле лауреат исемнәренә лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез.Молодцы!









