Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 271 272 273 274 275 276 277 278 279 ( 280 ) >>
-
Рабит Батуллага 80 яшь 27.03.2018 Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан 26 март көнне Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда әдәби-музыкаль очрашу узды. Очрашуда катнашу өчен Казаннан Рабит Батулла һәм каләмдәшләре – драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; шагыйрь Наил Касыймов; язучылар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре дә кайткан иде. Очрашуда мәктәп укучылары,татар теле һәм әдәбияты укытучылары, авылыбызның өлкән буын кешеләре, Арча педагогика көллиятеннән укучылар да катнашты. Кичә җыр һәм биюләр белән аралашып барды.

-
Котлыйбыз!!! 26.03.2018

Бүген мәктәбебезнең хатын-кыз укытучылар командасы Яңа Кишет мәктәбе базасында узган волейбол ярышында 2 урын, ир-ат укытучылар командасы Яңа Кенәр мәктәбе базасында узган волейбол ярышында 3 урынны яулап кайттылар. Командаларны зур уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә зур уңышлар теләп калабыз.
-
"Созвездие-Йодызлык"-2018 24.03.2018

Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства «Созвездие–Йолдызлык» является крупным фестивальным движением республиканского масштаба в области современного эстрадного искусства, который способствует творческой реализации талантливых детей и молодежи. Достигнув высокой оценки общественности и представителей органов государственной власти Республики Татарстан выступлениями коллективов и исполнителями фестивального движения, фестиваль проходит под патронажем Президента Республики Татарстан.
Ссылка на сайт фестиваля -
http://www.yold.ru/
-
Рәхмәт сиңа, Әлифба! 23.03.2018 Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үтте. Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма балалар тырыштылар, өйрәнделәр. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр. Бүген 1нче сыйныфтагы барлык балалар да укый, яза, саный, исәпли беләләр. Балаларның Әлифбаны яхшы үзләштерүендә әти-әниләрнең дә өлеше бик зур. Әти-әниләр балалары белән өр-яңадан Әлифбаны укып чыктылар. Балаларның иң якын киңәшчеләре, ярдәмчеләре булдылар.

-
22 март- Су ресурсларын саклау көне 22.03.2018 22 март Су ресурсларын саклау көне уңаеннан 5-8 класслар катнашында "Су гаҗәеп матдә " темасы буенча класстан тыш чара үткәрелде.8 класс укучылары суның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте, суны саклап тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.Тема буенча кроссворд чиштеләр, видео карадылар.

-
Волейбол ярышына әзерләнәбез. 22.03.2018 Яңа Кишет мәктәбе базасында булачак волейбол ярышына укытучыларыбыз әзерлекне дәресләрдән соң алып бара. Уңышлар Сезгә, укытучылар!!!

-
Нәүрүз котлы булсын! 21.03.2018 Бүген, озайтылган көн төркеменә йөрүче балалар, Г.Тукай музеенда “Нәүрүз бәйрәме”ндә катнаштылар. Бәйрәмдә бик күп төрле уеннар уйнадылар, бер – берләренә матур теләкләр теләштеләр. Уеннардан соң, кышны озатып, карачкы яндырылды. Бәйрәм ахырында һәр кеше карга боткасы һәм чәй белән сыйланды.

-
Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең район туры. 21.03.2018 Бүген Яңа Кырлай мәдәният йортында Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең район туры узды. Укучылар конкурска бик тырышып әзерләнгәннәр. Һәркайсы мактауга лаек. Бу бәйгедә безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар. Аларга киләчәктә уңышлар телибез!

-
Биология-химия атналыгы. VI көн 19.03.2018

Биология-химия атналыгы кысаларында югары класс укучылары өчен "Яшь химиклар" бәйгесе оештырылды.Укучылар химия фәне буенча төпле белемнәрен күрсәттеләр. Балык та тоттылар, кызыклы сорауларгада җавап бирделәр.
-
Биология – химия атналыгы. VI көн. 19.03.2018 10 класс кызлары 5 класс укучыларына “Табигатьне саклау проблемалары” дигән темага тәрбия сәгате үткәрделәр. Укучылар бергәләп, Киләчәктә ни булыр? дигән сорауга җавап эзләделәр. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәммәбезнең дә уртак бурычы икәнлегенә инандылар.














