Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең мәктәп туры. 18.03.2018

Бүген бездә Республикакүләм халык балалар иҗаты “Без бергә” конкурс фестиваленең мәктәп туры узды.Укучылар төрле номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш тырышып, җиренә җиткереп әзерләнгән. Укучылар бик теләп катнаштылар. Мәктәп турыннан узган укучылар 21 март көнне район турында катнашачаклар. Аларга уңышлар телибез.
-
Ветераннарыбызны онытмыйбыз. Мәрхәмәтлелек атналыгының алтынчы көне 17.03.2018

Бүгенге көннең максаты ялгыз ветераннарның хәлен белү, аларга ярдәм итү иде. Шушы уңайдан 6 класс укучылары, педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н. җитәкчелегендә пенсионер укытучы Гатауллин И.М.ның өендә булдылар. Алар пенсионер укытучының хәлен белделәр. Илгизәр Мингалиевич бик сөенде, укучыларга рәхмәт эйтте.
-
Биология-химия атналыгы. V көн 17.03.2018

Биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы башлангыч классларда “Урман аланына сәяхәт” дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек ияләре турында белемнәрен киңәйттеләр. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. 5 класс укучылары “Мин табигатьне саклауга нинди өлеш кертә алам” дигән темага мини инша яздылар.
-
Файдалы очрашу. 16.03.2018

Бүген мәктәбебездә янгын күзәтчелеге инспекторы Сотов А.Ю. һәм ОСВОД вәкиле Лесенко А.П. укучылар белән очраштылар. Алар укучыларны, бик үтемле итеп, янгын куркынычсызлыгы һәм сулыкларда , су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Укучыларның бу өлкәләрдә булган белемнәрен дә тикшереп карадылар.
-
Биология – химия атналыгы. IV көн. 16.03.2018 Бүген 8 класста табигатьтәге экологик проблемалар турында әңгәмә үткәрелде. 10 класс егетләре эчтәлекле чыгыш ясадылар. Укучылар табигатьтәге чисталык үз кулыбызда булуын аңладылар.

-
Мәрхәмәтлелек атналыгының бишенче көне 16.03.2018

Бүгенге көннең максаты сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм укучыларның физик әзерлекләрен арттыру иде.Шушы уңайдан укучылар арасында төрле спорт уеннары уздырылды. Аеруча турникта тартылуга зур игътибар бирелде. Укучылар бик теләп ярышларда катнаштылар.
-
Сынау имтиханнары дәвам итә 16.03.2018

9,11 класс укучыларының сайлап алу фәннәреннән имтиханнары дәвам итте.Буген алар литература,информатика ,җәмгыять белеме,география фәннәре буенча белемнәрне барладылар.
-
Биология-химия атналыгы. III көн 15.03.2018 Бүген химия-биология укытучысы Шакирова К.Д. "Таныш булыгыз, химия" исемле кичә үткәрде. 10 класс укучылары белән берлектә 7 класс укучыларына кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. "Торт" та пешерделәр, сөт һәм компот та ясадылар. Хәтта корабльне яндырып суга да батырдылар. 7 класс укучыларына бу тәҗрибәләр бик ошады. Химиянең мавыктыргыч фән икәненә төшенделәр.

-
Мәрхәмәтлелек атналыгының дүртенче көне
15.03.2018
Мәрхәмәтлелек атналыгы кысалалында бүген "Обелискка юл" оперциясе узды. Тарих укытучысы Шигапова Г.Х. җитәкчелегендә бер төркем укучылар обелискны кардан чистартып кайттылар.
-
Белемнәрне барлыйбыз 15.03.2018

Химия ,биология атналыгы кысаларында 9,11 классларда сайлап алу фәннәреннән сынау имтиханнары узды.Укучылар үз белемнәрен биология,химия фәннәреннән барладылар.













