Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
“Әфганстан, исемең шигъри синең...” 16.02.2018 Мәктәбебездә Әфганстаннан совет сугышчыларының чыгарылуына 29 ел булу уңаеннан “Әфганстан, исемең шигъри синең...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә 10 һәм 7 класс укучылары Әфганстанда хезмәт итүчеләр хөрмәтенә шигырьләр, җырлар башкардылар. Тарих укытучысы Шигапова Г.Х. Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлаган сугышчы-интернационалистлар турында кыскача мәгълүмат бирде. Укучылар бу сугышта башларын салган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган авылдашыбыз Гарипов Нәҗип Нәкыйп улы хөрмәтенә куелган мемориаль такта янына тере чәчәкләр куылды.

-
Сынау имтиханнары алу дәвам итә 15.02.2018

Бүген 9 класс укучылары сайлау фәннәреннән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Укытучылар ярышты. 15.02.2018 Бүген Арча стадионында мәгариф идарәсенең профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышлары узды. Бу ярышта безнең мәктәп командасы да актив катнашты. Алар дистанцияләрне уңышлы үтеп, мәктәп данын якладылар.

-
Юнармиячеләр ярышты. 14.02.2018

14 февраль көнне Арча шәһәренең 5 нче номерлы гимназиясендә районкүләм хәрби-патриотик “Аҗаган” уеннары уздырылды. Безнең мәктәптән 8 егет һәм 2 кыз актив катнашып, яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр, хәрби күнекмәләр алдылар.
-
Котлыйбыз! 12.02.2018 Мәктәбебезнең 5 нче сыйныфлар җитәкчесе Кәбирова Әнисә Рәшит кызы һәм педагог-оештыручысы Шәрәфетдинова Гөлзада Нуриәхмәт кызы районкүләм “Ел класс җитәкчесе” һәм “Ел педагог-оештыручысы” конкурсларында актив катнаштылар һәм үзләренең яхшы тәрбия бирүчеләр икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булуын теләп калабыз.

-
8 февраль - Яшь антифашистлар көне 09.02.2018 Бүген мәктәбебездә 5-8 класс укучылары катнашында “Яшь антифашистлар көне” нә багышланган тәрбия сәгате үтте. 10 класс укучылары, тарих укытучысы Шигапова Г.Х. җитәкчелегендә, укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бергә туган илебезне фашистлардан азат итүгә үзләренең гомерләрен биргән яшь антифашистлар – герой пионерларның исемнәре һәм батырлыклары белән таныштырдылар. Алар мәңге яшь буын булып безнең хәтердә сакланырлар. Мәңгелек дан аларга!!!

-
Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда кунакта. 09.02.2018

Бүген 5 укучылары класс җитәкчеләре Кабирова Ә.Р. һәм педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н җитәкчелегендә Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда кунакта булдылар. Музей хезмәткәре Йосыфҗанова Нүрия апа укучыларга А.С.Пушкинны искә алу кичәсе уздырды. Кичәдә укучылар Г.Тукай әсәрләре белән А.С.Пушкин әсәрләреннән торган викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Кичә бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары 08.02.2018 Кыш - тылсымлы вакыт. Ләкин елгаларда ялтырап яткан боз катламы һәм тау көртләре кеше өчен куркыныч та тудырырга мөмкин. Бүген 9 нчы сыйныфта нәкъ менә шул хакта сүз барды. Көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре: Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш. Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк. Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк. Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк. Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк. Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк. Кая да булса чана, чаңгы шуарга барасыз икән, иң элек якыннарыгызга әйтеп китү кирәк, зур кар өемнәре янына бармаска, кычкырып сөйләшмәскә, таулар янында шартлаткычлар кулланмаска, үзең белән кәрзле телефоныңны йөртү дә мөһим.

-
Киләчәккә хат. 07.02.2018 Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар конкурсы үткәрә. Аның төп максаты балалар арасында эшче һөнәрләргә карата кызыксынуны арттырудан гыйбарәт. Конкурсның республика этабында катнашып , 9 нчы сыйныф укучылары Закиров Р. һәм Гайфуллин Р. (җитәкчеләре Зарипова М., Гайфуллина Л.) лауреат исеменә лаек булдылар. "Хезмәт дөрес сайланган булса, бәхет кешене үзе эзәп таба",- дигән өлкәннәр. Укучылар, киләчәккә билет сайлаганда уңышлар телибез сезгә!

-
Республикакүләм үткәрелгән татар әдәбияты буенча олимпиада. 07.02.2018 Республикакүләм үткәрелгән татар әдәбияты буенча олимпиадада Х класс укучысы Фазылҗанов Айтуган Айдар улы призер булды. Аны бу зур җиңүе белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.














