Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Гер күтәрү буенча безнекеләр беренче! 07.02.2018 3 февраль көнне “Арча” спорткомплексында команда беренчелегенә 2001-2003 нче , 2004 һәм яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында гер күтәрү буенча ярышлар булып узды. Безнең мәктәп укучылары командалар арасында I урынны яулап кайттылар. Гатауллин К., Шәмсентдинов Н., Гайфуллин Р., Ибрагимов И.- беренче урын. Закиров И., Хәйретдинов Р., Шакирҗанов И., Шакиров Р., Файзрахманов Р., Закиров Р.- икенче урын. Сунгатуллин М., Закиров Р., Габдельнуров Р., Рахимов Р., Шакирҗанов И.- өченче урын. Кызлар арасында Закирова Д. икенче, Фәхриева З. Өченче урынны яуладылар. Укучыларны зур җиңүләре белән тәбриклибез. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Афәрин!

-
“Сталинградчы батырлар”. 05.02.2018

Арча муниципаль районы “Казан арты” тарих-этнография музее Сталинград сугышының 75 еллыгына багышлап “Сталинградчы батырлар” кичәсе оештырды. Бу кичәдә районыбыз хәрбиләре, укучылар катнашты. Яңа Кырлай мәктәбенең тарих укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы кичәдә катнашучыларны сугыш юлын Сталинград фронтында башлап Берлинга кадәр барып җитеп җиңү белән туган авылына әйләнеп кайткан якташыбыз Зарипов Мансур Зариф улының сугышчан юлы белән таныштырды. Бу чара яшь буында ватанпәрвәрлек, сугыш чоры кешеләренә , ветераннарга карата ихтирам хисе тәрбияләүгә бер мисал булып тора.
-
Сталнград сугышы тәмамлануга 75 ел 02.02.2018

Бөек Ватан сугышы барышында Сталинград көрәше (19.11.1942-02.02.1943) тамырдан борылыш булып тора.Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел уңае белән ОБЖ укытучысы Хәбриев Ш.С. укучыларга "Беркем дә онтылмый, бер нәрсәдә онытылмый" дигән чара уздырды.
-
Котлыйбыз!!! 31.01.2018

Хезмәттәшебез Эльмира Алис кызын гомер бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.
-
Күңелле ял итәләр.
30.01.2018
Озынайтылган көн группасында укучылар дәрес әзерләү белән беррәттән, ялларын да файдалы уздыралар. Саф һавдв йөриләр, төрле уеннар уйныйлар. Бигрәк тә ясалма таудан шуарга бик яраталар.
-
Математикадан сынау имтиханы 29.01.2018

Бүген мәктәпкә Яңа Кишет, Өчиле, Яңа Кырлай мәктәпләреннән 9 класс укучылары математикадан сынау имтиханы бирергә җыелды.
-
27 гыйнвар- Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2018

27 гыйнвар тарихи вакыйгаларга бай: Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә алу көне, Россиянең сугышчан дан көне һәм Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 74 ел тулган көн... Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Г.Х. бүгенге батырлык дәресен Ленинград блокадасына катнашкан совет кешеләренең сугышчан һәм рухи батырлыкларын күрсәтүгә багышлады. Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград оборонасында катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирде.
-
Сынау имтиханы 26.01.2018 Бүген 9 класс укучылары сайлау фәннәре: биология,химия,җәмгыять белеменнән сынау имтиханнары бирделәр.

-
Физика укытучыларының зона киңәшмәсе 25.01.2018 24 нче гыйнвар көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә физика укытучыларының зона киңәшмәсе булып узды. Семинар ФДББС шартларында физика фәнен укытуга багышланды. Яңа Кырлай урта мәктәбе укытучысы Хәбриев Шамил Садыйк улы һәм Апаз урта мәктәбе укытучысы Хәйретдинов Хәниф Маннап улы мастер-класс һәм ачык дәрес күрсәттеләр. Укытучылар физика фәнен укыту яңалыклары буенча фикер алыштылар.

-
Интернет-олимпиада 23.01.2018 "ТИСБИ" югары уку йорты тарафыннан 9 нчы сыйныфлар өчен уздырылган интернет-олимпиада нәтиҗәләре : Шигапов С., Шакиров Р., Гайфуллин Р. , Закиров Р. - 2 дәрәҗәдәге Диплом, Шәяхмәтова Г. - сертификат. Котлыйбыз!














