Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Мәрхәмәтле эшләр көне 21.04.2016

Бу көн яхшы эшләргә бай булды. Укучылар һәм укытучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә куелган обелиск тирәсен чистарттылар. CМС балалар отряды членнары да тыл ветераннарына чистарту эшендә үз ярдәмнәрен күрсәттеләр.
-
Спорт 21.04.2016

Укучыларыбыз спорт буенча да активлар. Мәктәптә бу көннәрдә укучылар арасында шахмат-шашка ярышлары дәвам итә. Шушмабаш урта мәктәбендә төп мәктәп волейбол командалары арасында зона ярышлары үтте. Анда безнең мәктәп командасы да катнашты.
-
“Донорлар көне" 20.04.2016

21 апрель Россиядә - донорлар көне. Шушы уңайдан авыл ФАП җитәкчесе Закирова Рәмзия Мансуровна укучылар алдында информацион чыгыш ясады. Ул донор булу, кан бирүнең әһәмиятен укучыларга гади итеп аңлатып бирде.
-
"Спорт киносы көне" 20.04.2016

Бүген “Спортивный Татарстан” акциясе “Спорт киносы”на карата үтте. Дәресләрдән соң авыл мәдәният йортында ГТО турында видеоролик күрсәтелде. Укучылар ГТО тарихы белән тагын бер кабат танышып үттеләр.
-
Акцияләр дәвам итә. 19.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясенең 4 нче көне "День доброго кино" девизы астыында үтте. Дәресләрдән соң укучылар мәрхәмәтлелек турында видеороликлар карадылар. “Бумеранг добро” видеоролигын караганнан соң фикер алышу оештырылды.
-
Спорт һәм уку 19.04.2016

"Спортивный Татарстан" акциясенең 4 нче көне-"Спорт һәм уку". Бу көн ачык һавада зарядка ясаудан башланып китте. Укучылар саф һавада булып, дәресләргә таралдылар.
-
“Дуслык көне” 18.04.2016

Бу көнне башлангыч классларда “Дуслык күпере ” – дип аталган кичә үтте. Алар дуслык турында мәкалләр әйтеш уйнадылар, төрле милләт биюләрен күрсәттеләр. Соңыннан укучылар дуслык турында видеоролик карадылар.
-
“ГТО- һәркем өчен!” 18.04.2016

5-9 класс укучылары арасында спорт турында плакатлар, “кричалка”ларга конкурслар игълан ителгән иде. Укучылар бу бәйгегә теләп катнаштылар: алар матур итеп плакатлар, өндәмәләр әзерләгәннәр иде.
-
Сәламәт бул! 17.04.2016

Бу көнне мәктәбебез укучылары арасында мини футбол ярышлары узды. Укучылар рәхәтләнеп футбол уйнадылар, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар. Алар өчен җан атарга әти-әниләр дә килгән иде.
-
“Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” 16.04.2016

16 апрельдән республикабызда “Добрый Татарстан –Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе старт алды. Әлеге акциягә безнең мәктәп тә теләп кушылды. Линейкада әлеге акция, аның максат-бурычлары, шулай ук "Спортлы Татарстан" акциясенең тәртибе аңлатылды. Бу көнне класслар арасында җиңел атлетика буенча чаралар старт алды.










