Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Чистарту дәвам итә 15.04.2016

Тирә - як матур булса, һәркемгә күңелле. Бу матурлыкны кеше үз куллары белән тәртипләп, яңартып, чистартып тора. 15 апрель район буенча өмәләр игълан ителде. Без дә бу эштән читтә калмадык. Чираттагы чистарту эшен күмәк төстә, күңелле итеп башкарып чыктык.
-
“Тукай иҗатында музыка” 15.04.2016

15 нче апрельдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Тукай иҗатында музыка” темасына презентацияләр бәйгесесе булып үтте. Безнең мәктәптән 1 нче сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар турында чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Таҗиева Г.С. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
V республикакүләм Тукай укулары 14.04.2016

14 апрель көнне Арчада "Без Тукайлы халык" V республикакүләм Тукай укулары үтте. Укуларда 300дән артык укучы катнашып, шуның 102се икенче турга үткән. Бу укучылар арасында безнең мәктәптән 3 укучы булуы аеруча куанычлы. Алар барысы да призлы урыннар яулады: Закирова Г.И. (8 класс) - 2 урын, Хәйретдинова Л.Д.(9 класс) - 2 урын, Гафетдинов А.Р. (8 класс) - "Шигырь остасы" номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуриева Т.Г. Котлыйбыз!
-
“Фәнгә беренче адым” 14.04.2016

14 апрель көнне 4 сыйныф укучысы Гарипова Зәринә Кукмара районында үткәрелгән Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. “Фәнгә беренче адым” секциясендә уңышлы чыгыш ясап 3 нче урынны алды. Җитәкчесе Гозәерова Л.Г. Аларны котлыйбыз!
-
Кеше - галәмдә 12.04.2016

12 апрель - Космонавтика көне. 55 ел элек Юрий Гагарин галәмгә очты. Бу зур вакыйганы безнең мәктәп тә билгеләп үтте.
-
Бадминтончылар көне 11.04.2016

10 нчы апрель көнне Балтачта бадминтончылар көненә багышланган бадминтон беренчелеге узды. Анда Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән бадминтончылар катнашты. Бу ярышларда мәктәбебез данын яклап 4 класстан Гарипова З., Гафетдинов Р., 5 класстан Гарипова Р., Хазиева Л., 7 класстан Ахметова Т. чыгыш ясады.
-
Илһамият 10.04.2016

9 апрельдә Казан мәдәният институтында Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап, "Илһамият" шигырь сөйләүчеләр конкурс-фестивале узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең 5 класс укучысы Хабибуллин Надир 2 урынга һәм 1 класс укучысы Хамидуллина Камилә 3 урынга лаек булдылар. Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз!
-
"Китапка икенче тормыш" 08.04.2016

"Игелекле эшләр" атналыгы кысаларында башлангыч класс укучылары авыл китапханәсендә "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясе үткәрделәр. Алар китапханәче Хәбирова Гөлкәйгә таушалган китапларны төзәтергә ярдәм иттеләр.
-
Всероссийский день ГТО 07.04.2016

В рамках Всероссийской акции "Мы готовы к ГТО" между командами МБОУ "Хасаншаихская оош" и МБОУ "Апазовская сош" прошла товарищеская встреча по бадминтону.
-
Тукай төрле телләрдә яңгырый 07.04.2016

Халкыбыз бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 еллык зур юбилееен каршы алырга әзерләнә. Районыбызда аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле эчтәлекле чаралар уздырыла. Чираттагы шундый чараларның берсе 6 нчы апрель көнне Г. Тукай исемендәге Ашытбаш гомуми белем мәктәбе базасында узды. Безнең мәктәп укучылары да бу конкурста уңышлы чыгыш ясадылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар: Гарипова Р., Гафетдинова Г., Закирова Г., Хамматова Л., Хайрутдинова З., Хайрутдинова Л. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!










