Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 169 ( 170 ) >>
-
Арчада - бәйрәм. 26.11.2016

Бу атнада укучыларыбыз районда оештырылган "Көзге фьюжен" чарасында катнашып кайттылар. Анда алар төрле станцияләр буйлап сәяхәт ясадылар, үз белемнәрен бәяләделәр. Үз яшьтәшләре белән аралаштылар, яна дуслар таптылар. Бәйрәмнән бик шатланып, рухланып кайттылар. Бу чараны оештыручыларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.
-
"Галиҗәнап әни" балалар концерты 25.11.2016

Безнең кадерле, хөрмәткә лаеклы кешеләребезнең- Әниләребезнең бәйрәме якынлашып килә. Әни, әнкәй... Шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләр белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы. Кадерлеләребезне бәйрәмнәре белән котлап, Хәсәншәех мәдәният йортында зур бәйрәм концерты куелды.Балалар үзләренең әниләрен котлап матур җырлар, дәртле биюләр башкардылар. Берсеннән-берсе матур нәфис сүзләр белән концерт дәвам итте. 9 класс укучылары Гүзәл Тарханованың "Ирек маҗаралары" фантастик әсәрен тәкъдим иттеләр. Әниләр һәм килгән кунаклар тарафыннан укучыларның чыгышлары җылы кабул ителде.
-
Спорт -сәламәтлек нигезе. 24.11.2016

Балалар спортны яраталар. Дәрестән тыш эшчәнлек буенча уздырыла торган спорт түгәрәген балалар, яратып йөриләр. Анда алар төрле гимнастик күнегүләр башкаралар, яңадан -яңа спорт уеннары белән танышып, үзләренең җитезлекләрен арттыралар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Кошлар- безнең дусларыбыз. 23.11.2016

Җир өстенә ап-ак карлар ява, көннәр салкын. Безнең канатлы дусларыбызга авыр вакытлар якынлаша. Без аз гына булса да аларга ярдәм кулы сузып, җимлекләр ясап эләргә кирәк дигән карарга килдек. Рәхим итегез, дусларыбыз! Безнең ашханәләребез сезнең өчен ачык.
-
"Учитель года- 2016" конкурсы 22.11.2016

22 ноябрь көнне Арча шәһәрендә "Учитель года" конкурсының район туры узды. Безнең мәктәптән зона буенча җиңеп чыгып, район турында башлангыч класслар укытучысы Тазиева Г.С. катнашты. Ул анда бөтен сынауларны да узып, "Магистр знаний" номинациясе буенча җиңүчесе булды. Котлыйбыз сезне!
-
Казанны яулап кайтты... 21.11.2016

20 ноябрь көнне Казанда Рөстәм Бикмуллин исемендәге 15 Республикакүләм "БикаФест" фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең быел юбилей елы- ул 15 нче тапкыр оештырылды. Гала-концерт Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының концертлар залында үтте. Фестивальдә катнашырга теләк белдереп 200 дән артык гариза кабул ителгән, шуларның 125 се үз чыгышларын жюри әгъзаларына күрсәтте. "Шигърият" юнәлешендә мәктәбебезнең 6 класс укучысы- Хабибуллин Надир гран-прига лаек булды. Надир, син молодец! Котлыйбыз сине, чын күңелдән! Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Безнекеләр- җиңүчеләр... 19.11.2016

19 ноябрь көнне узган гер күтәрү ярышында, үз авырлыклары буенча- безнекеләр җиңүчеләр. Молодцы!
-
Әңгәмә-диспут
18.11.2016
"Мин тормышн сайлыйм! дип исемләнгән тема астында әңгәмә-диспут үтте. Анда 9 класс укучылары үзләре әзерләгән презентацияләр аша әңгәмә оештырдылар.
-
"Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" акциясе дәвам итә 17.11.2016

14 нче ноябрьдән 23 нче ноябрьгә кадәр "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" россиякүләм антинаркотик акциясе старт алды. Мәктәбебез дә әлеге акциягә кушылды. "Үз тормышыңны куркыныч астына куйма" девизы астында укучылар өчен күргәзмә оештырылды. Укучылар зур кызыксыну белән материалларны укыдылар, өйрәнделәр, үзләренә күп кенә мәгълүмат тупладылар.
-
Район туры олимпиадалары башланды 16.11.2016

15 ноябрь көнне математика фәне буенча, Арча шәһәрендә, район туры олимпиадалары башланып китте. Уңышлар сезгә.










